Выбрать главу

Мине күргәч, абзыкай гаҗәпләнүеннән кычкырып дәшә куйды:

– Пәрәмәч, син кайдан?

– Дәүләкәннән, – дим мин, авызны ерып.

– Ничек килдең, үзең генәме?

– Үзем генә. Рәхмәтулла абзыйга утырып килдем.

– Шулаймыни? Кара син! Һе, кунакка кайттым диген… Ә без менә Абзанга чыгып китәргә торабыз.

Мин ни әйтергә белмим. Нигъмәтулла абзыкай озак уйлап тора торган кеше түгел иде. Ул шунда ук җиңгәчәйгә карап әйтә куйды:

– Син! Шәкертне үзебездән калдырмыйк.

– Теләсә, – диде җиңгәчәй.

– Безнең белән барасыңмы, бәбкәм?

– Кая соң?..

– Абзанга инде… Туйга барабыз.

– Туйга?! Белмим шул, – дидем мин, шактый икеләнеп.

– Йә, нәстә тагын «белмим». Барабыз, вәссәлам! Туйдан тукмак та калмый.

– Туктале син, – диде җиңгәчәй. – Әхтәмнең өстен карыйк, кала кунагы, йөзенә кызыллык килмәсен.

Җиңгәчәй дөрес әйтә иде. Мин өйдән туйга барасымны белеп чыкмадым. Дөрес, минем өс-башым болай бик хөртидән түгел. Бик яңадан булмаса да пинжәк, чалбар, аякта ботинка, тик арбада кырык чакрым килеп, алар шактый таушалган һәм тузанланган иде… Җиңгәчәй минем өс-башымны күздән бер кичереп чыкты да:

– Алмашка күлмәгең бармы? – дип сорады.

– Бар, – дидем мин, кулымдагы төенчекне селкеп.

– Булды болай булгач, – диде Нигъмәтулла абзыкай, сүзне тизрәк бетерәсе килеп. – Ә Абзанга баргач, син аңа күлмәген каталап бирерсең.28

– Синең гел шул ордым-бәрдем булыр инде, – диде җиңгәчәй, сукраныбрак, аннары мич кашагасыннан миңа канат алып бирде: – Бар, өстеңдәге тузаныңны бераз чистарт.

Мин ишегалдына чыгып, башта пинжәгемне салып, аны канат белән чистарттым, аннары чалбарыма тотындым. Үзем чистартам, ә үзем эчемнән генә уйланам: барыргамы-юкмы бу туйга?.. Әлбәттә, туй бик күңелле, бик кызык нәрсә инде ул… Минем башкорт туен да, үзебезнең Каракош туен да күргәнем бар. Хәтта әткәйнең сеңлесе Сәрвәр апаны биргән чакта, каениш булып, җизнидән пәке дә алганым бар. Үзеңә якын кешенең туе башка инде ул, андый вакытта өстеңә яңа кием дә тектереп кидерәләр, кулыңа әзрәк акча да бирәләр, кыскасы, берничә көн эчендә кинәт үсеп киткәндәй, күрше-тирә малайларының күзләрен яндырып, һаваланып йөри бирәсең. Ә бу туйда мин кем булып йөрермен? Монда, минем белүемчә, җиңгәчәйнең сеңлесен, ягъни Нигъмәтулла абзыкайның балдызын бирәләр. Аларга бит мин кода тиешле кешенең малае гына… Ничек каршы алырлар, ничек карарлар миңа, ят халык арасында арбаның бишенче тәгәрмәчедәй буталып кына йөрергә туры килмәсме?! Аннары аулак өйдә калу да бик кызыктыра бит әле. Бусы да сирәк эләгә торган бер хөрлек… Нишләргә соң?.. Әллә бармыйча калырга микән?..

Ул арада өйдән җиңгәчәй белән Нигъмәтулла абзыкай киҗеле ашъяулыкка төргән ике зур төенчек күтәреп чыктылар. Чыгуга, абзыкай миңа кычкырды:

– Йә шәкерт, булдыңмы?

Мин торып калырга бер сылтау тапкандай ашыгып сорадым:

– Ә Зөләйха кайда соң?

– Зөләйханы апакае Өфегә алып киткән иде шул, – диде абзыкай.

Әйтәм, җирле, ул күренми. Зөләйха өйдә булса, бәлки, калып та булыр иде. Хәзер нишлисең инде, бармыйм дип кәҗәләнә башласаң, абзыкай йә тузып китәр, аның талканы һәрвакытта коры була.

Төеннәрнең берсен, печәнне кайтарып, кучер астына тыгып куйдылар. Аннары җиңгәчәй палас япкан мендәр өстенә киң итәкләрен җыештырып менеп утырды. Икенче төенчекне ипләп кенә үзенең алдына куйды – изәргә ярамый торган нәрсәдер, ахрысы… Абзыкай кучерга бер иске сырма салды.

– Кил, утыр, синең урының шушында булыр, очып төшмәссеңме? – диде ул миңа.

Мин, алгы тәгәрмәчкә басып, кучерга менеп утырдым. Шуннан соң абзыкай, күн бияләйләрен киеп, каеш дилбегәне кулына алды да, бер аягын читкә салындырып, җиңгәчәй кырына утырды һәм авыз эченнән генә: «Тапшырдык», – дип, атын капкага таба борды. Җиз кыңгырау күңелле генә чыңлап куйды. Капкадан чыккач, абзыкай эшләпәсен күз өстенә тарта төште, җайлабрак утырырга теләгәндәй селкенгәләп алды, аннары: «Яле, малкай!» – диде дә дилбегәсен кагып җибәрде. Сары ат кызу гына юыртып китте. Җиз кыңгырау, бердән дәртләнеп, «зың-зиң, диң-диң» килеп, көмеш чыңлавын сибәргә тотынды. Нигъмәтулла абзыкай авыл урамыннан матур һәм кызу юыртып узарга ярата иде. Хәзер дә ул, ат чапмасын, ә юырттырып кына барсын өчен, дилбегәсен ике куллап нык кына тартып тотты, атка нидер дәшкәндәй итте, һәм сары ат, аның кулын тоеп, озын яллы матур башын аккоштай кырынрак бөгеп, кыска аякларын күз иярмәс тизлек белән юлны типчегәндәй, вак-вак кына алыштырып, йомры янбашын тибрәтә-тибрәтә юргалап кына элдерергә тотынды. Урамдагы малайлар уеннарыннан туктап, ишегалларында йөргән агайлар башларын борып, җиткән кызлар ачык тәрәзәләрдән сузылып, безгә карап калдылар. Бер-ике эт тә, каяндыр атылып чыгып, ат аягына ташланганнар иде дә, ләкин тавышларына бик тиз буылып, читкә тайпылып калдылар. Без Каракошның озын урамын әнә шулай кешеләрне сокландырып, этләрнең ачуын китереп, матур һәм шәп кенә узып киттек.

вернуться

28

Мин бала чакта авылда үтүк дигән нәрсә юк иде. Керне юан уклауга урап, сырлы зур бәләк белән тәгәрәтә торганнар иде. Безнең төбәкләрдә шуны каталау диләр. – Ә. Еники искәр.