Авылның кырыеннан сан буенча икенче исәпләнә торган Сөннәтче бабайның йорты да, дөрестене әйткәндә, өе дә, үзе кеби, бөтен авылның өйләреннән аерым иде. Ул, авылның сатучысы Әхмәдинең кызылга буяган өенә охшамаган кеби, авылның иң фәкыйрьләреннән хисаплана торган капка каравылчы Садриныкына да охшамаган иде. Ул Сөннәтче бабайның өе иде. Бөтен йире, бөтен төсе Сөннәтче бабайга охшаган иде. Авыл тарихыны белми торган вакытта такта берлән ябылган түбәсе, вакыт үтә-үтә каралып бетеп, анда-бунда кәкрәеп торулары берлән Сөннәтче бабайның битенә бөтенләй охшый иде. Түбәсенең кырыйларына солы, борай, алабута катышыннан үскән үләннәр дә берсе анда таба, берсе бунда таба карап, Сөннәтче бабайның рәтләп тарамаган сакалыны хәтергә китерә иде. Өйнең сулга да, уңга да таба кәкрәйгән диварлары Сөннәтче бабайның төрле тарафка таба бөкрәйгән аркасыны искә төшерә иде. Аның пыяласыннан күп рамлы тәрәзәләре үзенең яшәргән44 пыялалары берлән бабайның һәрвакыт яшьле күзенә бик охшый иде. Өйнең берәм-берәм агачларыны таратудан саклап тора торган, өсттән сылаган күк балчык та Сөннәтче бабайның да шул картайган тәнене бер кеше иттереп җыеп йөртү вазыйфасыны кыла торган киемнәренә төсе-нисе берлән дә бик охшаган иде. Бунда һәрнәрсә Сөннәтче бабайга охшаган, Сөннәтче бабай үзе дә һәрнәрсәгә охшаган иде. Кем белсен, бәлки, Сөннәтче бабай чынында шул өйнең балчыгы берлән бер балчыктан яратылгандыр. «Мал иясенә охшамаса хәрам була» диләр. Аның дөрестлегене белмим, ләкин мал иясенә охшаса, мал берлән иясе арасында аерма бетә. Менә бунда да кай йирдә Сөннәтче бабайның үзе башлануы, кай йирдә аның әйберенең чиге булуы әллә кайчан хәтерләрдән себерелгән иде; әллә кайчан бу чик баганалары авып беткән иде. Дөресте генә, Сөннәтче бабай шул Сөннәтче бабай үзе генә түгел иде: ул шул киемнәре берлән, шул өе берлән, шул үткен чалгы пәкесе берлән, шул әллә ничә кат кәгазьгә төргән череге берлән бергә Сөннәтче бабай иде. Бөтен авыл халкы шуны шулай уйлый, бөтен авыл халкы шуның шулай икәнлегенә ышана иде. Шуның өчен авылдагы ике зур утта да Сөннәтче бабайның йорты янмый калуын да Сөннәтче бабайдан аерым бер эш иттереп сөйләнмиләр, Сөннәтче бабайның өе янмый калды, аны ут онытты-фәлән дә, димиләр иде. «Газраил дәфтәреннән югалды»га шунларның һәммәсене бергә кертәләр иде.
Сөннәтче бабайның «сөннәтче бабай»лыгы әле буның берлән генә тәмам булмый иде. Аның тагы берничә кисәге, кәбестә теле берлән сөйләсәң, тагы берничә яфрагы бар иде. Аның өенең алдында, юкә агачлар берлән бастырып тоттырган кечкенә бакча да, бер караганда, һаваланганнан күкрәгене чыгарып, кукраеп тора кеби, бер караганда, картайганнан арып, билене тота алмаенча, бөкрәеп тора кеби күренә торган миләш агачы да бар иде. Көзгә таба аның кып-кызыл миләш сабаклары кызыл ахак кеби салынып, сөялеп, яшь кызларның муеныны, кулыны, колагыны бизәкли торган төймәләр, алкалар кеби, Сөннәтче бабайның өене бизи иде; аның искелектән туеп беткән йөзенә көләчлек бирә, битенә кызыл йөгертә иде. Сөннәтче бабай, шул үзе берлән бергә картайган миләш агачының телене белгән кеби, һәр көн иртә берлән чыгып, агачка таба карый, һәр көнне аның берлән сөйләшергә тотына.
– Нихәл, суык булмадымы? Кырау төшмәдеме? Чәчәкләреңне өшетмәдеңме? – дип сорый иде.
Миләш тә, шуны гына көткән кеби, офицеры алдында басып тора торган солдатның офицерының сәламенә каршы кычкырып: «Исәнлегеңне телим!» – дигән кеби, миләш тә әллә кайдан килгән җил берлән шаулап җавап бирә; Сөннәтче бабай да аның сыгылып-сыгылып килә торган ботакларыны, чәчәкләрене тотып карап, туңмаганына, өшетмәгәненә ышанып, агачның тамырларыны карарга: «Йир корымадымы? Су кирәкмиме?» – дип, туфракны кулы берлән изәргә тотына иде. Ул күп вакытны: «Су сибәргәме, юкмы», – дип уйлап тора-тора да, «майдан ботка бозылмас» дип, чиләкне күтәреп, артындагы инешкә төшә дә, анда үзе ясаган басмадан су алып менеп, миләшенең төбенә сибә иде. Аннан соң салыныбрак төшкән ботакларыны бер-бер җеп берлән бәйләп куя, иелгәнрәкләрене агачлар берлән терәтә, миләш вакытында урамга якынракларыны бакчага таба борып куя иде. Ләкин бунысы кирәкмәс бер эш кенә, Сөннәтче бабайның картлыгыннан килгән артык бер саклану гына иде. Аның миләшләре ерактан караганда никадәр малайларны кызыктырса да, урамның теге ягыннан үтеп баргандук үзенең ачылы-төчеле тәме берлән никадәр анларның авызыннан суны агызса да, килеп басып алырга берсенең дә көче йитми иде. Түбән оч, югары оч бакчаларында кыярга рәхәт йөзе күрсәтми торган Гата малае Касыйм да, юлаучы Камалинең күршеләрендә йомыркаларына көн күрсәтми торган ирдәүкә кызы Мәрфуга да шул миләшләргә таба тугры килә алмый иде. «Сөннәтче бабай» дигән сүз анларның да күңеленә әллә нинди бер курку төшерә, анларның да күз алдына шул Сөннәтче бабайны, карт Сөннәтче бабайны пәкесе, череге берлән китереп бастыра; аның авызыннан Сөннәтче бабай һич сөйләми торган бер тавышта: «Кисеп алырмын!» – дигән сүзне ишеттерә иде. Шул «кисеп алырмын»нан Касыйм да куркып кача, никадәр ирдәүкә булса да, киселәчәк артык бернәрсәсе дә булмаган Мәрфуга да якын килми иде.