Выбрать главу

– Ә кашыну бетмәдемени әле?

Коддус сораучыга җәһәт кенә ачулы бер караш ташлады:

– Бетте, ник бетмәсен, шунда ук бетте. Карт та юк, хәзинә дә юк, ни пычагыма кашынырга?

Агайлар, башларын каккалап, авызларын кыймылдаткалап сүз әйтергә ашыкмыйча, бераз фикер җыеп утырдылар. Аннары берсе җиңел генә сулап әйтеп куйды:

– Алай-й, бичара картның әҗәле хәзинәдән булган икән, хәзинә табарга ярамый икән бу заманда!

Икенчесе шунда ук аңа каршы төште:

– Ник ярамасын, хәзинәне аны табарга яр-рый, тик тапканыңны кешегә генә әйтергә ярамый. Вәт әҗәлнең сәбәбе нәрсәдә!

Бүтәннәр үз сүзләрен әйтергә ашыкмадылар: бу ике фикернең кайсына кушылырга – шул хакта уйлыйлар иде әле алар.

1964

МАТУРЛЫК

(Бер карт әдип авызыннан)

Күптән, бик күптән булган вакыйга, әмма бүгенгедәй күз алдымда: без, өч шәкерт, бер атка утырып, өяз мәдрәсәсеннән авылыбызга кайтырга чыктык. Дөресрәге, Гыйлемдар белән без икәү бер авылга – Чуаркүлгә кайтабыз, ә Бәдретдинне юл өстендәге Ишле авылында калдырып китәргә тиешбез. Тагын шуны да әйтим: безне ялкау гына юыртып алып кайткан күк алаша Гыйлемдарларныкы иде. Без авылда алар белән күрше генә торабыз. Шул сәбәпле Гыйлемдар белән мине алырга бер язын безнең ат килсә, икенче язда алар аты килә торган иде.

Ә Бәдретдин безнең очраклы юлдашыбыз. Дөрес, без мәдрәсәгә бер вакытта җыелабыз, бер вакытта таралабыз, ләкин моңарчы аның белән бергә кайтырга туры килгәне юк иде әле. Бәдретдин кешегә бер дә йөк булырга яратмый иде. Укулар беткәч тә, ул базарга килгән авылдашларының берсенә ияреп китә дә бара яки ялгыз үзе генә утыз чакрымдагы авылына җәяүләп сыптыра торган иде. Бу юлы инде без аны, үзебез сорап дигәндәй, бергәләп кайтырга күндердек.

Бәдретдин безнең мәдрәсәдә иң ярлы шәкерт иде. Аңа авылыннан бернинди дә ярдәм килми иде. Тик Ишледән базарга килүче берәрсе бик сирәк кенә аңа әнисенең киндер чүпрәккә төреп җибәргән тары ипиен яки берәр йомарлам маен кертеп чыга торган иде. Бәдретдин, шуны да бик кыенсынып: «Нигә инде бу? Әнкәйгә әйтегез, мин ач түгел, үзеннән өзеп җибәрмәсен!» – дип алып кала иде. Һәм шул майны ул ни өчендер без белән чәнчеп ашый иде. Шәкертләр аңардан: «Нигә алай итәсең?» – дип сорасалар, Бәдретдин, көлгән булып кына: «Без белән ашагач, озакка җитә ул!» – дип җавап бирә торган иде.

Илдә чыпчык үлми дигәндәй, безнең Бәдретдин дә, бик интегеп, ачка киселеп булса да, укуын әнә шулай алып бара иде. Һәм бик яхшы укый иде ул. Хәер, бу күп сыналган нәрсә: рәхимсез нужада торып укыган ярлы шәкерт, гадәттә, бик сәләтле булып чыга. Башкача аңа мөмкин дә түгел. Бай шәкерт, әйтик, туң күчән булса да, мәдрәсәдә теләсә күпме ята ала, ә ярлы шәкерт, начар укыдымы, беренче кыштан ук мәдрәсәдән очарга мәҗбүр була… Аннары, ярлы шәкерт, бик яхшы укыса гына, үзенең матди хәлен дә беркадәр җиңеләйтә ала.

Менә безнең Бәдретдингә дә, ул замандагы тел белән әйтсәк, истикамәтле15 вә иҗтиһатлы16 шәкерт булганга күрә, байлар иганәсеннән ара-тирә ярдәм тия иде; начар укучыларның дәресләрен әзерләшкән өчен дә аңа аз-маз тама иде, хәлфәләргә дә ул булышкалый иде, аннары авыру-сырхауларга догалыклар, Аятелкөрсиләр күчереп тә азрак бакырлар төшергәли иде. Кыскасы, эшсез тормый иде шәкерт. Ләкин эшне дә, ярдәмне дә ул үзе бервакытта да сорап алмый иде. «Мин бит ярлы, миңа ярдәм итү сезнең вазифагыз» дигән әрсез мескенлекне без аның йөзендә беркайчан да күрмәдек.

Табигате белән үк ул, ничек дим, шундый тигез, сабыр холыклы бер егет иде. Ялагайлана да белмәс, масая да белмәс, яхшы белән яхшы, ә яман белән алыш-биреше юк – андыйлардан үзен ничектер бөтенләй читтә тота белә иде. Тагын шунысы кызык: никадәр генә ярлы булмасын, ул берәүдән дә бернәрсә дә сорарга яратмый иде. Гадәттә, шәкертләр аңардан гел анысын-монысын сорап торалар, чөнки аның үз кулы белән ясаган каеш тупсалы, әрҗә сыман сандыгында мәдрәсә тормышы өчен кирәк бөтен нәрсәсе – энәсе дә, җебе дә, уймагы да, безе дә, пәкесе дә, эскәге дә, көзгесе дә, төрле каләмнәре дә, кәгазь-дәфтәрләре дә, хәтта җилем белән балавызы да саклана торган иде. Ничек җыйгандыр ул аларны, ләкин һаман шул ярлылыгым кешегә йөк булмасын дип, тамагыннан өзеп булса да тырышкан, күрәсең инде. Дөрес, ул калын-калын дәрес китапларына бик мохтаҗ иде. Ләкин булган кадәресен бик пөхтә тышлап, битләре керләнмәсен өчен көмеш кәгазьдән тоткыч ясап, кадерләп кенә саклый иде.

Ул заманда, ягъни революция алды елларында, шәкертләрнең яңа әдәбият белән мавыгуы искиткеч көчәйгән иде. Икмәк шикелле үк зарури бер нәрсәгә әйләнеп киткән иде безнең өчен әдәбият!.. Һәрбер шәкерт төпләп алган калын дәфтәренә җыр күчерә, шигырь күчерә, хәтта романнардан өзекләр дә күчерә. Ике шәкертнең берсе шигырь яза. Бик күпләр Сәгыйть Рәми белән тилерә. Аңа иярәләр, аңа охшарга тырышалар, аны яттан сөйләп йөриләр… Дөрес, безнең барыбыз өчен дә бөтенесеннән өстен, бөтенесеннән якын Тукай иде, иң күп күчерелгән, иң сөеп укылган да Тукай иде.

вернуться

15

Истикамәт – турылыклы, намуслы.

вернуться

16

Иҗтиһат – тырыш.