Шигырь чире безнең Бәдретдингә дә йоккан иде, ул да яза иде, ләкин язганын бервакытта да күтәреп, очраган берәүгә укып йөрми иде. Аны сорап та укырга күндерүе читен иде. Инде укый калса, аның әйберсе башкаларныкы төсле зар еламыйча гына язылган, күбрәк табигать күренешен гади генә сурәтләгән яки үзенчә берәр тормыш фәлсәфәсе әйтергә тырышкан кыска гына шигъри парча булып чыга торган иде.
Әнә шундый сәер генә, серле генә һәм сөйкемле генә бер егет иде безнең Бәдретдин шәриктәшебез17!
Ярый, сүз озынга китте, без бит әле өчәүләшеп читән тарантаста хозур гына авылыбызга кайтып барабыз. Юл такыр, тузан юк, күк алаша, эченә кату төшүдән «горт-горт» иткән тавыш чыгарып, үз көенә салмак кына юырта… Күптән түгел, май урталарында, беренче җылы яңгырлар явып узган иде. Хәзер бөтен нәрсә дәррәү кузгалып, күтәрелеп, үсеп бара: арышлар сабакка сузыла башлаган, бодайлар куе булып, кучкыл-яшел булып, егетләр мыегыдай, сызылып кына чыгып килә; сөрелмәгән чирәмнәрдә яшь үлән былтыргы корыган үләнне басып, каплап та киткән, кайберләре инде чәчәкләрен дә ачарга өлгергән… Юл буенда әнә эт эчәгесенең беренче ал «кыңгыраулары»… Әйтәсе дә юк, табигатьнең иң саф, иң садә, иң ямьле чагы!..
Безгә, кыш буе мәдрәсәдә кибеп яткан шәкертләргә, бу чиксез иркен, якты, җылыкай дөнья искиткеч тансык иде, шифалы-рәхәт иде, без аны иснәп тә, сулап та, күзләребез белән күреп тә туя алмый идек. Баштарак без әледән-әле тарантастан төшеп, аякларыбыз җирнең җылысын бер рәхәтләнеп татысын дигәндәй, чирәмгә кереп киттек, йөгерештек-куыштык, иелеп чәчәкләр өздек. Бәдретдин тау юасы тапты, аны өзеп чәйнәдек. Мин безнең авылда «тәмлекәй» дип йөртелә торган, сабагы дүрт кырлы, озын гына бер үсемлекне җыеп алдым. Аны да тиресен суеп, ашап карадык. Бәдретдин әйтә, моны башкортларда «кияү камчысы» дип йөртәләр, ди, чөнки очындагы менә шушы бөреләре зәңгәр чәчәк булып ачылгач, ул, чынлап та, чуклы камчыга охшап китә, ди.
Ә безнең Гыйлемдар, озын сыйрак, гел йомран эзләп чапты, туктап, ике учын кушлап сызгырып та карады, ләкин хәйләкәр җәнлек шәкерт сызгырганын сизә иде, ахрысы, оясыннан чыгып, колакларын торгызып, арт тәпиләренә утырмады.
…Юл буе безне тургайлар сайравы озатып барды. Гүя менә төпсез нурлы аяз күктән өстебезгә сихри бер моң тибрәнеп-чыңлап, өзлексез явып торды. Ә беләсезме, тургай сайравының сихере нәрсәдә?.. Иң элек, сынаганыгыз бардыр, тургай сайраганда, җир өстенә җиңелчә генә уйчан-моңсу бер тынлык җәелә. Әйтерсең барлык табигать, барлык җан иясе, әдипләр әйткәнчә, сөкүт18 калып, тәмам мөкиббән китеп, бары аны гына тыңлый, аны тыңлап сөенечле, сагышлы, ләззәтле бер рәхәткә чума… Икенче сихере шунда ки, тургай сайраганда, дөнья ничектер искиткеч җәелеп, киңәеп, яктырып киткәндәй була. Әнә шул югарыда кечкенә кошчык талпынган күкнең үзе шикелле үк, җир йөзе дә иксез-чиксез булып, гаҗәеп тын, нурлы булып тоела башлый…
Белмим, бу вакытта бүтән кошлар сайрый торгандырмы – игътибар иткәнем юк, әмма бер кошның тавышы, бөтен җир өсте тургайлар сайравыннан өзлексез чыңлап торса да, безне сискәндереп, колагыбызга килеп керә. Бу – кәккүк! Кешеләрнең исләренә ниндидер бик мөһим нәрсәне төшерер өчен табигать тарафыннан яратылган күзгә күренмәс сәер кош!.. Юлдан шактый читтә торган күксел урман яныннан узганда, без аның да тынып калырга мәҗбүр иткән кисәтүле тавышын ишеттек.
Шулай кәефләнеп, күңелле генә кайта торгач, без, ниһаять, кызыл ярлы тауларга каршы тигез үзәнлектә сузылып утырган Ишле авылына да якынлаштык. Юлга чыккач та, Бәдретдин безне Ишледә туктап, чәй эчеп чыгарга чакырган иде. Без, билгеле, кыстатып тормадык, шәриктәшеңә кереп, чәй эчеп, күңел ачып чыгу шәкертләр өчен табигый бер низам19 инде ул.
Авылга җиткәндә генә Бәдретдин, дилбегәне үзенә алып, атны олы юлдан уңга каерды да бәбкә үләне түшәлгән җир өстеннән генә иң арткы урамга таба алып китте. Һәм озак та үтми, шул урамның иң читендәге, бүтән йортлардан аерылыбрак, ялгызы гына торган бер өйнең каршысына безне китереп тә туктатты.
Без фәкыйрь кешеләргә керәсебезне белеп килә идек, әмма бу кадәр ярлы хуҗалыкны күрербез дип һич тә көтмәгән идек. Хәер, моның «хуҗалык» дип атар җире дә юк иде. Шыр кырда утырган бәләкәй генә ялгыз өй үзе искереп-тузып, яртылаш җиргә кереп беткән. Салам түбәсе череп, каралып, тирескә әйләнә башлаган. Әйтерсең шуның авырлыгыннан өйнең кайбер бүрәнәләре бүселеп чыккан, ишек-тәрәзәләре кыйшайган, ә тәрәзә пыялалары тора-тора инде яшькелт-зәңгәр төскә кергән… Капка юк, койма юк, тик урам яклап та кыр яклап кына ике рәт киртә сузылган… Ишегалдын кыр үләне басып киткән. Анда чикерткәләр тыз-быз сикерешәләр. Димәк, бернинди аяклы мал да юк.