Выбрать главу

– Җитте, хәлфә, җитте! – ди хәзрәт, кулы белән ишарә ясап һәм көчкә сулышын алып. – Сез кем хозурына килүегезне белеп килдегезме?

– Белеп килдем, тәкъсир, бик яхшы белеп килдем.

– Сез үзегезнең кем идекегезне дә яхшы беләсезме?

– Мин сезнең тугрылыклы хадимегез, тәкъсир! – ди Коръәнхафиз, өр-яңа кәләпүшле башын ия төшеп.

Карт хәзрәт, авыр күз кабакларын яртылаш кына ачып, судай тонык күзләре белән көяз-сылу Коръәнхафизга текәлә.

– Алайса, ишек төбенә китеп, минем сүземне тыңлагыз: килмешәк мишәр өчен минем үстергән кызым да, әзерләп куйган мөнбәрем дә юк. Ишеттегезме?.. Барыгыз, моннан соң бусагама аяк басасы булмагыз.

Моны ишетеп, Коръәнхафиз башта агарынып китә, беравык сүз таба алмыйча катып тора, аннары кара янып, буылып әйтә:

– Сез… сез, тәкъсир, бу сүзләрегез өчен бер үкенерсез!.. Мин… мин бу тәхкыйрьне26 онытачак түгелмен.

Хәзрәт аңа кулын гына селти. Коръәнхафиз, елан шикелле, хәзрәт өстенә ысылдап: «Моннан соң сез миннән рәхим-шәфкать көтмәгез!» – ди дә бәрелә-сугыла чыгып та китә.

Шулай итеп, моңарчы дәшми-тынмый гына йөргән карт хәзрәт, үз-үзенә бик нык ышанып, масаеп, имамлыкны өмет итеп, хәтта мәхзүмәгә нәфесен сузып йөргән «килмешәк мишәр»не бер селтәнүдә үтерде дә куйды. Билгеле инде, Коръәнхафиз өчен бу – хәзрәт бусагасыннан гына түгел, гомумән, мәхәлләдән куылу дигән сүз иде. Чынлап та, Дәүләкән сәүдәгәрләрендә хәзер Коръәнхафиз кайгысы юк, һәм башкорт мулласы моны бик нык исендә тоткан булса кирәк. Ләкин ул Ыслак мишәренең никадәр усал-явыз булуын гына уйлап җиткермәгән икән…

Ул кышны мәдрәсәдә укулар бик иртә тукталды, читтән килгән олы шәкертләр, чана юлы өзелгәнче үк, авылларына таралышып беттеләр. Коръәнхафиз да озакламый юкка чыкты. Без дә, ерткыч тилгәннән котылган чебиләр шикелле, бер иркен сулыш алдык.

Әмма шулай да ул мәлгуньнең бөтенләй үк юкка чыгуына күңел нигәдер ышанып бетми иде. Кешесе андый түгел. Кабердән әйләнеп кайта торганы. Чынлап та, Дәүләкәннең таш мәчетле бай мәхәлләсенә шулай ансат кына кул селтәп китәме соң ул! Байларның кыйммәтле келәмнәр белән түшәлгән залларында Мысыр мәкаме белән кычкырып Коръән укуларын, чапан кесәсенә шыгырдап торган кәгазьләрне карамыйча гына салып куюларын тиз генә онытыр дисезме? Юк, әлбәттә. Кеше тиресен алыштырса да, гадәтләнгән кәсебен алай җиңел генә ташламый. Дөрес, соңгы вакытта дөньялар үзгәреп киткәч, бигрәк тә ахун хәзрәт тарафыннан шундый мәсхәрәле рәвештә куылгач, Коръәнхафизның Дәүләкәндәге майлы-ширбәтле тормышы ничектер кинәт өзелгәндәй булды. Имамлыкка омтылу да бер мәлгә әһәмиятен югалтып җибәрде шикелле. Ләкин бу, ихтимал, вакытлы гына бер күренештер. Дин бар, шәригать бар дигәндәй, бәс, шулай булгач, аның мәхәлләсе дә сакланыр, мулласыз да, билгеле, тормаслар. Юк, өметне һич тә өзәргә ярамый… Аннары килеп, Дәүләкән үзе һәм аның мәчете утка янса да, Гайшәбикә мәхзүмә кала бит әле, ул бар бит әле. Искәндәр ахуннан кайтарасы үч бар, үч! Моны инде ул «та кыямәт27» онытачак түгел. Җае гына чыксын, Гайшәбикәне тартып алыпмы, бүтәнчәме, әмма ул карт хәзрәтне кәҗә урынына бер үкертәчәк әле! Әйтте диярсез, һәм озакка да сузмаячак ул моны. Белеп тора ул, башкорт җитеп килгән кызын озак асрарга яратмый, бүрек белән бәргәч егылып китмәсә, тизрәк туйлап озату ягын карый. Ахун хәзрәтнең Гайшәсенә, уналты яше тулыр-тулмас, тирә-якның исемле муллаларыннан һәм бай башкортларыннан яучылар килә башлаган иде инде, тик хәзрәт ни өчендер үзе генә бирергә ашыкмый иде. Ә хәзер дөньялар болай булып киткәч, сылу кызын исән-имин чагында озатып җибәрүе дә бик мөмкин иде. Шул сәбәпле Коръәнхафиз, каядыр китеп югалса да, Дәүләкән тирәсеннән алай бик еракта йөрмәскә тиеш иде.

Озын сүзнең кыскасы, Коръәнхафизның тагын әле бер Дәүләкәндә «пәйда» буласын без ничектер сизенеп, көтеп йөрдек. Тик кайчан, ничек, нинди кыяфәттә пәйда буласын гына алдан юрый белмәдек – хыялыбыз җитмәде. Ә ул, чалмалы иблис, һич уйламаган чакта, һич акыл ирешмәс бер яктан килеп чыкмасынмы! Бу шулкадәр шаккатыргыч әкәмәт бер вакыйга булды ки, Дәүләкән халкы перәме бот чабып «ах» итте. Валлаһи дип әйтәм, әгәр шушы вакыйга булмаса, мин дә күпме гомердән соң ул бәндә турында вакыт әрәм итеп язып та тормас идем. Ярар, барысын да ишеткәнемчә сөйлим әле, ишеткәнемчә дим, чөнки Коръәнхафизның бу килеп китүен бары эш узгач кына белдек.

вернуться

26

Тәхкыйрь – хурлау, мыскыл итү.