Выбрать главу

– Бусы кодача буладыр, ди, бусы баш кода буладыр, ди, бусы әтисе, ди, – дип сүзгә керештеләр.

Яңы бала, татарчалатып:

– Әтисенең шешәсе кая соң? – диде.

Балалар:

– Ник әтисенең шешәсе булсын, әтисе дуктыр, ди, әтисе укый, ди, – диделәр.

Яңы бала:

– Юк, әтисе эчә, ди, әтисе эчә, ди, – дип, моназарәгә66 кереште.

Нәфисә берлә яңы хатынның күзе күзгә очрашты. Алар икесе дә елмаештылар. Әллә нидән берсенә берсе мәхәббәт куйган елмаю берлә елмаештылар. «Кая барасыз? Кайдан киләсез?» – дип, татарчалап сүзгә керештеләр. Балалар да бергәләп уенга катыштылар. Нәфисә үзен өй хуҗасырак итеп хис иткәнгәме, әллә боларга каршы кызгану хисе бетмәгәнгәме:

– Чәй эчәсезме? Әле бит бирә торганнардыр, балалар бик туңганнар, – дип, сөальле итеп карады. Вә теге хатынның: «Ярый шул», – дигәненә чәй сорап, чәй урыны да хәзерләде.

Ике хатын да кәрзиннәреннән әллә никадәр ашамлыклар чыгарып, берсен берсе сыйлаша-сыйлаша, сөйләшә-сөйләшә чәй эчәргә тотындылар. Чәй янында алар тыштагы караңгылыкны, тыштагы сөякләргә үтә торган юешлекне оныттылар. Балалар дустлашты. Хатыннар якынайганнан-якынайды…

Чәй беткәч, балалар бик озак курчак уйнап арыгач, ятып йокласалар да, ике хатын да йокларга ашыкмадылар. Нәфисәдә бу ябык хатынга, бу зәгыйфь балаларга кызгану хисе уянганга, ул аларның хәлләрен сорашырга кереште. Яңы хатын, элгәре кыскарак җавап биргәләсә дә, бара-тора сүзнең эченә кереп китте.

Ул элгәре бер бай мирзаның кадерле кызы булган икән. Аны бик һәйбәт тәрбияләгәннәр, ул институт бетергән һәм дә махсус мөгаллимә берлә музыкага да өйрәткәннәр. Аның кулын сораучылар бик күп булган. Никтер, анысын ул үзе дә белми, тәкъдирдер инде, ул хәзерге иренә кияүгә чыккан. Менә инде дүрт баласы да булган. Икесе, Аллага шөкер, үлеп котылганнар. Менә бу икесе бар. Шул сүзне тасдыйк67 иткән кебек, балаларның берсе куркынып кычкырып җибәрде:

– Әни, әни! Әти килә, әти килә! – дип сикереп торды. Яңы хатын барып, аны сылап-сыйпап яткызды.

Нәфисә:

– Иреңез кем соң? – дип сөаль бирде.

Яңы хатын бик озак җавап бирмәенчә торганның соңында:

– Ничек дип әйтим икән… Ирем… инде… – диде. Тагы авызы ябылды… Тагын бик озак уйлап торганның соңында: – Ул миңа өйләнгәндә әфисәр иде… Аннан соң аны урыныннан чыгардылар… Минем алып килгән дәүләтем зур иде. Аннан хезмәткә кермәде, ахырдан бик күп акча әрәм итүчән булды… Эшләр начарлана башлады. Аны земский начальнигы ясаттык… Аннан мәхкәмәгә68 эләгеп, бик күп акча чыгарып көчкә котылды… – Шуларны тутырган кебек: – Ул бик эчә… Менә әле актык калган кечкенә генә йиремез, тегермәнемез бар иде. Шуны сатарга йөри дип хәбәр алдым. Шунда барам… Бу балалар берлә бернисез мин нишләрмен, – диде дә авыр гына сулап куйды..

Нәфисәнең кызгануы тагы артты. Шуның берлә сүзне тәмамлаган кебек, яңы хатын урын салды. Нәфисә дә урынына сузылды.

Тышта пыштырдый торган ягъмур һаман туктамады. Парахутның поштыр-поштыр килүе бетмәде. Аның ара-сыйра69 моңланып кычкырып җибәрүе ике хатынны да үз уйларыннан яздырмады. Бераз тын ятканның соңында, хәерле кичәләрне әйтеп йоклаган булырга маташканның соңында, хатыннар тагын искәртмәстән сөйләшеп киттеләр… Никтер бу хатыннар берсенә берсе үзләренең эчләрендә ябылып яткан кайгылары – хәсрәтләрен, шатлыкларын чишәргә теләп торганга, хәзерге хәлләреннән үтеп, бик тиз сөюләренә, кияүгә чыгуларына барып җиттеләр. Яңы хатынның: «Ничек соң сез кияүгә чыктыңыз?» – диюенә каршы, озын уйлап тормаенча, Нәфисә мендәренә таянып сүзгә кереште. Аның күзе елмайды, йөзе нурланды, тавышына әллә нинди йомшак бер аһәң катышты. Яңы хатын Нәфисәнең ачылган гөл кебек нурланып киткән йөзенә карап, моның бәхете минеке кебек түгелдер шул, дип кызыгып, ике колагын тыңларга хәзерләде.

«Мин Оренбург шәһәренең уртача бер сәүдәгәр кызы. Мөселманча яхшы гына укыдым. Русча, өйгә китереп, бер марҗадан бераз укыттылар. Ләкин шәһәр кызы булганга, русчаны белә идем. Китаплар аңларлык булган идем. Безнең тирә-юньдәге кызларның кайберләре гимназиягә кереп укып китсәләр дә, аларның ак алъяпкычлары, соры киемнәре мине бик кызыктырса да, минем әти, бик иске кеше булганга, авыз да ачтырмады. Мин унҗиде-унсигез яшькә җиткәч, буй кыз булып яши башладым… Ара-тора «Сәхибә карчык яучы килгән икән»; «Каргалыдан Вахит бай угылына сорап карый хәлфә баш кода булган икән» дигән сүзләрне ишеткәләсәм дә, бер колагымнан керде, икенчесеннән чыкты. Менә шулай көннәр үткәндә, театрда яңы әсәр куела дип игълан булды. Әти үзе бармаса да, мине энем берлә театрга җибәрә иде. Ләкин һәрвакытта ложаны алып, безнең янымызга йә күрше Мәрфугасын, яисә асламчы Фәхриясен тагып җибәрә иде.

вернуться

69

Ара-сыйра – ара-тирә.