Выбрать главу

Чикерткә хәлфәсенең бу сүзләреннән бик аптырап кала, ни диеп әйтергә дә белми. Әллә мине шаярта гына микән дип тә уйлый, ләкин үзе шиген әйтергә дә курка. Хәлфәсе шуны сизгәндәй моңардан сорый:

– Йә, ник дәшмисең? Ни уйлыйсың?

– Хәлфә абзый, сез мине ишан итмәкче буласыз да бит, әмма миннән, ай-һай, ишан чыгар микән соң? – ди Чикерткә, түбән карап кына.

– Чыгар, боерган булса! – ди хәлфә, бер дә исе китмичә. – Син зиһенле шәкерт, Коръән сүрәләрен дә яттан беләсең, буең-сының да килгән – менә дигән ишан ясап чыгарам мин син сасыктан, Алла бирсә!..

Хәлфәсенең сүзе – боерык, күңеле бик үк тартмаса да риза була шәкерт. Шул көннән хәлфә аны ишан кыланышларына өйрәтә дә башлый: ничек итеп йөрергә, ничек итеп утырырга, кешеләр белән ничегрәк сөйләшергә, доганы ничегрәк итеп кылырга – әлхасыйль, барысын да күрсәтеп бирә хәлфә. Чикерткә боларның һәммәсен дә шактый тиз отып ала.

Ә бер атнадан инде болар юлга да җыеналар. Туры атны әйбәтләп җигәләр, юрган-мендәрләрен, кечкенә сандыкларын, кургашын белән ямаган таз-комганнарын тарантаска чыгарып салалар, үзләре, әгузе бисмиллаларын әйтеп, ипләп кенә менеп утыралар да Аллага тапшырып, кыйбла тарафка карап чыгып та китәләр. Бер көн баралар, өч көн, биш көн баралар, җиденче көн дигәндә, ниһаять, кыргыз даласына барып җитәләр. Далада буталып йөри торгач, кәрван үтә торган юлны да эзләп табалар. Инде туктар өчен әйбәт кенә урын сайларга кирәк. Ахырда болар тип-тигез далада көзгедәй ялтырап яткан бер түгәрәк күл буена килеп чыгалар да шуның янында туктарга булалар. Бик ямьле, бик хозур җир икән… Шулай да хәлфә чатырны күлдән читтәрәк, юлдан ераграк калку бер урынга мендереп коруны мәслихәт таба, чөнки калкулык өстеннән карап, ике яктан да килеп яткан кәрваннарны әллә каян ук күреп булачак. Шулай ук чатыр үзе дә ерактан ук күренеп торачак. Моның әһәмиятен Чикерткә аңлап бетермәсә дә, хәлфә үзе бик яхшы аңлаган.

Шулай итеп, чатырны калкулык өстенә коралар, чатыр башына ишанның яшел әләме дә кадап куела. Бу эш беткәч, чатыр эченә киез-паласларын кертеп җәяләр, йомшак юрганны буйга бөкләп, сузып салалар, шуның өстенә берничә колакчын мендәр дә ташлыйлар. Аннары нәкъ урта бер җиргә тәбәнәк кенә өстәл куеп, аның өстенә зур-зур, калын-калын китапларны өяләр. (Берсен урта бер җиреннән ачып та куялар.) Бу эшләр дә беткәч, хәлфә Чикерткәне киендерә башлый. Иң элек ул аңа тезенә хәтле үк төшеп торган ак күлмәк белән иләмсез киң ак ыштан кидерә, шулар өстеннән яшел-сары буйлы ефәк чапан кидерә, ә башына егерме аршын ак бәздән, Бохара түбәтәе тирәли, шавадан да зуррак чалма урап куя. Шуннан соң әйтә Чикерткәгә:

– Тәкъсир, синең эшең менә шушы өстәл янында башыңны бөгеп, Изге китап моталәга кылып36 утыру… Арсаң, әнә мендәргә таянырсың… Ә калганы минем эшем, – ди.

Тәмам урнашып беткәч, болар башта тәмле күл суыннан чәй кайнатып эчәләр, аннары хәлфә, атка атланып, тирә-якны карап кайтмакчы булып чыгып китә. Чикерткә тәбәнәк өстәл янында аяк бөкләп, Изге китап «моталәга» кылып кала. Хәлфә дала буйлап шактый озак йөри, ләкин бер җирдә дә бернинди адәм заты яки җан иясе очратмый. Кәрван юлы да буш, тын, бер атлы, бер җәяүленең килгәне яки китеп барганы күренми. Әллә ташландык юл микән бу, дип шиккә дә төшә хәлфә, әмма шулай да өметен өзми. Дөрестән дә, бер калку урыннан тирә-якка әйләнгәләп карана торгач, бик еракта, офык чигендә үк нәрсәдер селкенгән шикелле күренә моңа… Көтә хәлфә сабыр гына, көтә, инде кояш баерга да күп калмаган була һәм, көтә торгач, теге селкенгән нәрсә әкрен генә килеп яткан озын бер кәрван булып чыга. Моны күрү белән хәлфә, атын борып, җан-фәрман чатырына таба чаптыра. Кайтып керсә, ни күрсен: Чикерткә, чалма-чапанын салып ташлап, мендәрләргә батып, сабыйдай изрәп йоклап ята, имеш!

– Әй, син, хәшәп, тор тизрәк! – дип кычкыра хәлфә. – Тапкансың вакыт, әнә кәрван килә ятыр! Чалма-чапаныңны ки дә өстәлең янына утыр. Кәрван кешеләре безгә сугылмыйча калмас, әзер булып тор!

Үзе шунда ук кире чыгып та китә. Кәрван, дөяләр адымы белән генә килсә дә, шактый ук инде якынлашкан була. Калкулык өстендәге чатырны да күрәләр, ахрысы, менә ике җайдак, кәрваннан аерылып, болай таба чаптырып килә дә башлый. Озак та үтми килеп тә җитәләр. Атларыннан төшәләр, хәлфәгә сәлам бирәләр. Хәлфә дә, түбәнчелек белән башын иеп, сәламнәрен ала, аннары чүгәләп бер дога кылалар. Шуннан килүчеләр, җайлап кына:

вернуться

36

Моталәга кылу – уку, өйрәнү.