Выбрать главу

Чикерткәне шулай боргычлап өйрәткәннән соң, хәлфә, чатырдан чыгып, кәрван ягын күзәтергә тотына. Кәрван халкы инде торган була, анда ниндидер хәрәкәт башлана, шаулашкан тавышлар да ишетелә. Озак та үтми, кәрваннан аерылып, өч кешенең чатырга таба килгәне дә күренә.

Хәлфә, чатырның ишек япмасын аз гына ача төшеп, Чикерткәгә хәбәр итә:

– Киләләр!.. Казык шикелле утырма, бөгелеп утыр!.. Күзең китапта булсын!

Ниһаять, тегеләр килеп җитәләр, кычкырып сәлам бирәләр – хәлфә дә тәгазим белән37 сәламнәрен ала. Шуннан арадан бер таза мәһабәтле, шәп киенгәне, дәрәҗәсен төшермичә, әдәп белән генә әйтә:

– Әфәндем, без ишан хәзрәтләре хозурына килгән идек, аңа гозеребез бар, кабул итүен үтенсәгез иде.

– Белмим шул, – ди хәлфә, уйланган булып. – Ишан хәзрәтнең бүген кәефе юграк иде, шулай да үтенечегезне кереп әйтим. Сез, әфәнделәр, аз гына сабыр итегез!

– Мәйле! Без көтәрбез.

Хәлфә, кереп, Чикерткәнең өс-башын, алдын-артын дигәндәй күздән кичергәннән соң, тора төшеп, кире чыга да:

– Мөбарәк зат сезне кабул итәргә булды, рәхим итәсез! – ди.

Кәрван хуҗалары, чатыр эченә узып, шунда ук тезләнәләр һәм башларын келәмгә тидереп алалар. Ишан хәзрәт, уйлары белән бу гөнаһлы җирне ташлап, каядыр гарешкә ашкандай тәмам онытылып оеп утыра, керүчеләрне гүя сизми дә, тик бераздан гына иләмсез зур чалмасы астыннан боларга бер карап ала. Аннары һич сүз әйтмәстән, озын тәсбих элгән кулын күтәреп, озак кына дога кыла, бары шуннан соң гына телгә килә:

– Алла бәндәләре, йөзегездән күрәм, сезне ниндидер кайгы минем хозурыма китергән булырга тиеш. Сөйләгез! – ди.

– Хак сүз, тәкъсир! – ди кәрван хуҗасы, бөгелеп. – Бүген төнлә ике иң шәп атыбыз юкка чыкты. Явыз адәмнәр угрылап киткәндер дигән шигебез бар, сездән, тәкъсир, шул хакта китап ачуыгызны түбәнчелек белән сорамакчы идек.

– Алай, бик зур казалы булгансыз икән, Ходай ахырын хәерле итсен! Үтенечегезне кире кага алмыйм, кардәшләр, ачып карыйк, Хак Тәгалә эшкәртсә, Изге китап алдамас, – ди дә ишан, өелеп торган китаплар арасыннан бер яшел тышлысын тартып ала. Аннары, әгузе бисмилласын әйтеп, урта бер җиреннән ача да авыз эченнән генә мөгрәнеп укырга тотына. Әзрәк укыгач, тегеләрдән сорый: – Атыгызның берсе тимеркүк, икенчесе кызыл туры идеме?

– Шулай, тәкъсир, бик дөрес, тимеркүк белән кызыл туры, – диләр кәрванчылар, өметләнеп.

Ишан хәзрәт тагын китапка бөгелә, озак кына селкенә-селкенә укый, тынып күзләрен йомып тора, аннары тагын укый, ахырдан әйтә боларга:

– Изге китап миңа шуны ачты: атларыгызны бер угры таң алдыннан урлап киткән. Әмма ләкин көн яктыра башлагач, далада тотылудан куркып, атларны бер сай чокырдагы ялгыз агачка бәйләп калдырган. Угрының нияте, караңгы төшкәч, яңадан килеп алу булса кирәк… Әгәр дә хәзер генә эзләп барсагыз, атларыгызны, мотлакан, шунда табарсыз.

– Кай тарафтарак соң ул сай чокыр, тәкъсир?

– Мәгъриб тарафында… Чыккан кояшка аркагыз белән торып туры гына барсагыз, чокырның нәкъ өстенә барып чыгарсыз.

– Еракмы соң ул чокыр, шуны да әйтсәгезче, тәкъсир!

Чикерткә, ишетмәгәнгә салышып, бераз уйга кала: нәрсә дип әйтте әле хәлфә абзый? Әллә сигез, әллә унсигез чакрым, диде инде шунда, мөртәт?.. Хәер, кем үлчәгән аны? Җитәр, китсеннәр тизрәк!

Тамак кыргалаган була да әйтә тегеләргә:

– Хәерле сәфәр сезгә, мосафирлар! Хак Тәгалә башка бәла-казадан сакласын, амин!

– Рәхмәт, тәкъсир, бик зур рәхмәт!.. Шулай була гына күрсен!.. Тик без әлеге ни… чокыр турында…

– Кызу чапсагыз, тиз барып җитәрсез! – ди ишан шактый дорфа итеп һәм ашыгып тәсбихенең «хөрмәләрен» тарта башлый.

Тегеләр, бердән авып, маңгайларын келәмгә тидереп алалар, сузылышып ишан хәзрәтнең алдына алтын тәңкәләрен салалар, шуннан соң Чикерткәгә ияреп дога кылалар да бик мәмнүн кыяфәттә чатырдан чыгып, ашыга-ашыга, кәрваннарына китеп баралар. Ә бераздан инде өч-дүрт җайдакның «мәгъриб тарафына» чаптырып киткәнен хәлфә дә, Чикерткә дә күреп калалар.

Атларны табып кайтканнан соң, кәрван шул ук көнне күл буеннан кузгалып, үз юлы белән китеп тә бара. Бер-бер артлы тезелешкән дөяләрнең ике яклап салындырган йөкләре белән чайкала-чайкала салмак кына атлап барулары тигез далада әле шактый озак күренеп тора.

…Атларны табып биргән «могҗиза»дан соң, калкулык өстендәге чатыр эчендә утырган яшь «ишан хәзрәт»нең даны бик тиз тирә-якка тарала: менә кайда икән ул изге зат!.. Менә кемдә икән ул хикмәт!.. Вай-вай-вай!.. Аның өчен яшерен бер- нәрсә дә юк икән ләбаса!.. Аллаһы Тәгалә үзе аңа барысын да эшкәртеп кенә тора икән шул!

Хәзер инде күл буеннан узучы кәрваннар чатыр турысына җиткәч туктамыйча калмыйлар. Мал хуҗалары, ялчылар, кәрван озатучылар һәммәсе тезелешеп калкулыкка менәләр, берәмләп кенә чатыр эченә кереп, лып итеп тезләнәләр, мүкәйләп барып, Чикерткәнең мөбарәк кулын үбәләр, учларындагы алтын яки көмеш тәңкәләрен тәбәнәк өстәлгә салалар. Ишанның, бөгелеп утыра торгач, авыр чалмадан нечкә муены арып бетә, дога кыла-кыла авызы кибә, куллары тала. Вакыт-вакыт аның хәтта сикереп торасы, тәбәнәк өстәлне тибеп очырасы, чалмасын сүтеп ыргытасы, ә бу «аңгыра сарыклар»ны выжлатып куып чыгарасы да килеп китә. Әмма… хәлфә уяу, хәлфәнең күмердәй кара мут күзләре көйдереп алырга гына тора.

вернуться

37

Тәгазим белән – олылап, зурлап.