Шул сүзне ул утыз елдан бирле әйткән кеби, Гөлйөзем әби дә шул сүзгә каршы:
– Әй рәхмәт, хәзрәтем! Әй рәхмәт! Бөтен илдән аерып, безне үз итүеңезгә рәхмәт! Сәлман Фарси хәзрәт шәфагатьчеңез булсын! – дия иде.
Шул «Сәлман Фарси» дигән сүзне әйткәндә Сөннәтче бабай тагы бераз үсеп киткән кеби була, аның күзенә нур керә, аның йөзе тагы яшәрә төшә иде. Хәзрәт эчә торган чәйдән бүләк итеп китергән чирек чәйне Сөннәтче бабайга үлгән угылы Габдерахман өлеше дип суза, абыстай да Гөлйөзем әбигә дә, «үлгән кызым өлеше» дип, чиккән күкрәкне төртә иде. Тагы дога башлана. Гөлйөзем әби:
– Аллаһе Тәгалә сезгә оҗмах хөлләләре кидерсен, кыямәт көне йөзеңезне ак кылсын! – дип, дога кыла иде дә, чәй мәҗлесе башлана; Гөлйөзем әбинең мичендә пәрәмәчләр, коймаклар кызу-кызу чатырдый башлый иде.
Хәзрәт тә, абыстай да кыстатмаенча эчәләр, ашыйлар, тәмле сүзгә кереп китеп, чынаякларны санарга оныталар, самавырда су беткәч кенә: «Туйдык, туйдык инде», – дип тартынсалар да, Гөлйөзем әби тагы кайнаган су берлән самавырны яңарткач, тагы эчәләр иде. Өченче мәртәбә самавырны яңартырга хәзрәт тә каршы килә дә, остазбикә дә разый булмый иде.
Гөлйөзем әби:
– Минем, хәзрәткәем, эчәсем килә, мин дә сезнең мәҗлесеңез берлән шәриф («мөшәррәф»52 дигән сүзне шулай әйтә иде) буласым килә, – дигәч, хәзрәт тә дәшми, остазбикә дә разый була; тагы самавыр килә, тагы Гөлйөзем әби берлән бергә чәй эчелә, тагы су бетерелә иде. Дүртенче самавырга хәзрәт кенә түгел, абыстай да каршы килә, Гөлйөзем әби дә, тиресләнмәенчә53, чәй урыныны җыеп ала иде дә, Сөннәтче бабай: «Хәзрәт, әрвахлар өчен…» – дип, сүзене әйтеп бетерә алмаенча туктый иде. Хәзрәт тә, шундый вакытта укыла торган кыска аятьләрне укымаенча, «Иннә фәтәхна»ны бөтенләй укып чыга, бик озын иттереп, гарәпчә, фарсы катыштырып, дога кыла иде. Сөннәтче бабай, хәзрәт дога кылып бетергәч тә, әллә кайчан хәзерләп куйган пич буендагы зур биш тиенне хәзрәтнең кулына, биш тиен дип язса да, хәзер бер тиен ярымга йөри торган зур акчаны да остазбикәнең кулына баса иде. Акчалар кызган булса да, хәзрәт тә, абыстай да кулыннан төшермәенчә дога кылалар иде. Догадан соң хәзрәт, гадәте буенча:
– Аллаһе Тәгалә озын гомер бирсен, дәүләтеңезне киң кылсын! – дияргә өлгерми, Гөлйөзем әби, әллә кайдан чыгарып, хәзрәткә зур ике тиен, абыстайга бер тиенне төртеп: «Падишаһ хезмәтендә үлгән угылым өчен», – дип, сүзне бетерә иде. Тагы дога башлана иде. Шуның артыннан Гөлйөзем әби: «Гаеп итмәңез инде, сыйлый алмадым», – дия иде. Хәзрәт: «Бик рәхмәт, бик сыйладың», – дип тора башлагач, Гөлйөзем әби:
– Аш хәзерли алмадым инде, хәзрәт, аз гына шурпам бар, шуны ашап китеңез инде, – дия иде.
Шуның артыннан тавык итендә пешкән шурпа китерә иде. Ул бетәргә өлгерә алмый, каз аягы-бүтәкәсеннән пешкән, чыгыр-чыгыр кайнап тора торган шурпалы бәлеш ашъяулыкка куела иде. Шул арада ишек алдына чыгып, Сөннәтче бабай да зур айакларда сосла күтәреп кереп: «Бәлки, хәзрәт, яратырсыз», – дип, хәзрәтләр өчен ясаган сосласыны суза иде. Бәлеш ашала, сосла эчелә иде. Бәлешнең эче бетеп, төбе киселергә йиткәч, хәзрәт тә, абыстай да: «Кисмә, кисмә!» – дисәләр дә, кискәч, төбеннән дә берәр кисәк ашыйлар иде. Ул бетеп өлгерми, Гөлйөзем әби:
– Хәзрәт, менә безгә догаңны аз кыласың, быел бер үрдәгем качып салды, үрдәкләрем аз булды, – дип, пешкән үрдәк чыгара иде.
Хәзрәт: «Сез безне бигрәк сыйладыңыз», – дия, абыстай да: «Туйдык инде, кирәкмәс, бозма», – дия иде. Ләкин, бозылгачтан, үрдәктән дә, кечкенә мәхдүмгә дип алып куелган ботка башка бернәрсә дә калмый иде. Үрдәктән соң Гөлйөзем әби: «Бернәрсә дә хәзерли алмадык», – дип, йомырка бәлеше чыгара иде. Тагы: «Кисмә, кисмә!» – дигән сүзгә карамаенча, ул да киселә, ул да ашалып бетә иде. Шуннан соң Гөлйөзем әби: «Гаепләмәңез инде, хәзрәт», – дип, гозер үтенергә тотына, Сөннәтче бабай да, әллә кая югалып, шактый гына зур карбыз күтәреп керә иде. Хәзрәт, абыстай тагы: «Урынымыз калмады инде», – дисәләр дә, ашый башлагач, карбызны мактый-мактый, урын калмаганлыгы онытыла иде. Шуннан соң Гөлйөзем әби никадәр самавыр китерергә теләсә дә, хәзрәт разый булмый, ул шул арада капка төбенә ашка алырга килгән кешене күрсәтеп:
– Остазбикә калсын, без Корбанколый агай берлән бергә китик инде, – дия иде. «Корбанколый» дигән сүзне хәзрәт үзенә кан алдырганда гына, мәхдүмгә сөннәт кистергәндә генә әйткәнгә, Сөннәтче бабай тагы кәефләнә, Гөлйөзем әби тагы шатлана иде. Шуннан соң Сөннәтче бабай:
– Алай булса, хәзрәт, безгә фатиха бир инде, бүген баш көн, башламакчы булам, – дия иде.
Хәзрәт тә кулыны күтәреп дога кыла иде дә Сөннәтче бабай берлән чыгып китә иде. Гадәттә, абыстай, Гөлйөзем әби янында калып, тагы бераз чәй эчә, тамагы туйган булса да, калдык-постык пәрәмәчләр, коймаклар, бәлешләрдән тагы бераз авыз итә иде.