Выбрать главу

Аның күзләре зурайган, йөзе кызарган, төсенә әллә никадәр көчләнү чыккан иде. Мин шуны күреп курыктым да, аптырадым да, калтырап та киттем. Ул бердән, бер сүз әйтмәенчә, калтыраган, дерелдәгән куллары берлә минем кулымны алды да авызына китереп үпте. Шуны җибәрергә теләмәгән кебек тагы бер үпте, тагы бер үпте. Шул үбүләрдән минем тамырыма әллә нинди тынычландыра торган йылы йомшак бер агым акканга, мин кулымны да ала алмадым, каршы бер сүз дә әйтә алмадым. Менә мин кулыма ике бөртек йылы яшь тамганны хис иттем, күңелем әллә ни эшләп китте. Мин калтырандым. Егетем шуны сизепме, оялыпмы, кулымны җибәрде. Күзләремез күзгә очрашты. Егетнең керфекләре кипмәгән, күзлек арасында әллә нәрсә нуры – мәхәббәтме, бәхетме коела кебек тоелды.

– Бу мәсьәләдә бит гафуны сез түгел, мин сорарга тиеш. Мин бит тәмле тормышыңызга тупасча кереп тынычлыкны боздым. Мин бит сезнең берлә атаңыз арасында аңлашылмау ачылуга сәбәп булдым. Сез мине гафу итеңез! – диде.

Шул сүзләрме, шуларның әйтелүеме, шундагы сүзләрнең эч күңелдән чыгуымы, мине тынычландырып җибәрде. Мин:

– Димәк, бетте, сез үпкәләмисез? – дидем.

Егетем:

– Бетте, ул сүз бетте, сезгә үпкәләмәдем дә, үпкәләргә хакым да юк. Ләкин менә, туташ, бу безнең очрашулар, минем алдымда яңы бернәрсә ачты. Мин сезнең бик тирән күңелле икәнлегеңезне күрдем. Шул олуглык минем, ихтыярлы-ихтыярсыз, башымны идерде. Хәзер миңа сездән аерылып китү бик авыр булачак. Еракта гына булса да, сезнең барлыгыңызны хис итмәү миңа бик зур мәхрүмлек булачак, – диде.

Мин, һәрнәрсәне онытып:

– Сез китәсезмени? – дидем.

Ул да кыска гына итеп:

– Әйе, – диде.

Мин:

– Бөтенләйме, һичбер кайтмаскамы? – дип сорадым…

Ул җавап бирмәде. Мин аптырап калдым, миндә, бердән, балалар кебек, мин дә барам дип еглыйсым килү, ялынасым килү уянды. Икенчедән, үземнең кызлыгымны хис итеп, үземне тоту фикере алга килде…

– Кайчан соң? – дидем.

– Иртәгә! – диде. Тагы тынлык басты.

– Ник соң бик тиз? – дидем.

– Шулай булды, безнең комиссия иртәгә китәргә карар ясады. Мин, бүген сезне күрә алмаммы дип, көн буе йөдәп чыктым. Берничә мәртәбә телефоныңызны кактым. Кибетне китерәләр дә бирәләр. Йортыңыз тирәсеннән дә әйләндем. Төрле хәйләләргә сапмакчы булдым. Ахырында тагын кыңгырау биреп, өегезгә кадәр килергә дә уйладым. Сезне авыр хәлгә кую фикере тотып калды. Сезне күрмәенчә, күрешмәенчә китсәм, мин үземне бик зур бәхетсезләрдән санаячак идем, – диде.

Мин дә ничек күрергә теләүләремне, ике сәгатьтән бирле шәһәр кыдырып йөрүемне сөйләдем. Бу сөйләүләр безнең арада калган соңгы бер пәрдәне дә алды. Ятлыкны бетерде. Безне тәмамән үзләштерде. Без тагы сүзгә баттык. Менә чулак чатан:

– Инде миңа суга барырга кирәк, кайтамызмы? – диде…

Бу сүз бердән миңа башыма авыр нәрсә берлә суккан кебек булды. Мине уятып җибәрде, йортымызны, әтине, әнине күз алдыма китереп бастырды. Шуның янында кычкырынып китеп бара торган поездда егетемне китереп куйды. Мин аптырап киттем. Егет тә агарды. Ул, көчләнеп:

– Безнең шул мөнәсәбәтемез шулай өзеләме инде… шунда тыныш куеламы? – диде.

Мин, чулакның суга барасы килүе өчен, шул татлы минутларның бетүенә хурландым. Мыскылландым…

– Юк! – дидем… Ләкин чулакның артыннан әтинең шәүләсе, әллә никадәр гайбәтче хатыннарның сыннары килеп басканга, аптырап калдым, икеләнгән кебек булдым. Шуны басар өчен, тагы бер мәртәбә тирән иттереп: – Юк! – дидем.

Ул тагы минем кулымны кысты. Бер сүз дә әйтмәенчә күздән күзгә вәгъдәләштек. Иреннәремез иренгә тиде…

Егет:

– Минем ике-өч айдан соң хезмәтем тәмам була, кулыма кәгаземне алгач та, минем беренче эшем монда чабып килү булачак. Сезне хәзерге кебек табуыма ышанып китәм, – диде.

– Ышан, ышан! – дидем.

Хатлар өчен адреслар алышып, озын көннәр күрешмәсәк тә, вәгъдәләрне беректереп аерылыштык. Егетем чулакка бер тәнкәлек көмеш тоттырганга, аның да мыгырдавы бетте.

Уема батып, өйгә таба борылдым. Әллә нинди сүзне оныттым кебек, әллә нинди бер хәрәкәтне ясап бетермәдем кебек, күңелемнең бер кырыен әллә ни кытыклый башлады. Ахырдан, ник ядкяре өчен бернәрсәсен алмадым, дигән уйга килдем. Аның артыннан, ник үзенә бер сагынмаклык бирмәдем, дигән фикердә чуала башладым. Шул уйлар тагы әллә никадәр уйлар уятканга, иртәгә поездга мотлака81 төшәргә дип вә шунда бер бүләк чыгарырга дип карар ясадым. Бердән күңелемә бер фикер кылт итеп төште. Чатанга:

вернуться

81

Мотлака – һичшиксез.