Тик әнә шуңа күрә генә безнең Нинабыз да ресторанда пәйда булган әлеге сөйкемле, әдәпле профессорга бүтәнчәрәк карый башлады. Ничектер әкренләп кенә профессор үзе дә, һич сизмәстән, бичара хатынның сүнеп бетмәгән дәртен, бик тирәндә яткан өмет-хыялларын уятты. Әйдә, бу хыял кысыр хыял булсын, гомердә вөҗүдкә30 ашмый торган булсын, ә Нина аның шулай икәнен бик яхшы белә иде, әмма «шул әйбәт кешенең хатыны булсам иде» дип эченнән генә уйлап куйгалау да аңа чын бер юаныч, рәхәт җиңеллек китерә иде.
Ләкин көннәрдән бер көнне… Хәер, ашыкмыйк әле… Бу – апрель башы иде, апрельнең беренче атнасы. Көн кояшлы, җылы-йомшак. Язның беренче чәчкәсе умырзая да чыккан икән. Нина эшкә килешли чаттагы марҗадан салкын нәфис исле шул гади генә чәчәкләрнең бер бәйләмен сатып алды. Ресторанга кергәч тә, ул аларны, сулы вазага утыртып, профессоры ашый торган өстәлгә китереп куйды.
Көн бик җылы булгач, залның да тәрәзәләрен ачтылар. Үзәк урамнан берөзлексез агылган халыкның тонык кына гүләве ишетелеп тора. Шулай да бүген ресторанга керүчеләр әзрәк. Күрәсең, язгы кояш һәм саф һава алар өчен тансыграк. Бары төшке аш вакытында гына клиентлар күбәеп, гадәттәге ыгы-зыгы көчәеп, официантларга бераз йөгергәләргә туры килде. Ә бер-ике сәгатьтән зал тагын бушап калды. Хәер, бөтенләй үк түгел, ресторан бервакытта да кешесез калмый ул… Официантлар, бушаган өстәлләрне җыештырып, чиста сервизлар тезеп куйдылар. Бу эшләрен дә бетергәч, читтәге өстәлләрнең берсе тирәсенә утырышып, ишеткән-күргәннәрен, көндәлек гайбәтләрен сөйләшергә керештеләр. Тик Нина гына бер дә утырып тора алмый, һаман үзенә эш табып, әрле-бирле йөри дә йөри. Шушы иркә-матур көннең тәэсиремедер инде, аның бүген рухы күтәренке, кәефе аеруча яхшы иде. Аннары ул бит профессорын көтә, аның килер вакыты якынлаша, бәлки, шуңадыр әзрәк кенә тынычсызлана да иде. Моның өчен ул үзен хәтта, тиле син, килмәгән кеше түгел ич, дип әрләмәкче дә була, ләкин барыбер сабырсызланып көтүдән тыела да һәм тынычлана да алмый иде.
Әйе, аның профессоры бүген дә гадәтенчә сәгать дүртләр тирәсендә залга килеп керде һәм түр почмактагы ияләшкән урынына барып утырды. Нина аны шунда ук күреп алды, ләкин янына барырга ашыкмады. (Ашыгып баруның килешеп бетмәсен сизә иде ул.) Профессор өстәлдәге умырзаяга игътибар итте, якынрак китереп иснәп карады, аннары кире урынына куйды. Нина моны күреп торды, эченнән генә шуңа сөенде һәм, тынычлана төшкәч, катыргы менюны алып, кунагы янына барды.
– Исәнмесез, Виктор Иванович! – диде ул ачык йөз белән.
– Ә, Ниночка, исәнмесез, исәнмесез! – диде профессор да, аны күрүенә куангандай. – Йә, бүген безне ни белән сыйларсыз икән, Ниночка?
– Рәхим итеп карагыз!.. Сез яраткан ашлар булырга тиеш.
Профессор, менюны ачып, ашыкмыйча гына карый башлады. Ул һәрвакыттагыча чиста итеп кырынган, пөхтә итеп киенгән, ә өстеннән сандал агачының исен хәтерләткән ниндидер бер нәфис-таза ис тә сизелер-сизелмәс кенә килеп тора. Шушы исне тоеп калганда, Нинаның башы әйләнеп киткәндәй була, чөнки моның кебек тәмле таза иснең башка ирләрдән килгәнен һич сизгәне юк, гүя бу бары тик «аныкы», «аңа» гына хас иде… Ә шулай да Нинага аның янында менә болай озак басып тору уңайсыз, ничектер килешми дә кебек… Бүтәннәр яныннан ул менюны тапшыргач та китеп бара бит, ә менә аның яныннан исенә исергәндәй китә алмыйча көтеп тора да тора.
Ниһаять, профессор башын күтәрде.
– Без булдыксызларның ашын үзегез дә беләсез инде, Ниночка! – диде ул, көттергән өчен гафу үтенгәндәй, һәм гадәттәге заказларын яздыра башлады: яңа кыярдан салат, сыр белән май, дөге шулпасы һәм пешерелгән тавык ите. Ә иң ахырдан, гадәтенә каршы килеп дигәндәй, йөз генә грамм биш йолдызлы коньяк та яздырды. – Бусы умырзая хөрмәтенә! – диде ул, чәчәккә ымлап. – Беренче тапкыр күрәм әле үзләрен…
– Шулаймыни? – диде Нина, гаҗәпләнгән булып, ләкин куанычын яшерә алмыйча; профессорның умырзаяга ымлап әйткәнен ул ни өчендер үзенә әйтелгән бер комплимент итеп тә кабул итте. Хәер, бу аңлашыла да иде, чөнки ул китереп куйган чәчәкләр ич! Сизгер җанлы профессор моны белмимени?!
Нин, иңенә канатлар чыккандай, тиз генә китеп барды. Бу аның гомерендә, бәлки, беренче тапкыр үз эшеннән (әйтергә кирәк, шактый авыр һәм кадерсез эшеннән) чын канәгатьләнү табып, шуңа сөенеп йөрүе иде. Ул, билгеле, профессорның кушканнарын – башта закускасы белән эчемлеген – озак көттермичә китереп тә җиткерде. Аның әле хөрмәтле кунагы белән тагын әзрәк кенә сүз алышасы, аңардан тагын нидер ишетәсе килә иде, ләкин профессор зур портфеленнән калын китабын чыгарып, шуңа, дорфа итеп әйтсәк, төртелгән иде инде.