Менә килеп-килеп карчыклар димләргә тотындылар. Кайсы ул авылда, кайсы бу авылда; бик һәйбәт, бик яшь-фәлән дип мактадылар. Биш-алты сөаль берлән бу карчыкларның һәммәсенең дә торырга урыны юк, фәкыйрь, карт, зәгыйфь, эшкә ярамаган икәнлекләрене аңларга мөмкин булса да, Сөннәтче бабай өйләнү уе аркасында андый эшләрне онытып бетергәнгә, андый кирәкмәс эш берлән вакыт үткәрмәде – карчыкларның һәммәсене яратты, һәммәсенә разый булды. Ләкин берсе әллә нигә күңеленә күбрәк ошаган төсле булды.
Баш коданың сүзе берлән килүендә дә шөбһә булмаганга, ул былтыргы сөннәттән калган ике капчык арышны сатып, күршедән ат алып, теге әдрәс камзулны киеп, күрше авылга да китте. Карчык күңелгә бигүк тулып бетмәсә дә, ит юкта үпкә тансык дигәнчә, бабай разый булды. Хәзрәтләр дә чакырылды, никях та укылды. Буннан соңгысыны бабай никадәр әүвәлге туена охшатырга теләсә дә – охшамады: карчык берлән сөйләргә сүз табылмады; табылса, әллә нигә ул кадәр кызык булмады. Сәлман Фарсины карчык аңламады, карчыкның җеп җерләвеннән бабай бер ләззәт ала алмады. Карчыкның кардәшләренә кунакка бару да әүвәлге кеби күңелле чыкмады, кич үткәрүнең дә мәгънәсе элгәрегечә булмады. Бабай, шунларны аңласа да: «Менә үз өемә килгәч, Гөлйөзем кеби үк булыр, аның үлгәне сизелмәс тә», – дип, күңелене юатты.
Иртәгесен карчыкның агач сандыгыны, бер комганыны арба артына бәйләп, карчыкның тавык йоныннан ясалган ястыгыны астка салып, карчыкны янына утыртып, бабай туй төшерде. Бөтен шартлары тулсын өчен, ул, тавык суеп биреп, карчыгына аш хәзерләргә кушты. Үзе кибеттән дөгесене, йимешене алып кайтып, хәзрәтләрдән икендегә кадәр фатиха кылып чыгарга вәгъдә алды.
Вакыт йитте. Хәзрәтләр килде. Аш өлгерде. Коръәннән соң бабай бүлмәдән алып шурпа бирде. Шурпаның өстендә йөзеп йөри торган пешмәгән суганнар бабайга әллә нигә мәхәббәтсез кеби тоелды. Хәзрәтләрнең сүзе берлән ул үзе дә утырды. Менә аш башланды. Гөлйөзем әбинең шурпасыны табакның төбенә кадәр ашый торган хәзрәтләр берәр капкач та кашыкны куйдылар. Бабай шөбһәләнде, бисмилла әйтеп, ашны капты. Тозсыз, борычсыз, чи суганлы, Идел суы илле батман иттереп пешерелгән шул аш аз-аз гына костырмады. Ул, халыкны кыстап тагы бер-ике капса да, артык өнди дә, кашыгыны суза да алмады. Аш алыштырылды; бәлеш чыкты, өсте ачылды. Кирпеч төсле каткан ярмага мөәззин никадәр шурпа сипсә дә, ул эремәде. Төбенә кадәр ашалып бетмәгәнгә, мөәззин төбене кисмәде дә. Менә тутырган тавык: ул туп эченә тутырып, дошман гаскәренә атып, аның крепостене ватарга ясаган кеби катырылган; киселгәч, йомыркалар беләү кеби ялтырап торалар; тозлылыгыннан авызга кабарлык түгел. Ул гына булса ярар иде, эче әрчелеп бетмәгән: кабырга төбендә әллә никадәр канлы былчырак нәрсәләр калган.
Сөннәтче бабай кайнап торган самавырны күрсә дә, тагы мыскыл булмас өчен:
– Хәзрәтләр, шуның белән тәмам, – диде.
Сөннәтче бабай хәзрәтләрнең: «Алла хәерле гомер бирсен, тигезлек берлән гомер үткәрергә язсын!» – дигән догаларыны ишетсә дә, күңеленнән Гөлйөзем әби китмәде. Ул, шул тәмсез ашлар, шул, халык алдында мыскыл иткән карчык – Гөлйөзем әбинең бәддогасы дип ышанганга, өенә кире кайтмаенча, зияратка китте. Бик озак Коръән укыды, бик озак дога кылды.
Күңеле бераз урынына утырып, ул өенә кайтты. Баягы ашларның буш табак-савытлары янында, кайнаган самавыр алдында карчыгыны йимешләп чәй эчкән көенчә тапты. Ул аның янына утырып чәй эчә башлады. Аның бер сум алтмыш тиенгә алган чәеннән дегет исе, әллә нәрсә тәме сизенеп, ул аз гына сикереп тормады:
– Ник бу кадәр тәмсез? Ашың килешмәгән иде; хәзрәтләр бер дә ашамадылар. Минем мәрхүмә карчык заманында бер тамчы аш калмый иде, – диде.
Карчык, бик зур эш берлән мәшгуль кеби, чәй эчүендә дәвам итте. Картка каршы бер сүз дәшмәенчә, кәҗә сөте алып кереп, чәенә салып эчә башлады. Сөннәтче бабайның әллә ничә еллардан бирле өйрәнгән гадәтләренә илтифат итмәенчә, үзе теләгәнчә кылына торган шул затсыз карчык аны җирәндерде. Ул:
– Намаз йитте, – дип, тәһарәткә су сорап алды. Ни күзе берлән күрсен, комганында лакшәләр62 йөзеп йөри! Ул, тагы ачуланып, тешене кысып: – Казанны пакь тотмаган өйдә бәрәкәт булмый, – дип, пакьләргә кушып, намазга китте.
Кич берлән ул тагы карчыгыны кәҗә сөте берлән бәлеш төпләре ашаган вакытта очратты. Аңар ачуы килүе бетмәде – ул, самавыр янына бик зур бер табак бәрәңге китереп куеп, ашарга тотынды. Бабай шул ашау казаныннан әллә никадәр җирәнде. Икенче чәйнеккә чәйне үзе пешереп, берәр чынаяк чәй эчеп ятты. Ләкин карчыкның мыш-мыш йоклавыннан җирәнеп, ул таң алдына кадәр йокыга китә алмады. Аның туңуы да онытылды.