Выбрать главу

Бу юлы никтер безгә кадәр ложалар сатылып беткән, энем партерда ике урын гына алып кайткан иде. Әтинең кәефе бик китсә дә, анда җыен малай-салай берлә чуалып йөрергә рөхсәт юк, дисә дә, безнең бик барасымыз килгәнгә, әни арага кереп, театрга киттек.

Әти:

– Сак булыңыз, пәрдә араларында чыгып йөрмәңез, – дип кычкырып калды.

Урыннарны алып утырдык. Пәрдә ачылырга гына торганда минем уң ягымдагы урынны бер урыс килеп алды. Безнең Оренбургта урысларның безнең театрга килүләре сирәк булмаганга, мин аңарга дикъкать итмәдем. Сул ягымда энем булганга, мин хәзер киләчәктәге әллә кемнәрнең «егетләр берлә утырды» дип лыгырдавына юл ябылыр дип кәефләндем дә.

Уен башланды. Бик тиз уенга батып киттек. Менә бер пауза арасында күршем урыска күзем төште. Шул уенның эченә кергән кебек күзен теккән, тәмамән югалган… Урысның ихласына бераз гаҗәпләндем. Пәрдә төште. Ут яктысыннан һәммәбезнең күзләре камашып китте. Төрле йирләрдә бинокльләр берлә караулар, ерактан сәламләшүләр башланды. Минем энем ул вакыт барымыздан да качып тәмәке тартырга үгрәнә торган чагы булганга, ул бик тиз чыгып шылды. Мин, урынымда калып, биноклем берлә уйный башладым. Бердән күршемдәге урысым:

– Гафу итегез, туташ, программаңызны биреп тора алмассызмы, мин соң килдем дә программа таба алмадым, – диде.

Мин:

– Рәхим итегез! – дип, шул урысны җентекләп карадым. Хәзер дә бөтен кыяфәтләре күз алдымда… Карасу бер костюм, бер зәңгәррәк, бер карарак булып китә торган муен бавы70, ап-пак якалар, тирән генә уйлы күзләр.

Күршем:

– Бу мөгаллимә ролендәге артист бик яхшы уйный, ул искедән уйный торган кеше булырга кирәк, – диде. Мин үзем белгән кадәр безнең труппамыз хакында мәгълүмат бирдем. Ул бердән:

– Сез бәхетле, туташ, үз халкыңыз арасында яши аласыз, аның һәр шатлыгына катыша аласыз, менә мин читтә, үз театрымызны күргәнем юкка менә инде бер ел булган иде… Бу әсәрне мин белми дә идем. Ишеткәнем дә юк иде… Бу бит бик зур мәхрүмлек… – диде.

Шуннан мин бу урысның урыс түгеллеген, әллә кайда читтә урыс арасында торса да, үз рухын сакларга маташа торган кеше икәнен күрдем. Шуны кызгандыммы:

– Сез соң ник үз халкымыз арасында тормыйсыз? – дидем.

– Булдыра алмыйм, мин доктор, былтыр гына бетердем, әле менә үземне гаскәри хезмәткә алдылар да, кая җибәрсәләр, шунда торырга мәҗбүрмен, – диде.

Шул сүзне кыңгырау тавышы бүлде. Пәрдә ачылды. Минем дикъкатем бүленде. Бер күзем берлә сәхнәгә карасам, икенчесе берлә күршемне сөзә башладым. Ләкин ул, минем барлыкны да онытып, сәхнә эченә чумды. Андагы хәят берлә яши башлады. Анда көлсәләр – көлде, кайгырсалар – хәсрәтләнде. Икенче пәрдә арасында күршем тагы үзенең урыс арасындагы тормышының күңелсезлеге, өч айдан менә тәмамән гаскәрлектән котылып, йә Казан, йә Оренбург, Әстерхан кебек бер шәһәрдә йирләшергә теләвен сөйләп китте. Сүз арасында гына:

– Сез кем буласыз? – дип исемемне сорап алды. Бераздан: – Буфетка чыгып берәр нәрсә эчмисезме? – диде.

Мин:

– Рәхмәт, беләсез бит, безнең халык әле андый эшкә чит карый. Безнең әти дә андый бергәләп йөрүне бер дә яратмый, гафу итеңез, чыга алмыйм, – дидем.

Шуннан:

– Мин чыгып керим әле алай булса, мин әле яңы гына поезддан, вокзалдан килгәндә театрның игъланнарын күрдем дә, ашамадым-эчмәдем, юындым да килдем, – диде дә чыгып китте.

Мине әллә нинди яңы бер хис биләде. Бу яшь егет, урыс арасында тора торган яшь егет, мескен, ничек яши икән? Иртә чәенә аны кем уята икән? Бәйрәмендә-ниендә ничек көнне үткәрә икән? Ялгызлык хис итмиме икән?.. Шундый уйларны уйлап, уем агып, берәр марҗасы-фәлән бардыр инде, безнең егетләр шулай бит, дигән фикергә килгән кебек булдым. Ләкин ул фикердә озак кала алмадым. Минем энем тәмәкесен тартып бетереп килә алмаса да, минем күршем килеп җитте. Ул кулына зур гына бер тартма шоколад тоткан, утырды да ачып:

– Рәхим итегез, туташ! – дип, миңа сузды.

Егетләрдән сыйлану да безнең гадәткә сыймаса да, сүз кайтару буңа авыр тоелыр дип, рәхмәт әйтеп алдым. Ул арада минем энем дә килеп җитте.

– Бу егет сезнең энеңез буламы? – дип сораганның соңында, аңарга да тәкъдим итте.

Энем дә, авызындагы тәмәке исен бетерер өчен, бик рәхәтләнеп кабул итте.

Өченче пәрдә башланды. Минем күрше егетем тагы онытылды. Мин аның шулкадәр сусаган булуын кызганган булсам да, шулкадәр тиз ут кабып китүенә бераз гаҗәпләндем дә. Сәхнәнең яшьле йирләренә йиттек. Партерда меңер-меңер еглау тавышлары ишетелә башлады. Минем күземә яшем тыгылса да, күршемнән оялып, тешләремне кыстым. Үземне тыйдым. Күземнең очы берлә күршемне сөздем71. Ни күзем берлә күрим: яшь егетем мер-мер еглый. Мин аптырап калу берлә кызганудан җыелган бер хис астында калдым. Аны җуатасым да килде, аны оялтасым дә килде… Ләкин театрны онытып, аны сөзә башладым. Күземез күзгә очрашты. Аның яшьле керфекле күзендә әллә никадәр кайгы-хәсрәт, әйтеп бетермәслек йомшаклык, мөлаемлык күрдем. Күземне бик тиз аласым килсә дә – ала алмадым. Аның йөзенә кызыл йөгерде, ул борылды…

вернуться

71

Сөзү – бу урында: текәлеп карау.