Выбрать главу

Тора-бара моның чын исеме онытылган, бары шул «Чикерткә» дигән ләкабе генә торып калган.

Менә берзаман озын кыш та үтеп китә, җылы язлар да килеп җитә, шәкертләр дә өйләренә таралышып бетәләр. Хәлфә дә, елдагы гадәте буенча, Коръән укып, сәдака җыеп йөрер өчен, җәй башыннан ук авыллар арасына чыгып китә. Мәдрәсәдә ятим шәкерт ялгыз үзе генә торып кала.

Ләкин бу юлы моның хәлфәсе авыллар арасында ни сәбәптер озак йөргән. Ул калдырып киткән азык та бетә башлаган, атнакичләрен сәдака итеп онын, ярмасын китерүчеләр дә юк бит инде, шулай итеп ялгыз малай бик аптырауга төшкән. Нәрсә ашарга, кайдан алырга? Ачлык – убырлы карчык, җелегеңне суыра ул! Ахырда, уйлана торгач, Чикерткә тәки бер хәйләсен тапкан бит! Мәдрәсә мичендә кыштан калган шактый көл өелеп ята икән, менә шул көлне иләктән үткәреп, бер кечерәк капчыкка тутырган да күрше авыл базарына күтәреп киткән шәкерт. Базарга барып җиткән бу, сатучылар рәтеннән урын табып, капчыгының авызын ачып җиргә куйган – инде килеп сораучыларны гына көтәсе калган. Базар әкренләп зурая, халык артканнан-арта, менә әле берсе, әле икенчесе килеп, капчыгы янында утырган Чикерткәдән сорый икән:

– Улым, ни бу, нәрсә сатасың?

– Абзый кеше, бу күсе үтерә торган дару, шәп дару, алып җибәр әле булмаса! – ди Чикерткә, сәүдәгәрләрчә өлгер генә.

Ә күсе даруы авыл халкына бик кирәк нәрсә икән ул. Агайлар шунда ук моның көлен учлап-учлап ала да башлыйлар. Чикерткәнең капчыгы бик тиз бушап кала, шактый гына акча да төшерә, шул акчага үзенә җитәрлек азык-төлек ала да, базарда озак буталмыйча, тизрәк авылына таба сыптыра.

Ә агайлар, базарчылар өенә җыелышкач, бер-берсеннән сорыйлар икән: «Бу даруны күсегә каршы ничек кулланырга соң?..» Ләкин берсе дә белми, имеш, берсенең дә малайдан сорарга уена килмәгән. Эх, ачык авызлар дип, үзләрен тиргиләр икән агайлар. Шуннан бер өлкәне яшьрәкләрнең берсенә әйткән:

– Бар, ат менеп базарга чап, малайдан сорашып кайт! – дигән.

Егет ат менеп чапкан, ләкин базарда малай утырган җирдән җилләр генә исә икән. Шулай да, сораша торгач, бер адәм егеткә капчык аскан малайның кайсы якка таба чыгып киткәнен күрсәткән. Егет шул якка таба чаптырып киткән. Ахырда малайны куып җиткән. Җиткән дә туктатып сораган:

– Карале, энекәш, син безгә күсе даруы саттың да бит, ә менә ничек итеп кулланырга кирәклеген әйтмәдең… Яле, тиз генә шуны әйтеп бир, юньсез! – дигән.

Чикерткә, бер дә каушамыйча гына, егеткә болай дип аңлаткан:

– Бик ансат эшләнә ул, кем, абый кеше! Күсене тоткач, шул даруны аның күзенә сибәргә кирәк. Шуннан күсе тәгәри дә үлә, – дигән. – Аңладыңмы инде?

– Аңладым! – дигән егет, атын борган да тизрәк авылдашлары янына чапкан.

Ә Чикерткә исән-имин генә авылына кайтып җиткән. Азык кайгысы күпмедер вакытка онытылган, ятим шәкерт буш мәдрәсәдә артык ваем чикмичә генә тора биргән.

Менә берзаман югалган хәлфәсе дә кайтып төшә моның… Былтыргы шикелле җәяүләп, әлсерәп түгел, ә шәп ат җиккән таза тарантаста кайтып керә бу… Чикерткә хәлфәсен каршыларга йөгереп чыга. Сәлам алышып, кул бирешеп күрешәләр. Бик куана шәкерт хәлфәсенең, ниһаять, кайтып керүенә. Тиз генә эләктереп самавырын да куя, чәй урынын да әзерли, хәлфә астына йомшак юрган да җәя, таянырга мендәр дә ташлый.

Хәлфә, атын тугарып, юынып-сөртенеп кергәч, күчтәнәчләрен ашъяулык өстенә чәчеп сала да үзе йомшак юрганга аяк бөкләп утыра. Кул күтәреп, бер дога кылалар, шуннан соң ашыкмыйча тәмләп кенә ашый-эчә башлыйлар. Ә ашъяулык өстендә төче күмәч, бавырсак, кызыл эремчек, калай савытта бал белән май – Чикерткәнең тәмам күзләре яна. Мондый сыйны аның әле беренче күрүе икән.

Хәлфәнең дә кәефе бик әйбәт була. Бу юлы сәфәре уңышлы чыккан икән. Шактый күп сәдака төшергән, шуның өстенә бер байдан карызга35да алып торган, менә шул акчаларга җигүле ат та сатып алган. Боларны сөйләп бетергәч, хәлфә шәкертенә әйтә:

– Безгә бу хәерче авыл мәдрәсәсен ташларга кирәк, – ди, – монда ачка киселеп ятудан мәгънә чыкмас. Әнә моннан көн тарафтагы кыргыз далаларында кәрван үтә торган юллар бар – безгә дә менә шул тарафларга күчәргә кирәк. Ул юллардан мал төягән кәрваннар өзлексез үтеп йөриләр. Кәрван хуҗалары – бай сәүдәгәрләр, сәдаканы да алар мул тамыза. Әмма безгә хәер эстәүче генә булырга ярамый. Без изге затлардан булырга тиешбез. Менә мин сине, шәкерт, ишан итәм, ә үзем синең мөритең булырмын, ийе, Аллага тапшырып!.. Төшенәсеңме?.. Без кәрван юлыннан ерак түгел бер хозур гына урында чатыр корып җибәрербез. Мин инде ишан хәзрәтләре торырлык, җефәктән тегелгән чатыр да сатып алдым, – дип, сүзен бетерә хәлфә.

вернуться

35

Карызга – бурычка. – Ә. Еники искәр.