Выбрать главу

– Йә, йә, бетте, хөрмәтле Виктор Иванович, мин болай, дусларча шаяртып кына… Беләм инде сезнең никадәр нәзакәтле кеше булуыгызны! – диде теге урамавыз, көлеп, һәм шунда ук берни булмагандай икенче сүзгә күчте: – Да, сездән шуны сорамакчы идем, теге кем, Исаев диссертациясе белән сез танышмы-юкмы?..

Менә шул. Калганы Нинага кирәкми иде инде. Хәзер аңа тыңлап торганын ничек тә сиздермичә, күләгә төсле генә китеп барырга кирәк. Ул хәтта өстәленнән, шалтыравын ишетмәсеннәр дип, буш савытларны да алып тормады.

Баштарак Нина ике ирнең сүзләренә әллә ни гаҗәпләнмәде дә кебек… Бу җирдә эшләгәч, күп кенә ирләрнең официанткалар турында ни уйлаулары, нәрсә сөйләүләре аңа билгеле иде, ишеткәне дә бар иде һәм андый сүзләргә күпмедер дәрәҗәдә күнеккән дә иде. Әмма ләкин хөрмәтле профессоры авызыннан ычкынган бер сүз аны тәмам кисте, үтерде. Колагына килеп керү белән, аның миенә генә түгел, йөрәгенә барып кадалгандай булды. Ресторан чыпчыгы!.. Ни дигән сүз бу, Ходаем, ни дигән сүз?! Һәрбер ирнең итәгенә кунарга әзер торган әрсез-азгын хатын дигән сүз түгелме соң бу?.. Ник әйтте ул аны, ник әйтте? Бик каты хәтере калганга күрәме, ачуыннан белештермичәме?.. Ләкин барыбер ул андый сүзне әйтмәскә, әйтмәскә, әйтмәскә тиеш иде ләбаса!!

Кайчагында официантканың кулыннан берәр нәрсәсе һич көтмәгәндә, тик кенә торганнан төшә дә ватыла. Нәкъ менә шуның шикелле, Нинаның да хөрмәтле профессорына карата күңелендә йөрткән иң матур, иң керсез, ә үзе өчен бик кирәкле, бик кадерле уй-хыяллары бер сүз аркасында кинәт кенә челпәрәмә килеп җимерелде дә төште. Берни генә эшләр хәл дә юк! Яңадан җыеп алу, тергезү мөмкин түгел, үпкәләү, ачулану, зарлану да мөмкин түгел… Әмма җан әрни, бик әрни, хәтта яшен тыя алмый, ашыгып йөргәндә ирексездән тәгәрәп төшә берәр тамчысы…

1970

КУРАЙ

Күптән түгел Сәгыйть31 дус миңа курай турында шушы легенданы сөйләде:

– …Бик борын заманда безнең җирләрдәге бер хан үсмер малайларны берәм-берәм чакыртып, шулардан чәчен кырдыра торган булган. Әмма чәч кырган малайларның берсен дә хан кире кайтарып җибәрмәгән – һәркайсын шунда ук үтертә икән. Шулай итеп, ханның чәчен кырган күп кенә малайлар һәлак булганнар. Ни өчен хан аларны үтерткән – моның сәбәбен берәү дә белмәгән… Менә көннәрдән бер көнне бер ялгыз хатынның бердәнбер малаена да чират җиткән: хан чәчен кырдырырга аны да чакырткан. Малай хан сараена китәр алдыннан, әнисе аңа төче икмәк пешереп биргән: мә, улым, тамагың ачкач, утырып ашарсың, дигән.

Малай, төче икмәкне кыстырып, сарайга киткән, хан янына барып кергән һәм, күп сөйләшеп тормастан ханның башын бик әйбәт юешләп, үткен пәке белән чәчен кыркып төшергән. Менә шул чакта ул гаҗәеп бер нәрсә күргән: ханның башында имән бармак чаклы мөгезе бар, имеш!.. Хан да шүрәле сыман мөгезле, имеш!..

Малай эшен бетергәч, хан аңа әйткән: «Син инде минем мөгезне күрдең, ханның мөгезе бар икән дип сөйләп йөрерсең, шуңа күрә мин сине үтертәм», – дигән. «Ярый, – дигән малай, бер дә каушап тормыйча, – тик син миңа шушы икмәгемне генә ашап алырга рөхсәт ит», – дигән. Хан рөхсәт иткән. Малай төче икмәген ипләп кенә ашарга тотынган. Ул, ашыкмыйча, авызын чәпелдәткәләп, бик тә тәмле итеп ашый икән. Хан да моның ашаганын карап тора торгач кызыгып киткән: «Икмәгең бик тәмле күренә, кая, миңа да әзрәк сындырып бир әле», – дигән. Малай чамалап кына сындырып биргән. Хан ашый башлаган һәм, исе китеп, малайдан: «Нигә бу икмәк шулхәтле тәмле?» – дип сораган. Малай: «Әнием аны үзенең күкрәк сөтенә изеп пешерде шул!» – дип җавап биргән. Моны ишеткәч, хан шактый аптырап калган: «Алайса, без синең белән бер ананың сөтен капкан булып чыктык, без хәзер бертуганнар булабыз бит!» – дигән. Малай дәшмәгән. Ә хан, уйланып: «Бертуганны үтерергә ярамый бит әле, менә хикмәт нәрсәдә! – ди икән. – Ләкин үтертмичә дә булмый, чөнки син минем мөгезне күрдең, халыкка сөйләп йөрерсең… Инде нишләтергә сине?..»

Малай бу юлы да дәшмәгән, һаман тәмләп кенә төче икмәген ашый биргән. Шуннан соң хан, бераз икеләнеп торгач, малайга әйткән: «Ярар, мин сине үтертмим, – дигән. – Ләкин бер шартым бар. Кырда кура дигән бер көпшә үсә, син аның кипкәнен чокыр башыннан табарсың. Менә шул көпшәне кисеп ал да, минем мөгез турында сөйлисең килгән саен, шуңа гына өрә торган бул… Аңладыңмы?.. Мөгез турында – ләм-мим!.. Телең кычыта башлады исә, көпшәне генә сызгыртырга тотын!.. Килештекме?» Малай: «Ярый, риза», – дигән, шуннан хан аны өенә кайтарып җибәргән.

Малайның вакыт-вакыт мөгез турында бик сөйлисе килеп китсә дә, вәгъдәсен бозмаган. Сөйлисе килгән саен, әлеге шул кырдан кисеп алган көпшәсен «гү… гү» өрергә тотына икән. Тора-бара ул көпшәнең түбән очына тишекләр дә ясаган. Тишекләргә баскалап, көпшәдән нечкә-калын тавышлар да чыгара башлаган. Шулай итеп, малай төрле көйләр уйнарга өйрәнеп киткән. Хәзер инде ул ханның мөгезен сөйлисе килгәндә генә түгел, ә телдән әйтә алмаган берәр уе, хәсрәте бар чакта да көпшәсен алып уйный икән. Искиткеч моңлы, матур уйнаган ул, кешеләр аны таң калып тыңлаганнар. Кеше теле әйтеп бирүдән гаҗиз хисләрне кузгатучы курай дигән гаҗәеп нәрсә әнә шулай туган, имеш!

вернуться

31

Сәгыйть Агиш – күренекле башкорт язучысы. – Ә. Еники искәр.