Выбрать главу

Мин ап-ак булдым. Калтырадым, дерелдәдем… Әллә ни әйтәсем килде, авызымны ача алмадым. Ахырдан теге егетемне, аңарга биргән вәгъдәмне хәтерләдем дә, әтигә туп-тугры иттереп:

– Мин бармыйм, әти… Теләсәңез нишләңез! Бармыйм, – дидем дә бүлмәмә чабып чыгып киттем. Ябылып бик озак егладым. Әнинең сүзенә дә, җуатуына да, тиргәвенә дә карамаенча, чыгып китеп почтага барып, озын иттереп телеграм бирдем. Башым чуалган булганга, әллә ниләр язып бетердем. Шуннан тегеннән җавап көтә башладым. Хат та, хәбәр дә юк. Бик борчылдым. Гаскәр хезмәте тулар өчен әле тагы айдан артык вакыт калганга, килә алуына бик шөбһәләндем. Менә көтә-көтә көт булып өметсезләнергә җиткәндә, бер җомга көнне үземне әллә ничек җиңелчә хис иттем. Күңелле төшләр күреп уяндым, йырлап-көйләп бүлмәдән бүлмәгә йөри башладым. Шуны күреп, әни дә кәефләнде. Ахрысы, минем күңелемдә үзгәрү булды дип уйлагандыр, миңа ул:

– Һәрвакыт шулай була, язганнан узып булмый, ата-ананың догасыны алсаң, бик һәйбәт торырсың, фәлән, – дип сөйләде.

Ләкин мин аны ишетмәдем дә, тыңламадым да. Менә җомга җитте, әти җомгага китте. Әни, тәһарәтен алып, үз бүлмәсендә өйлә намазына утырды. Бердән телефон. Бардым:

– Тыңлыйм! – дим.

– Нәфисә, синме? – ди егетем ачык тавыш берлә.

Мин:

– Синме, кайчан килдең?

– Бүген сәгать унда, менә телефон итәр өчен җомга башланганны көттем, – диде.

Мин бер минутта бөтен вакыйганы сөйләп ташладым.Сәгать дүрттә шәһәремезнең бер урыс кибетендә очрашырга сүз алдым. Аңынча84 карт хәзрәткә барып, мәсьәләне аңлатып, аны җаучы итеп җибәрүнең кирәклеген белгерттем. Сүз арасында:

– Ничек җибәрделәр соң, әле гаскәр хезмәтең бетмәгәндер бит? – дип сорадым.

– Синең чәкчәк аркасында, ул карт минем башлыгым – профессор иде. Чәкчәкне бик яратты, сиңа да Чәкчәк дип ат кушты. Телеграмың килгәч, тоттым да үзенә бардым. Мәсьәләне сөйләдем. Оренбургка командировка бирде дә җибәрде, – диде.

Теге өйнең ишеге ачыла башлагач, телефонны кистек.

Мин, бик һәйбәтләп тәһарәт алып, зур бер ихлас берлә намаз укырга керештем. Егетемне китереп җиткерүе өчен, миңа ярдәме өчен Аллага шөкранәм шулкадәр зур иде, мин намазым беткәч тә намазлыктан тора алмадым. Коръән укырга тотындым. Укыдым, укыдым, тагы аз булган кеби булды, тагы укыдым. Әти кайтты. Самавыр керде, аш башланды. Мин һаман Коръәннән аерыла алмадым. Әни берничә мәртәбә килеп китте, ул да мине бүләргә базынмады. Догамны кылып, тәмам тынычланып, чәйгә чыктым. Әти дә, әни дә мине Орскига бару фикеренә ияләшә дип уйлаганга, егетнең килүеннән хәбәрләре булмаганга, бик йомшак мөгамәләдә булдылар. Әти:

– Менә кирәгеңез-фәләнеңез булса, кибеткә чыгыңыз, яңы маллар килде, сайлап алырсыз, – диде.

Әни:

– Чыгарбыз да шул! – дип куйды.

Мин:

– Сабак абызтай берлә күрешеп киләсем килә иде, – дидем.

Әни дә, әти дә:

– Бар, бар! Ат җиктер дә бар, – диделәр.

Әни тагы:

– Үзенә берәр күлмәклек алып бар, – дип куйды.

Мин сәгать дүртләргә кадәр алай итеп, болай итеп вакытны суздым. Дүрттә тугры ук теге кибеткә барып кердем. Егетем почмакта әллә нинди яулыклар сайлап тора иде. Мине күрү берлә каршы килде. Мин аз гына кочагына атылмадым. Тиз генә алган нәрсәләрене алып, атка утырып чыгып киттек. Зиярат янына барып, бик озак сөйләштек, сүзне беркеттек. Ул хәзрәткә барган, мәсьәләне аңлаткан. Хәзрәт тә бүген ястүдән соң яучы булып килергә вәгъдә биргән. Мин дә үземнең сабак абыз-там, хәзрәтнең тол кызына барып сөйләячәгемне белгертеп, төрле ихтималга каршы төрле вәгъдәләр ясашып аерылыштык. Сабак абызтама туп-тугры киттем, бүләгемне бирдем. Догасыны үтендем. Үзем әллә ник моңаеп киттем дә еглап җибәрдем. Абызтай:

– Яучы килгән дип әйтәләр, Алла хәерлесен тугры китерсен, Орски шәһәре бик матур, фәлән, – дип, мине җуатты.

Мин ачтым да мәсьәләне сөйләп бирдем. Сабак абыз-тай аптырап калды. Егетемнең монда килүен, карт хәзрәт берлә бүген бик озак сөйләшеп, аның җаучы булып баруына вәгъдә алуын аңлаттым… Аңарга да:

– Ярдәмдә булыңыз инде! – дидем.

Сабак абызтай:

– Изге эшкә без һәрвакыт ярдәмдә, мин бит әниеңнән башканы күрә алмыйм, – диде.

Мин хәзрәткә сөйләргә үтенеп киттем.

Мин кайтканда өйдә бер дә яңалык юк кебек иде. Кичкә таба гына әти:

– Ясигътан соң хәзрәт киләм дигән. Пылау салып, чәй хәзерләп көтеңез! – дип, телефон итте.

Мин көтәргә тотындым. Вакыт җитте, хәзрәт килде, чәй бирелде. Хәзрәтнең бер йомыш берлә килүе билгеле булганга, әни дә нәрсә сөйләгәнен ишетер өчен, мин дә әтинең ни җаваплар биреп, эшләр нигә барачагын күрер өчен, бүлмә ишеге янына килеп утырдык. Берәр чынаяк чәйдән соң хәзрәт сүзгә кереште. Миңа мәгълүм сүзләрне сөйләп, әтидән җавап көтте. Моны ишеткәч, әни «Уф!» дип сулап куйды. Миңа күзен тирән иттереп батырды. Әти, яшен суккан кебек, бер сүз дәшә алмаенча, аптырап җавапсыз калды. Хәзрәт егетне сөйләп китеп:

вернуться

84

Аңынча – аңа кадәр.