Минем ундүрт яшьлек чагым. Мин күп уйланам, бик аз беләм. Тормыш нәрсә, бәхет нәрсә, мәхәббәт нәрсә ул?! Бигрәк тә мәхәббәт дигән серле ут, оят булса да әйтим, минем йөрәгемә үрмәли башлады. Тиздән шуның кабынып китәсен ничектер йөрәгемнең бөтен тамырлары белән тоеп торам, әмма мин әле аны һич аңлый алмыйм. Чынлап та, нәрсә соң ул рәхимсез һәм котылгысыз мәхәббәт?.. Кызны ярату, кызны теләү генә микәнни ул? Кыз үзе дә шулай егетне яратырга теләп тора микәнни?.. Бары шул гынамы ул мәхәббәт?.. Менә бал корты чәчәккә килеп кунды – чәчәк сыгылып төште. Бәлки, бу да мәхәббәт галәмәтедер. Бәлки, егет белән кыз да бер-берсен яратырга теләгәнгә күрә генә, бал корты белән чәчәк төсле, бергә кушыла торганнардыр. Ләкин мәхәббәтнең башымы бу, әллә ахырымы – һич аңлый алмыйм мин моны… Егет белән кыз үзләре моны аңлыйлар микән? Нинди максат хакына, нинди өмет, нинди хыяллар белән алар кушылалар икән?.. Менә мин дә, вакыты җиткәч, өйләндерегез дип әйтермен, әмма бу мине куркыта. Миңа мәхәббәт кирәк, мәхәббәт телим мин, мәхәббәт бирегез миңа!.. Ә нәрсә ул – мин аны белмим, белмим…
Әйе, бу минем ундүрт яшьлек чагым. Мин гел нидер көтеп яшим. Хыялым бары киләчәктә генә… Киләчәк мине дәшә, чакыра, әллә ниләр вәгъдә итә, ләкин мин беләм, бу әле якты, томанлы рәшә генә, аңа әле барып җитәсе бар… Нәрсә ачылыр ул томан артында – миңа билгесез, мин күрмим әле аны. Менә шушы билгесезлек мине гел борчып, үртәп, җанымны ничектер ләззәтле сыкратып тора да шикелле… Күңелдә әледән-әле өмет белән өметсезлек чиратлашып туа, вакыт-вакыт үземне, кешеләрне, җирдәге бөтен җан иясен өзелеп кызгана башлыйм, берәүгә дә афәт килә күрмәсен иде, берәү дә бу якты дөньядан мәхрүм булмасын иде, дип тели-ялвара башлыйм. Ләкин шуның артыннан ук миндә искиткеч бер көч, дәрт, өмет кабына ки, мин бөтен дөньяны ал да гөл итеп, бөтен кешеләрне тигез, шат, бәхетле итеп, үземне исә бәхетнең җиде кат күгендә итеп күрә башлыйм. Өмет, өмет, өмет!.. Мин аңа ышанам, мин аңа табынам, мин аның өчен диңгезләр кичәргә, таулар аша сикерергә әзер торам… Менә нинди тиле, хыялый бала чагым бу минем!
Мин кайтканда, бөтен әзерлек эше беткән иде булса кирәк. Иртәнге яктагы шикелле арлы-бирле чабып йөрүләр күренми диярлек. Хәрәкәт басылган, зур бер тантана алдыннан гына була торганча, нәрсәнедер шауламыйча, кабаланмыйча сабыр гына көтү сизелә. Ачык тәрәзәләрендә әкрен генә ак пәрдәләр җилфердәгән өйгә һәм бер чүп әсәре калдырмыйча себерелгән ишегалдына чын бәйрәм төсе кергән. Эшләп йөрүче хатын-кызлар да өсләрен алыштырып, киенеп-ясанып куярга өлгергәннәр. Ишегалдында яңа кешеләр – ир уртасы агайлар һәм көяз егетләр дә күренә: болар туй каршы алырга килгән якын кардәш-ыру булса кирәк.
Ак келәт алдында ястыкчы кызлар кайнаша. Кызны киендереп-бизәндереп ак келәткә күчергәннәр инде. Ә лапас астында иярле ат тора, никах укылгач та, кемдер, шул атка атланып, егеткә хәбәр итәргә чабачак.
Егетнең авылы ерак түгел, моннан өч-дүрт чакрымда гына, Түреш аръягында. Туй җомгадан соң килергә тиеш. Мәчет тә шул ук авылда (Кечкенә Абзанның үз мәчете юк). Кода бабай белән Нигъмәтулла абзыкай аның атында җомгага киткәннәр инде. Димәк, күп көтәсе калмаган.
Таза гәүдәсенә озын кара казаки, зур башына бәләкәйрәк кәләпүш кигән Хөбәйбулла кода бер өйгә кереп, бер йортка чыгып, һаман нидер кайгыртып, тынычсызланып йөри.
– Әхтәм кода, – диде ул, миңа бер үткәндә, – син тагын китеп югалма инде. Шушында гына бул!
Әллә ничек кызык та, уңайсызрак та булып китте миңа: «кода» дип бик зурлап дәшә һәм бер үк вакытта балага әйткәндәй югалмаска да куша.
Озак та үтми, кода бабай белән Нигъмәтулла абзыкай сары атта җомгадан кайтып керделәр. Шунда ук өйдә, ишегалдында хәрәкәт көчәеп китте. Ак келәт алдындагы ястыкчы кызлар тыз-быз килә башладылар. Капка төбенә бала-чага җыелды… Ул да булмый, икенче атта чалма-чапан кигән хәзрәтләр дә килеп керделәр. Кучерда утырган кара сакаллы абзый атын өйнең нәкъ баскычы төбенә китереп туктатты. Муллалар, тарантастан ашыкмыйча гына төшеп, сәлам бирделәр:
– Әссәламегаләйкем!
Кода бабай, Хөбәйбулла кода, Нигъмәтулла абзыкай өчесе беравыздан бик тайяр29 рәвештә сәламнәрен алдылар:
– Вәгаләйкүмәссәлам! Хуш килдегез, хәзрәтләр!
– Туйлар мөбарәк булсын!
– Амин, шулай булсын. Әйдәгез, рәхим итегез!
Юл биреп, муллаларны өйгә уздырдылар. Алар кереп утырырга һәм дога кылырга да өлгермәгәннәрдер, каяндыр ерактан, ап-ак арыш кырлары түреннән «зиң-зиң» чыңлаган кыңгырау тавышлары ишетелде. Бу тавыш ерак һәм әкрен булса да, капка төбендә торучы бер егет яман кычкырып җибәрде:
– Туй килә-ә!
Әйе, туй килә, туй! Бар да капкага ташланды. Мин дә урамга йөгереп чыктым. Ләкин атлар күренмиләр иде әле, тик кыңгырау тавышлары гына отыры дәртләнебрәк, ашыгыбрак яңгырый-көчәя бара иде. Бөтен капкалардан йөгерешеп хатын-кызлар, бала-чагалар чыкты. Алар белән бергә, «Кайда, кемнәр килә?» дигән төсле, ялт-йолт каранып, койрыкларын үрә бастырып этләр атылып чыктылар. Юл буенда йөргән тавыклар, алдан ук керер тишек эзләгәндәй, муеннарын суза-суза, читән буйларына йөгерештеләр…