Выбрать главу

Үзе казыган кабергә иртәгесен бөтен авыл җыелып күмде. Күрше карты аның өстенә дә каен илтеп утыртты. Ике каен бер-берсе берлән бәрелә-бәрелә, сөйләшә-сөйләшә үсә башладылар.

Көзге ягъмурлы җилдә өйнең сылаганы изрәп, ул да йимерелде. Усал сыерлар, канауны йимереп, бакчага кереп йөргәнгә, түтәлләр, бакчалар да кешелектән чыкты. Кызыл миләшләрне җыяр өчен бөтен урам малайлары миләшнең ботакларыны сындырып бетергәнгә, ул да икенче елны яфрак ярмады. Корыды.

Бер ике-өч елдан Сөннәтче бабайның йорты урынында тормыш галәмәтеннән бернәрсә дә калмады. Ләкин зияраттагы ике картайган, черегән, беткән картларның өстенә ап-ак тузлы, ямь-яшел яфраклы яшь ике каен үсте. Анлар зурайды, биекләнде, түгәрәкләнде; тавышлы-тынлы, кешеләр аңламый торган тормыш берлән яши башладылар.

Бер тормыш бетте, бер тормыш башланды.

Көз

Көз иде. Шыбыр-шыбыр ява торган вак ягъмур күзгә төртсәң күренмәс караңгы төнгә тагы караңгылык куша, авыр һавага тагы басынкылык бирә иде. Очы юк юешлек тәнне баса иде, албасты пәрисе баскан кебек изә иде. Кырые юк караңгылык җанны өшетә иде, иске яраларны ачып, күңелне сыкрата иде. Күкне томалаган авыр болыт, йирне дә, суны да йотарга теләгән кебек, түбәннән түбәнгә төшә бара иде. Инде Иделнең бөтен ярларын каплап алган, бирешмәенчә барырга тели торган парахутның артын да, алдын да камалаган тирә-юньдә һичбер җан галәмәте калдырмаган иде. Барысы да караңгылыкка баш игән, барысы да болыт астына баткан иде. Парахут кына шул төпсез-чиксез караңгылыкны ертып алга барырга маташа, үләр алдындагы буылган кеше кебек карылган тамаклары берлә бик ямьсезләп кычкырта, тагы көпчәкләрен селкетеп поштыр-поштыр йөргән кебек була иде. Ләкин ул никадәр хәрәкәтләнгән булса да, караңгылыкны үтә алмый, никадәр ыңгырашып кычкырса, ялварса да, җавап ала алмый иде. Томан куера иде… Эз бетә иде, юл югала иде…

Нәфисә шул авыр һаваны суламас өчен, күңелсез тышны күрмәс өчен каютының почмагына кереп поскан да утырган иде. Шул басынкыдан рухыны издермәс өчен кебек, татлы хыяллар дөньясын сөйли торган йылы китап эченә чумган иде. Кичә генә көн буе парахут өстеннән кермәгән балалар, төн буе утка чумган парахутларны, һаваланып ага торган салларны сәердән65 туймаган балалар да үз почмакларыннан кыймылдамыйлар. Аларны да юеш томан, коточкыч караңгылык куып керткән. Аларны да үзләренең курчакларына, курчакларының туйларына, кода-кодагый сыйлауларына чумдырган иде. Һәр йирдә тынлык иде. Парахутта гүя бер җан юк кебек моңлык иде. Аш бүлмәсендә музыка да уйнамыйлар, бүлмәләрендә дә бертуктамаенча шылтыратып хезмәтче дә чакырып тормыйлар, түбәндәге классларда да озын көйләрдә гармун көйләмиләр иде…

Парахут кына һаман моңланып, зарланып кычкыруында, пыштыр-пыштыр бер урында пыштырдавында дәвам итә иде. Менә әллә кайдан гына ерактан бер тавыш килгән кебек булды. Нәфисә китаптан күзен алды. Караңгыны көчләп ертып бер фонарь үтеп китте. Тагын тавыш килде. Тагын кызыл ут ялтырады. Тагын парахут ыңгырашты. Ерактан гына кеше тавышлары ишетелгән кебек булды. Әллә кайда еракта гына утлар әле уңда, әле сулда мелт-мелт итте. Парахутның шытырдавы бетте. Нәфисә китаптан күтәргән башын яңадан төртә алмаенча, әллә кайда ерактан килә торган тавышларны, ишетелеп бетми торган сүзләрне тыңларга, аларның мәгънәләрен иҗекләргә кереште. Ишек шакылды, ачылды, ике кулына чемоданнар тоткан, артына ике бала иярткән бер хатын килеп басты. Ул бүлмәдәге яктылыкка күзе чагылган кебек, бүлмәдәге йылылыктан куркып киткән кебек булып калды. Мондагы тынычлыкны бетерүе өчен, шул коры якты бүлмәгә, шулкадәр юешлек, караңгылык алып керүе өчен үзен гаепле тапкан кебек, русча:

– Гафу итәсез, бунда урын бармы? – диде.

Нәфисә киемнәре юешләнеп тәннәренә сыланган, ябык куллары чөгендер кебек кызарган, нечкә ирене күгәргән, бите ак киндер булган шул хатынны, артында дер-дер килә торган боек балаларны күреп кызганды. Хатыннарда була торган бер кызгану берлә кызганды да тиз-тиз генә:

– Бар, бар, монда без икесен генә аламыз, менә ул ике урын буш, – диде.

Хатынның акрынлап кереп, юешләнгән балаларын тишендергәнне җентекли-җентекли, русчалап:

– Бу кайсы пристань? – диде.

Кергән хатын, борылмаенча гына:

– Богородский. Унике сәгать парахут көттек, туңып беттек, – диде.

Балаларның берсе, юеш бишмәтен салып, Нәфисәнең курчак уйный торган балалары янына килеп тә басты. Балалар берсен берсе караштылар да, Нәфисә балалары тагын уйнауларында дәвам иттеләр:

вернуться

65

Сәердән – караудан, күзәтүдән.