«Бусы бигрәк тә инде», – дип уйлады Хәлил, ачынып, һәм теләр-теләмәс кенә җавап бирде:
– Рәхмәт, тап-таза!
Ул үзе, исерек булуын сиздерүдән һаман әле куркып, сорашырга яки ни дә булса әйтергә кыймыйча азаплана иде. Бары томанланган күзләрен Ләйлә ханымнан аера алмыйча, гүя белергә, танырга, танып күңеленә сеңдереп калырга теләгәндәй, аңа тик йотылып карап тора иде. Әйе, бу ят хатын, бөтен килеш-килбәте, хәтта өс-башы белән дә ят хатын… Бөтенесе бик модный, бик затлы, бик бай… Әйе, мондый байлыкка һәм, ихтимал, югары бәхеткә ирешкән хатын үткәннәрне оныта, онытмаса, аларга салкын, битараф карый аладыр шул!..
Ләкин шул ук вакытта бу – Ләйлә. Дөрес, шактый нык үзгәргән, әмма матур булып үзгәргән Ләйлә бу… Ничектер буйга үсә төшеп, бераз тулыланып киткән. Кыз чагындагы самими нәфислегенә үзен бик карый белә торган хатыннарга гына хас нәзакәтле гүзәллек өстәлгән… Хәзер аны гамьсез ак күбәләккә түгел, ә горур аккошка охшатырга мөмкин булыр иде… Ә йөзе – шул ук тулы иренле, бик чиста йөз, күзләре дә – шул ук кара каймалы якты күзләр… Ах, аныкы буласы иде бит, аныкы буласы иде бу зифа сын, бу нәфис йөз, бу якты күзләр!
Ләйлә ханым, Хәлилнең бу кадәр йотылып карап торуыннан борчыла башлап, як-ягына җәһәт кенә каранып алды да ашыгып әйтте:
– Нигә без чат башында басып торабыз әле. Әйдәгез, безгә, апалар ятмаганнардыр әле, мине көтәләрдер… Вакытыгыз булса, сез дә кереп чыгарсыз.
Хәлил, авыр гына көрсенеп, башын чайкады:
– Юк, Ләйлә, бүген мин сезгә бара алмыйм, мөмкин түгел.
– Алайса, мине озатып куегыз.
– Рәхәтләнеп! – диде Хәлил, ничектер ашыгыбрак, һәм үз хәлен онытып җибәрдеме, кинәт кузгалуы булды, Ләйләгә таба чайкалып та китте.
Ләйлә ханым читкә тайпылып өлгерде. Соң дәрәҗәдә гаҗәпләнеп, ул Хәлилгә карады.
– Ни булды сезгә, Хәлил абый?
– Зарар юк, ул болай гына, – диде Хәлил, кызганыч елмаеп. Тиз генә тураймакчы булды, ләкин гөнаһ шомлыгына каршы, бер тотрыклылыгын югалткан гәүдәсе тагын чайкалып китте дә, ава язып, аркасы белән киоскыга сөялде. Бары менә хәзер генә Ләйлә ханым, аның агарган йөзенә, азрак кан җәелгән күзләренә һәм өс-башының да бик үк тәртиптә булмавына игътибар итеп, эшнең серен сизеп алды.
– Сез исерек бит, Хәлил абый! – диде ул, коты алынып. Куркынып тирә-ягына каранды, аннары тавышын әкренәйтеп, йомшаграк булырга тырышып әйтте: – Ходаем, сез исереп килгәнсез ич, сезгә кайтырга кирәк, сез кайтыгыз, Хәлил абый…
Әле эшне төзәтергә була иде. Моның өчен аз гына вакыт тынып тик кенә торырга кирәк иде. Шул арада исен җыеп, ныгып өлгергән булыр иде ул. Ләкин җүләрләр белән исерекләр һәрвакыт ашыгалар. Хәлил дә тизрәк акланырга, бөтенесен әйтеп калырга ашыгып, каршысында ташлап китәргә ничектер кыймыйча басып торган Ләйлә ханымга кинәт ике кулын сузды да:
– Ләйлә!.. Ләйлә бәгърем, …бәгырькәем! – диде, иңрәп-ялварып. – Мин көттем, егерме биш ел буена мин сине көттем… Мин эзләдем, кайтуыңны ишеткәч тә, кичләрен шушы урамга килеп, сине эзләп йөрдем… югалган бәхетемне эзләдем мин… Кичер мине, ташлама мине, Ләйлә!.. Ләйләм!..
– Юк-юк, Хәлил абый! – диде Ләйлә ханым, артка чигенеп һәм агарынып. – Сез ни сөйләгәнегезне белмисез, сез ни хәлдә булуыгызны белмисез!.. Оят ич, килешми ич болай… Гафу итегез!..
Һәм ул кисәк кенә борылды да йөгерә-атлый китеп тә барды. Хәлил күзләрен йомды, сыны каткандай, күпмедер вакыт хәрәкәтсез басып торды.
…Тып-тып тамчылар тама. Тып-тып төнге тамчылар тама. Беркемең дә юк-юк синең, беркемең дә юк-юк синең!..
Хәлил бер-ике адым алга атлады, аннары нәкъ каршысында торган салкын цемент баганага маңгае белән сөялде дә калтыранып, үксеп җибәрде.
Икенче көнне ул айныган иде инде.
Бөтен газапларыннан, куркыныч-хәтәр уйларыннан, сүнми килгән соңгы мәхәббәтеннән, күптән югалган Ләйләне эзләп йөрүеннән – барысыннан да айныган иде. Кинәт купкан өермә тиз генә үтеп тә китте. Хәзер инде бу берәүгә дә эчен ачмый, чын сүзен әйтми торган шул ук салкын, йомык, горур профессор Хәлил Ишмаев иде.
Иртәнчәк ул, Мәрвәр ханым тирги-тирги чистартып биргән пальтосын киеп, зур портфелен кыстырып, кафедрасына китте. Мең дә беренче тапкыр аудиториягә керде, мең дә беренче тапкыр татар теленең морфологиясе турында лекциясен укып чыкты. Кеше үзенең күпме еллар буе таптаган сукмагына яңадан кайтып төште. Аның фикеренчә, бу такыр сукмактан чыгу мөмкин түгел, чыгарга соң иде инде.
КОРЪӘНХАФИЗ20
Унҗиденче елның көзендә, укулар инде башлангач, безнең мәдрәсәгә яңа хәлфә килде. Гаҗәп кызыклы, шуның белән бергә әллә нинди буталчык бер вакыт иде бу… Узган кыш патша төшерелгәч, шәкертләр «хөррият» диделәр дә бөтенләй авызлыкларын салдылар. Мәдрәсәдә электән килгән тәртип-низам бозылды, укуларның рәте-чираты китте. Җитмәсә, былтыр гына килеп укыта башлаган арык гәүдәле һәм юаш табигатьле Гариф хәлфә дә бик йомшак кеше булып чыкты. Аны җәдит хәлфә диләр иде, ул шәкертләргә кул күтәреп суга белми иде; хәер, шәкерт кыйнарлык аның көче дә юк иде. Ибтидаи (кече) сыйныфларда ыбыр-чыбыр балаларны ничек җитте алай тыңлата алса да, рөшдиләрдә (өлкән сыйныфларда) ул бөтенләй көчсез-гаҗиз иде; андагы аттай таза шәкертләр бәләкәй, арык хәлфәнең тәмам башы өстеннән йөриләр иде. Акыралар, бакыралар, бер сүзен колакларына элмиләр, үзе күрмәгәндә, артыннан мыскыллап көләләр, кыскасы, мескенкәйгә көн күрсәтмиләр иде. Кайда инде ул монда дәрес! Хәтта бичара хәлфәнең сыйныфта утырып елаган чаклары да булган дип әйтә торганнар иде. Мондый хәлне ничектер аңлавы да читен иде. Гүя моңарчы башлары тукмалудан чыкмаган шәкертләргә кешечә әйтелгән яхшы сүз керми дә, күнекмәгән дә алар аңа, гүя сыртларына аларның һаман йодрык кирәк тә таяк кирәк. Шулай булмаганда, алар өчен хәлфә хәлфә дә түгел, хөрмәткә лаек кеше дә түгел… Юк, түзмәде безнең йомшак күңелле мескен хәлфәбез мондый бәйдән ычкынган кыргыйлыкка, тотты да мәдрәсәбезне, мәдрәсәбезне генә түгел, кариябезне21 ташлап каядыр китте. Бер генә кыш укып калдык без аңардан.