Выбрать главу

Менә шушы җиләктәй мәхзүмәгә безнең Коръәнхафиз нәфесен суза да инде. Әлбәттә, ул шәкерт түгел, хәзрәткә шактый якын торган, аның өенә кергәләп-чыккалап та йөргән кеше, һәрхәлдә, сылу Гайшәне күргәләгән булырга тиеш. Ничек кенә булмасын, сүлән шикелле астыртын-мыштым гына каранып йөргән Коръәнхафизда унҗиде яшьлек хәзрәт кызына дөрләп ялкынлы дәрт кабына. Ихтимал, моны мәхәббәт дип тә атарга ярый торгандыр, чөнки мәхәббәт ерткыч җанварларга да хас нәрсә диләр. Кыскасы, ул Гайшәгә өйләнергә тели. Ләкин бу теләкнең нигезендә башлыча бик еракка каратып төбәлгән зур исәп тә ята: әгәр ул берәр могҗиза белән Искәндәр ахунның кияве булып алса, бай мәхәллә, һичшиксез, аныкы булачак. Башкорт бик туган җанлы, урын һәм дәрәҗәне үз токымына яки үз кардәшенә тапшырырга ярата, шулай булгач, карт хәзрәт тә, гәрчә бердәнбер улын үз урынында күрергә теләсә дә, мәхәллә халкы мәхзүм гарип ул дип каршы торгач, имамлыкны, ахыр чиктә, яраткан кызының киявенә бирер иде. Бирмичә хәле юк, чөнки мәхәлләнең иң көчле өлеше – татарлар – шуны таләп итәчәкләр. Шулай итеп, Коръәнхафиз үзенең яшерен максатларына ирешәчәк… ирешәчәк, әгәр дә Гайшә дигән карлыгачны үткен тырнакларына эләктереп ала алса.

Ул башта Гайшәгә булган өметен сиздерергә ашыкмады, ул иң элек үзен бик мәһабәт тотып, бик көяз йөреп, мәхәллә халкы алдында дәрәҗәсен күтәрергә һәм суфиланып, итагатьлек күрсәтеп хәзрәткә елышырга тырышты. Әмма ләкин коры исәп һәм азгын теләк һәрвакытта берәр очыннан сүтелә башлый. Коръәнхафизның мәдрәсәдәге ерткычлыгы тышка чыкты, халык теленә керде, кайбер ярлы-ябагай балалары укуларын да ташладылар. Хәлфә кыйнаганнан соң, колагы ага башлаган әлеге Габделбариның әтисе Сафиулла абзый – әйтергә кирәк, Дәүләкәннең мөхтәрәм сәүдәгәрләреннән берсе – хәлфә өстеннән хәзрәтнең үзенә туп-туры шикаять белдерә. Бу инде хәтәр нәрсә, ышанычлы терәкләрнең берсе какшый башлау дигән сүз. Кем баласы икәнен абайламыйчарак, малайның колагына тондырган икән, хәерсез!

Шуның өстенә бозык хатыннар белән чуалуы турындагы сүзләр дә ешрак кабатлана башлады. Әгәр бу сүзләр ахун хәзрәткә барып җитә калса, Гайшәдән генә түгел, бөтенесеннән колак кагарга мөмкин. Кыскасы, Коръәнхафизга ашыгырга кирәк иде.

Ә тарихи вакыйгалар ул кышны бик куерып китте. Әйткәнемчә, Коръәнхафиз безнең мәдрәсәгә унҗиденче елның көзендә килгән иде. Бөтен Рәсәйне инкыйлаб ташкыны басып киткән бер заман иде бу. Ерак пайтәхеттән көчле инкыйлаб җиле, ниһаять, безнең кечкенә Дәүләкәнгә дә килеп җитте. Бездә дә совет дигән яңа власть урнашты. Дөрес, көндәлек гади тормыш үзенең моңарчы хөкем сөргән тәртип-низамы, дине-шәригате белән искечә һаман бара иде әле. Ләкин шуңа карамастан бу инде яңа чор, яңа заман иде. Тиздән бөтен иске тәртипләр җимерелергә тиеш. Берәүләр моны бик теләп көтә, икенчеләр хафага төшеп куркып тора. Әмма яңаның тууы кискен, каты көрәшсез булмас кебек. Эшләр шуңа таба бара.

Коръәнхафиз менә шушы буталчык, хәвефле вакыттан файдаланып калырга уйлый да. Көннәрдән бер көнне ул карт хәзрәт алдына барып, түбәнчелек белән, ләкин ачыктан-ачык сүзен башлый:

– Тәкъсир24, сезгә зур гозерем бар, – ди, чибәр йөзендә әдәп белән әрсезлекне бергә чагылдырып. – Тугры сүзем өчен кәефегез кырыла күрмәсен, бары изге теләктән чыгып әйтәм, Тәңрем моңа шаһит! Үзегез күрәсез, тәкъсир, заманнар бик буталды, иртәгә ни буласын берәү дә белми, зур афәтләр килүе мөмкин… Әйе… Хосусән25 сезнең кебек тирә-якта дан тоткан ахун хәзрәтнең хәле бик мөшкелләнеп китүе мөмкин, ник дисәгез, әһле ислам арасында да бердәмлек бетте, груһларга бүленеп якалашу китте, хак сүзне җиткерүче дин әһелләренә колак салмый башладылар. Алай гына да түгел, бу дәһри бәлшәвикләр чыгарган влас халыкны ачыктан-ачык дин-шәригатькә каршы котырта, хәзрәт-имамнарны халыкның дошманы итеп күрсәтергә тырыша. Мондый шартларда изге мөнбәрдән әһле голәмәне хак юлга өндәүнең никадәр авыр булуын, шаять, үзегез дә аңлый торгансыздыр… Шуның өстенә, тәкъсир, мәгълүм булганча, без барыбыз да бу фани дөньяда мосафирлар гынабыз, зинһар, сүземне авырга ала күрмәгез, әмма ни кыйлмак кирәк, картлыгыгыз бик җиткән, Хак Тәгаләнең тәкъдирен белеп булмый, үз янына чакырып алуы да мөмкин… Аз гына сабыр итегез, остазым! Сезгә булган хөрмәтем искиткеч зур, максатым иманым шикелле саф; сез галиҗәнапка бөтен вөҗүдем белән тугрылыклы булып калуда гына… Мөбарәк җилкәгездә күтәреп барган авыр йөкне ышанып миңа тапшыра аласыз. Изге юлда җаным фида – мин сезнең калканыгыз булырга телим. Тик хәер-фатихагыздан ташламагыз, тик кальбем түреннән чыккан соңгы үтенечемне генә кире какмагыз… Пәйгамбәремез алдына килеп тезләнгән сәхабә шикелле, кулларымны гарешкә сузып, йә хәзрәтем, сездән сорарга җөрьәт итәм: Кадир-Мәүланың ихтыярына буйсынып, кызыгыз Гайшәбикә мәхзүмәне миңа хәләл җефетлеккә бирсәгез иде…

вернуться

24

Тәкъсир – руханиларга олылап эндәшү.