Выбрать главу

– Шулмы инде сез китергән курайлар?

– Ийе, – диде карчык һәм, борылып, озын төргәкне алды. – Мә, үзең сүтеп кара.

Мин, чүгәләп, баш-башыннан бәйләгән бауларны чиштем дә чүпрәкне сүттем. Менә сиңа курайлар!.. Дөресрәге, курай булачак куралар… Җидәү икән үзләре, кайсы озын, кайсы кыскарак. Бик үткен пәке белән киселгән булса кирәк, очларында бернинди яньчелгән яки ярылган җире юк… Һәм шушы эче куыш, җип-җиңел, үтә кипкән үсемлек сабагы, кемдер ирененә тидереп өрә башлагач та, үзенә сихри җан кергәндәй өздереп уйнап җибәрергә тиеш!.. Гаҗәп, гаҗәп!.. Бәлки, безнең иң ерак бабаларыбыз әле үлән-тамыр җыеп туена башлаган чакларында ук бу үсемлекне өреп карарга, сызгыртырга өйрәнгәннәрдер. Бәлки, шул заманнардан ук инде сакланып килә торгандыр бу «курай» дигән иң табигый, иң кадерле уен коралы?! Ләкин менә хәзер аны ничек бәяләргә? Бәһасе бармы аның? Һәрхәлдә, бушка гына бирелми һәм алынмый торгандыр инде.

– Хаҗиәхмәт агай нәрсә әйтте соң? – дип сорадым мин карчыктан.

Ул, билгеле, минем тел төбемне аңламады.

– Нәрсә әйтсен. Куралар әйбәт, диде, үзе дә ике көн эзләп йөрде.

– Рәхмәт инде аңа, бик рәхмәт!.. Тик, әби, мин боларның бәясен белмим бит әле… Күпме тора икән үзләре?

– Хода белсен! – дип кенә куйды карчык. Ул һаман да әле сүзнең нәрсә турында баруын аңлап бетерми иде, ахрысы…

Шуннан соң мин, торып, кесәмнән утыз сумлык34 чыгарып суздым.

– Аз булмасмы, әби?

Карчык сискәнгәндәй кинәт миңа ике кулын селтәде:

– Куй, кирәкми!

– Ничек инде кирәкми?.. Бушка гына булмый бит.

– Кирәкми, кирәкми! – диде карчык, кат-кат башын, кулын селкеп. – Кырда үскән кура өчен кеше акча аламыни, ошамаганны!..

– Кура өчен булмаса, хезмәтегез өчен алырга тиешсез. Хаҗиәхмәт агай вакытын әрәм итеп эзләп йөргән, сез менә җәяүләп китерә килгәнсез… Шуның өчен түлим мин, алыгыз!

– Юк, алмыйм! – диде карчык, кырт кисеп.

Мин шактый кыен хәлдә калдым. Кулымдагы акчаны карчыкка көчләп бирә дә алмыйм, кире кесәмә салсам да бик уңайсыз. Нишләргә соң?.. Карчыкны болай бернәрсәсез җибәрү һич тә ярый торган эш түгел, ничек кенә булса да аны бәхилләтергә кирәк. Ләкин ничек итеп?.. Ахырда без, җыйнаулашып дигәндәй, карчыкны бүген китмәскә, авыз ачып, куна калырга кыстый башладык. Карчык моңа да бик авырлык белән генә күнде. Балалар көтә, килен ачуланыр дип, һаман карышып маташты.

Балалар дигәннән, мин Хаҗиәхмәт агайның вак кына балалары күп булуын ишетеп белә идем. Шуннан күңелгә бер әйбәт уй килде: әлеге карчык баш тарткан акчаны Һәммәюнгә биреп, шул балаларга тәмле-төмледән ни дә булса, ә карчыкның үзенә чәй-шикәр алып, шуларның һәммәсен киткән чагында гына кулына тоттырырга куштым. Күчтәнәчтән инде әбиебез баш тартмас, шаять!

Кояш баегач, әби тоз тәмләп кенә авыз ачты, безнең белән утырып аш ашады, аннары бик күп итеп чәй эчте. Икенче көнне таң беленгәч үк торып, яңадан уразага керер өчен сәхәрен ашап, Сакмар үрендәге авылына кайтып киткән иде инде ул…

Санаулы көннәр тиз үтте. Минем дә китәр вакыт җитте. Юлга әзерләнгән чакта гына көтелмәгән бер мәшәкать чыкты: куралар минем чемоданга сыймый икән. Бөкләп сала торган әйбер түгел, нишләтергә үзләрен?.. Болай төреп бәйләп кенә алсаң, юлда йә сынар, йә изелер дип тә курыктым. Шуннан соң кыз туганнарның киңәше белән, май заводында әрҗә ясаучылардан тиз генә озын футляр сыман бер нәрсә эшләтеп алдым. Куралар шуңа шып кына кереп утырдылар.

Өйгә кайткач, Исмәгыйль абзыйны чакырып алып, тантаналы рәвештә дигәндәй, кураларны футляры-ние белән аңа тапшырдым. Абзый үзе кушып җибәрсә дә ышанып көтмәгән икән, күргәч бик куанды.

– Валлаһи газыйм, чын куралар бит болар, башкорт менә шулардан курай ясап тарта да инде! – диде ул, һәркайсын бик җентекләп карый-карый.

– Хәзер, Исмәгыйль абзый, син «тартканны» ишетәсе калды безгә, – дидем мин.

Ул әзрәк уйланып торды да ни өчендер башын кагып куйды:

– Белмим шул, белмим шул!..

Шактый гаҗәп тоелды миңа аның бу уйчан, сәер җавабы. Ничек юрарга моны дип торган арада, ул миннән кинәт кенә сорады:

– Ә күпме түләргә үзләренә?

Тагын каһәр суккан акча мәсьәләсе!.. Теге әби шикелле кырт кисеп кенә: «Юк, бер тиен дә кирәкми!» – дип әйтмәкче булган идем дә, кинәт Исмәгыйль абзыйны бераз шаяртасым килеп китте. Авыр гына сулаган булып:

– Кыйбатка төште бу куралар, Исмәгыйль абзый, һәркайсы утызар сум тора, – дидем.

Ләкин Исмәгыйль абзыйның моңа бер дә исе китмәде:

– Булыр, булыр!.. Сакмар кадәр җирдән кайткан ич алар! Нәрсә, хәзер үк түләргәме?

Мин ирексездән көлеп җибәрдем һәм теге әбинең бу кураларны иң эссе көндә, ураза килеш, унбиш чакрым җирдән җәяү китерә килеп тә, бер тиен акча алмавын сөйләп бирдем.

вернуться

34

Иске акча белән. – Ә. Еники искәр.