Выбрать главу

Ул елны, җитмәсә, ураза да кышкы айга туры килгән иде. Бөтен рамазан буена Коръәнхафиз, мәчеттә тәравих вакытында кычкырып, Коръән чыкты. Аны тыңлар өчен генә халык ябырылып тәравихка йөрде. Менә шуннан соң инде Коръәнхафизның шөһрәте һәм дәрәҗәсе аеруча үсеп китте. Базарда, кибетләрдә, мәҗлесләрдә агай-эне аның зур гыйлем иясе булуына, зирәклегенә, чибәрлегенә исләре китеп, тел шартлатып сөйли торган булдылар. Хәтта күп кенә сәүдәгәр кызларының да ул, хыялларына кереп, күңелләрен кытыклый һәм төн йокыларын качыра башлаган иде.

Озак та үтми, халык арасында Коръәнхафизны карт хәзрәттән соң мәхәлләгә имам итеп кую турында да сүзләр йөри башлады. Бу инде колакны торгызырлык хәбәр иде. Дөрес, ахун хәзрәтнең фани дөньяда озак тормасын истә тотып, аның урынына имам табу мәсьәләсен мәчет картлары элек тә үзара сөйләштергәлиләр иде. Ләкин бик сак кына, ахунның үзенә ничек тә барып җитмәслек итеп кенә, чөнки бу бик четерекле, бик катлаулы мәсьәлә иде. Ә инде Коръәнхафизны ахун урынына димләүгә килгәндә, бу аеруча зур гәп, зур бәхәс тудырырга тиеш иде. Хикмәт шунда: Искәндәр ахун үзе саф башкорт иде, ә Коръәнхафиз – Ыслак татары. Шуның белән бергә, мәхәллә халкы да ике гөруһка22 бүленеп йөри: төп халык – җир-су биләүче башкортлар, ә сәүдәгәрләр, приказчиклар, тегүчеләр, итекчеләр – барысы да читтән килгән татарлар. Болар арасында мәхәлләгә хуҗа булу өчен һәрдаим яшерен көрәш бара. Башкортлар мәхәллә башына «килмешәк татар»ны куярга һич теләмиләр, ә татарлар ахун хәзрәттән соң мәхәлләгә имам итеп берәр уңган, өлгер, гыйлеме шәп татар мулласын китерергә ашкынып торалар.

Шуның өстенә әле тагын Искәндәр ахунның Бохарадан укып кайткан Әхмәди атлы үз улы да бар иде. Тик бичара мәхзүм23 чатан иде, бер аягы белән чокырга төшеп киткәндәй, бик каты аксап йөри иде. Ләкин башкортлар барыбер аны атасы урынына имам итәргә ниятләп торалар: «Сатан булһа ла, үзебездеке булыр», – диләр иде алар. Ә татарлар исә: «Мәхзүм ул – гарип кеше, гарип кешегә оеп намаз уку дөрес булмаячак», – дип каршы төшәләр. Билгеле, алар шушы сылтау белән имамлыкны ничек тә башкорт кулыннан алып, татар кулына бирергә тырышалар иде.

Ә Искәндәр ахун үзе соң бу мәсьәләләргә ничек карый, ниндирәк мөнәсәбәттә тора? Моны ачык кына белүче булдымы икән? Иң элек ахун хәзрәт табигате белән бик аз сүзле, йомык бер кеше иде. Мәҗлесләрдә дә, бүтән муллалар шикелле, үзе башлап акыл сатарга яратмый, бары сорауларга җавап кына биреп утыра, Коръәнне дә күбрәк мәзиннән укыта, хәтта мәчеттә мөнбәргә менгәч, вәгазьне дә бик кыска тота иде. Ихтимал, бу кадәресе аның картлыгы җитүдән дә килгәндер инде. Дөрес, ул бик башкорт җанлы мулла иде, бөтен исәп-гамәлендә иң элек үзенең башкортларына таяна торган иде. Ләкин татарлар белән дә ул бик нык хисаплашырга тиеш иде. Мәсьәлә шунда ки, башкортлар үзләре дин өчен, шәригать өчен алай бик җан атып тормыйлар. Гомумән, дингә җиңел карый торган халык. Күпчелеге мәчеткә бик сирәк йөри, шәригать кушканнарны бик иренеп кенә тота. Сер түгел, мәсәлән, Дим буендагы Көрмәнкәй, Шәрип, Казангол кебек саф башкорт авылларындагы мәчетләрнең сукмагын җәй көне үлән басып бетерә, ә муллалары базардан базарга күмәкләшеп кымыз эчеп, бал эчеп, курай тартып, җырлашып, кәеф-сафа сөреп йөриләр, һәм берәү дә моны гаеп итми, киресенчә, андый мулланы мактап кына сөйлиләр: шәп кеше! Менә шуңа күрә дә башкортка хәзрәт үзенеке булса шул җиткән, калганына аның артык исе китми. Ә татар инде андый түгел. Татар, бигрәк тә аның сәүдәгәрләре – гаҗәп тәкъва халык, дин-ислам өчен җанын да, малын да кызганмый, шәригать кушканны үзе үтәү генә түгел, хәзрәтнең дә бик төгәл үтәп баруын тикшереп торырга ярата. Аннары хәзрәткә тигән күптөрле сәдака да, мәчет-мәдрәсәне карау өчен бирелгән һәртөрле иганә дә күбрәк алардан керә. Шулай булгач, Искәндәр ахунның үз мәхәлләсендәге татарлар белән хисаплашмыйча һич мәҗәле юк. Аңа ике халыкның да көен көйләргә туры килә. Ихтимал, шуңа күрә ул имамлыкка кемне варис итү мәсьәләсе буенча барган бәхәсләрне ишетмәмешкә салынган булып, тел яшереп торырга мәҗбүрдер дә… Ләкин шулай да Коръәнхафизга аның үз мөнәсәбәте ничек, ни уйлый ул бу кинәт калкып чыккан татар турында, җаны кабул итә аламы аны? Мөгаен, юктыр, хәер, ачык кына әйтүе бик читен. Дөрес, ул аңа юл куя, бернинди көнчелек-мазар күрсәтми, әмма шуннан башкасын сизү һич мөмкин түгел. Мәҗлесләрдә ул, ап-ак сирәк сакалын күкрәгенә терәп, күзләрен шешенке кабаклары астына яшереп, тын гына утыра. Сүзе бик сирәк чыга, тик әллә нидә бер генә бик хикмәтле һәм усал итеп берәр кинаяле сүз әйтеп куя, шуңа күрә аңардан бераз куркалар да, шул ук вакытта аны, билгеле, олылап хөрмәт тә итәләр. Ләкин мәчеттә булсын, мәҗлестә булсын, хәзрәт үзенең янәшәсендәге Коръәнхафизны гүя күрми дә, белми дә. Атналар буена ул аның белән сөйләшмидер кебек.

вернуться

22

Гөруһ – төркем.

вернуться

23

Мәхзүм – мәхдүм.