Выбрать главу

– Урыс арасында тора торган кеше, үзен үзе саклап, мөселман гаиләсенә катышырга теләве өчен мин тәхсин85 укыдым. Нишләр идек, бер марҗа тотып: «Хәзрәт, никях укы», – дип килсә яисә никяхсыз-нисез балалар атасы булып, урыс күбәйтсә. Мин бу егетне бик яраттым, – диде.

Әти:

– Хәзрәт, сез дә шундый сүзләр сөйләгәч, безгә, надан кешеләргә, ни кала инде, – дип, хәзрәт берлә моназарәгә кереште. Ахырдан: – Безнең инде, хәзрәт, Орскилар берлә ярты вәгьдәмез бар. Рәхмәт сезгә! Ләкин, хәзрәт, сез шундый ярты урыслар артыннан олуг башыңызны кече итеп йөрү кирәкмәс иде, – диде.

Хәзрәт:

– Без – пәйгамбәр галәйһиссәламнең варислары. Кем безгә дин эшендә мохтаҗ, һәммәсенә ярдәмгә җитешү – дини вазыйфабыз, – дип, тагы җавап бирде. Әти тагы әллә ниләр әйткәләгәнгә, хәзрәт кызып китеп, ахмак, дип, әтине тиргәп тә ташлады.

Тагы йомшардылар, тагы сөйләштеләр. Әти тагы кисеп:

– Юк! – дип җавап бирде.

Хәзрәт:

– Җәмәгатең берлә сөйләшеп карарга кирәк, кызыңның хәлен дә белергә кирәк, – дисә дә, әти һаман үз сүзендә торды.

Чыгып киткәндә хәзрәт:

– Хата итәсең, хата итәсең, үзсүзлек кенә итәсең, уйлаш, мин әле тагы килермен, – диде.

Әтинең:

– Олуг башыңызны кече итеп йөрмәңез, хәзрәт, – дигән сүзенә каршы ул:

– Башымыз шул, шулай вакытында кече итә белгәнгә күрә, ул олуг булган. Изге эшне болай кисәргә ярамый, җәмәгатең, гаиләң берлә киңәшләш, иртәгә килермен, – диде.

Хәзрәт киткәч, әти тагы ду килде, әни тагы еглады. Ләкин мин, ярты эш бетте кебек хис итеп, һичбер борчылмадым. Иртә берлә сәгать уннарда тагы хәзрәт килде. Бу юлы хәзрәт ачыктан-ачык минем хакта, минем разыйлыгым хакында сөйләп:

– Эшне матур итәргә кирәк, егет бик һәйбәт. Сезгә нәрсәгә дәүләт кирәк, Алла бәхетләрен бирсен, фәлән, – дип, бик күп үгетләде.

Әти һаман сүзендә булды.

Өйләдән соң аш вакытында сабак абызтай килде. Әни ашасыннан әтигә бик күп сүз сөйләде. Әни разый булса да, әти тискәрелегеннән кайтмады. Мин, сабак абызтайны озату сылтавы берлә чыгып, егетем янына киттем. Ул тәмам куырылган, пәжегән86 иде. Хәзрәтнең сөйләгәннәреннән әтинең кылынуларын белеп өметсезләнгән, аптыраган иде.

Мин аңарга:

– Мин актыгына кадәр барам, булмаса, синең берлә китәм дә, Уфага барырмыз да, анда Собраниедә мөфти хәзрәттән никях укытырмыз, – дидем.

Ул минем кулымны тагы бик каты кысты, аның йөзе ачылды. Күңеле күтәрелде. Төрле планнар уйлап, без тагы йөреп киттек. Сөйли-сөйли вакыт озаеп киткәнгә, кич булды. Мин өйгә кайтудан тагы әтинең акыру-бакыруын ишетүдән курыктым. Шул мәсьәләнең эт эчәгесе кебек сузылып китүенә эчем пошты.

– Әйдә хәзрәтләргә барыйк та никях укырга сорыйк, – дидем.

Ул күзен тутырып, ышанмаган кебек:

– Шуңарга кадәр барамсың? – диде.

– Ник бармыйм, әйдә! – дидем.

Ул:

– Шуның ахырларын беләмсең, әтиең, әниеңнең никадәр рәнҗүләрен күрәчәксең? – диде.

Миңа шул сүзләр ул вакыт әллә нигә һич тәэсир итмәде.

– Һәммәсенә разый, – дидем дә атны хәзрәтләргә борырга куштым.

Хәзрәт, безне икемезне бергә күргәч, бераз уңайсызланып:

– Ни йомыш соң? – диде.

Егетем:

– Хәзрәт, без сездән никях укытырга дип килгән идек. Үзеңез беләсез әхвальне, – диде.

Хәзрәт:

– Ашыга төшәсез, ашыга төшәсез, яшьләр шул, яшьләр, – диде… Тагы безне аерылып кайтып китәргә димләде. Үзе иртәгә тагы әти берлә сөйләшергә вәгъдә бирде. Без икемез дә бик каты торгач: – Мин менә намазга барып килим, аннан соң карарбыз, – диде.

Безгә самавыр куеп чәй хәзерләделәр, озак үтмәде, әни килеп җитте. Мине кайтырга чакырды, еглады, ялварды. «Кайтмыйм», – дидем.

Хәзрәт берлә бергә ястүдән соң әти керде. Ул мине каргады, егетемне тиргәде, хәзрәт берлә моназарәгә кереште. Мине көчләп алып китмәкче булды, кайтмадым. Хәзрәт:

– Болай булмый, әйдәңез, барымыз да барып, өеңездә иҗабе87 кабул итик, – диде.

Әти һаман разый булмады. Мин абызтай ашасыннан хәзрәттән никях укуын үтендем.

– Булмаса, без барыбер Уфага барып та укытачакмыз, – дидем.

Бу эш әтине тәмам тилертте, әнине дә шаштырды:

– Син ни эшлисең? Син бит йөземезгә кара ягасың, фәлән, – дип шелтәләргә тотынды.

Ахырдан әти:

– Ярый, әйдә, кайтсын, иртәгә карармыз, фәлән, – диде.

Мин:

– Менә шунда никях укылмаенча, бу өйдән чыкмыйм, – дидем.

Хәзрәт аптырады. Әтигә тагы нәсыйхәт итеп карады. Ахырдан:

– Без – шәригать кешесе, без диннең хөкеменә каршы килә алмыймыз. Кыз, егет икесе дә шуны теләгәч, никях укыймыз, – диде.

вернуться

85

Тәхсин – мактау.

вернуться

86

Пәжегән – шиңгән.

вернуться

87

Иҗабе кабул итү – ярәштерү.