Ахырда бу эшне, башта уйлаганча, бер агайдан үтенергә туры килде. Кешесе дә табылды. Базар көн саен Сакмар үрендәге бер авылдан килеп, минем кыз туганнарда атын тугарып торучы Хаҗиәхмәт исемле бер агай иде ул. Үзе урман каравылчысы икән… Менә бер килүендә мин шул агайдан, «базар чәен», изүен чишеп, клиндер манып эчеп утырган чагында, ипләп кенә сорадым:
– Әйт әле, Хаҗиәхмәт агай, сездә курай бармы?
– Курай? Нинди курай? – диде ул, аңлап бетермичә.
– Соң, уйный торган курай.
– Бар бугай бер-ике кешедә. Уйнаштыралар.
– Менә миңа да кирәк иде шул курай.
– Тарта беләсеңмени? – диде ул, елмаеп кына.
– Үзем өчен түгел. Бездә бер курайчы бар, шул кушкан иде. Табып китермәссеңме?.. Буш итмәм.
– Курайны бит аны, туган, сатар өчен ясамыйлар.
– Миңа ясаганы кирәкми. Кырда үскәне булса ярый… Үсәме ул сездә?..
– Үсә, күп үсә, бер колач кыркып китерергә була, – диде ул, кәефле генә елмаеп.
Аның болай җиңел генә әйтеп ташлавы мине бераз пошындырып та куйды. Колачы белән кыркып китергән курай ни төслерәк булыр икән?.. Эшкә ярый торганмы, түгелме?..
– Син, Хаҗиәхмәт агай, – дидем мин, шигемне сиздермәскә тырышып, – курайның уйнарга ярый торганын гына табып китер инде. Колачлап кирәкми, берничәү булса, шул җитәр… Сине өйрәтәсе юк, үзең дә беләсеңдер?!
– Ярар, синең өчен чагылда үскәнен генә табып китерермен, – диде Хаҗиәхмәт агай, пинжәк чабуы белән шабыр тир битен сөртә-сөртә. Аннары сыңар кулы белән генә ияген сыпырып куйды: – Аллаһы әкбәр!
Әлбәттә, белә ул, белмиме соң?.. «Чагылда үскәнен» ди бит. Ягъни кояшка каршы тау битендә үскән курай була инде ул… Мин чамалыйм, бу курайның иң әгъласы32, өрмәс борын «Баранбай»ны суза башлый торганы булырга тиеш. Ишеткәнем дә бар: җылы туфрактан һәм эссе кояштан ярала икән ул чын курай! Шуңа күрә төпченеп тормадым, хәтта кайчан китерәсен дә сорамадым – Хаҗиәхмәт агай, барыбер, клиндерләп чәй эчәр өчен генә булса да, алдагы базарга килеп җитәчәк.
Ләкин атна арасында беркөнне Сакмардан су кереп кайтсам, өйнең тышкы бусагасында әлсерәп бер карчык утыра. Ерактан килгәнгә охшый, җирдә таягы да ята, үзе янып-көеп, тәмам бакыр төсенә кергән. Көннәре дә бу арада бик эссе тора, пешеп үләрлек… Мин ихтыярсыздан: «Кем бу әби, ни өчен мондый чакта йөри, саилче33 микән әллә?» – дип тә уйлап куйдым. Шул чакта кар базыннан салкын катык күтәреп, минем кече сеңел Һәммәюн килеп чыкты. Мин, аңа таба атлап, әкрен генә:
– Бу әби кем була? – дип сорадым.
– Хаҗиәхмәт агайның әсәе, Миңзифа әби, – диде Һәммәюн.
– Шулаймыни? – дидем мин, аптырап, аннары карчык янына барып исәнләштем: – Исәнме, әби!
– Саумы, улым! – диде әби ачык кына.
– Кем белән килдегез?
– Үзем генә.
– Әллә җәяү?
– Җәяү шул, – диде әби, елмаерга тырышып. Мин гаҗәпләнеп торган арада Һәммәюн әйтеп куйды: – Әнә ул сиңа курайлар китергән.
Курайлар китергән?! Шушындый эсседә, унбиш чакрым җирдән, җәяүләп?! Бер мизгел ни әйтергә дә белмичә торгач, мин, ниһаять:
– Их, әбекәем! – дидем, ачынып. – Нигә болай азапланып йөрисең, ашыгыч нәрсә түгел бит ул. Хаҗиәхмәт агай үзе дә базар көнне китергән булыр иде!
– Улым килә алмый, печәнгә төштеләр…
– Шулаймыни?.. Җайсызрак килеп чыккан икән. Сезгә, карчык кешегә, бу эсседә йөрүләре бик авырдыр бит?
Әби, бер дә исе китмичә генә:
– Һи, йөрүмени бу! – диде. – Көн өстенә килеп китәбез без Куандыкка… Әле иңдә йөк тә була, буш кул белән килүнең бер азабы да юк. Менә әзрәк кенә хәл алам да кире китәм.
– Кире?.. Юк инде, әбекәем, бүген мин сезне җибәрмим. Хәзер менә чәй эчәрбез, аннары аш та өлгерер.
– Юк, булмый, миңа эчәргә ярамый әле, – диде карчык, кипкән иреннәрен ялап.
– Нишләп?
– Мин – ураза.
– Ураза?
– Әйе, Алла кабул итсен!
Тагын шул гына җитмәгән иде! Их, әби, әби, болай да элеп киптергән кебек булгансың бит, дидем мин эчемнән генә, ләкин үзенә әйтеп тормадым, чөнки әйтүдән мәгънә юк һәм килешмәс тә иде ул. Кешенең гомере буе тоткан уразасын бозып буламы соң?!
Минем карчык китергән курайларны тизрәк күрәсем килде. Аның артындарак чүпрәккә төрелгән озын бер нәрсә стенага сөялеп тора иде, шуңа ымлап сорадым: