– Ни таптың, ни саклыйсың, дядя Шигап?..
– Анда бер хатын ята! – диде Шиһап абзый шыпырт кына.
– Нинди хатын, кая әле! – диде Вера, берьюлы җитдиләнеп һәм ишекне дә үзе ачып.
Эчкә керделәр, ватык тәрәзәдән читкәрәк яткан кара күлмәкле хатын янына бардылар… Вера шунда ук ничектер үзгәреп киткән тавыш белән:
– Үзе генә түгел ич, менә баласы да, – диде, тиз генә яннарына тезләнеп.
Чынлап та, хатынның идәнгә сузылган сул беләге өстендә искегә төргән бер сабый да ята иде… Шиһап абзый ашыгу аркасында баланы, күрәсең, шәйләп өлгермәгән.
– Ходавәндә! – диде бик гаҗәпләнеп. – Икесе бергә һәлак булдылар микәнни, бичаралар?!
Вера башта хатынның кан качкан кәфендәй ак йөзенә карады, ул – җансыз, бәлки, кичә үк инде гомере өзелгәндер… Нишләп соң бу таза чибәр генә яшь хатын монда ялгызы калган, каты атышлар башланганчы чыгып китәргә өлгермәгәнме?! Ике ут арасында калып һәлак булучылар азмыни бу мәхшәрдә… Ә баласы?.. Вера аның искедән чыгыбрак торган тәпиенә сак кына кулын тидерде, бала тәпиен кинәт кенә үзенә тартты…
– Тере бит ул! – дип кычкырып җибәрде Вера һәм баланы тиз генә кулына күтәреп тә алды. – Тере ләбаса бу сабый, дядя Шигап!
– Сөбханалла! Сөбханалла! – дия генә алды Шиһап абзый да артык гаҗәпләнүдән…
…Үлек ана куенында биш-алты айлык кына тере бала!.. Бу инде фәүкылгадә38 вакыйга иде. Сугыш узган җирләрдә һәлак булган аналарның һәм балаларның исәбенә чыгарлык түгел… Әмма менә мондый хәлне сирәк күрергә туры килгәндер безнең Берлинга барып җиткән солдатларга да.
Ә бала әнисенең салкын беләге өстендә озак яткан булса кирәк, Вера күтәреп алу белән, ул, уянып киткәндәй, күзләрен дә ачмыйча, бик әче җылап җибәрә… Вера ничектер каушабрак, «нишлим соң» дигәндәй, Шиһап абзыйга карый… Шиһап абзый, ашыгып:
– Сез аны ныграк селкетеп йөрегез, селкетеп! – ди.
…Вера, өзелеп җылаган баланы селкетә-селкетә, алгы бүлмәгә чыга… Чыгуына тыштан дивизион командиры атылып килеп керә… Ул тирләгән, пешкән, ул ярсыган – шуңадыр, ахры, бала күтәргән Верага ачуланып кычкыра:
– Бу ни эш, нинди бала, кайдан ул?
…Шундый тыгыз вакыт, элемтә әзерме, тизрәк яңа позициядән ут ачарга кирәк, ә монда сержант бала тирбәтә?! Вера гаепле кеше сыман, үзе дә җылардай булып:
– Әнисе янында ята иде, – ди һәм башы белән хатын яткан бүлмәгә ымлый.
Командир эшне әзрәк аңлады шикелле:
– Үлгән што ли?
– Әйе…
– Элемтә әзерме?
– Әзер.
– Баланы моннан хәзер үк алып китегез! – диде ул, югары катка атлый-атлый. – Санбатка!
Ә бала җылый да җылый, авызын япмыйча, эчен суыра-суыра җылый, тик нәрсәдер эзләгәндәй кулларын гына хәлсез йөртә.
– Ач бит ул мескенкәй, ач! – диде Шиһап абзый, баланың хәлен аңлап. – Шуңа өзгәләнә бит ул!..
– Нишлим соң, нишлим? – ди Вера, үрсәләнеп.
– Их, ипи сыныгын чиста чүпрәккә төреп, юешләп каптырсак, бәлки, тынычланыр да иде, бичара!
– Шулаймы?.. Бинтыбыз бар бит, икмәк сыныгы табылмас микән монда?!
– Анысы минем үземдә дә бар, түлке арбада…
– Китер соң, китер!
Ләкин шул арада каядыр якында урнашкан безнең туплар, бөтен тирә-юньне дер селкетеп, тоташтан яман гөрселдәтеп шәһәр өстенә ата да башладылар… Бу гарасаттан туган кинәт чиркандыргыч тетрәнү гүя барлык җанлы вә җансыз нәрсәләр аша өшетеп уза. Хәтта моны көн саен ишетеп торган солдат апа да – ул да – ирексездән куырылып төшә… Инде тиздән бу тирәгә дә дошман снарядлары ява башлаячак…
Шиһап абзый, борчылуын яшермичә:
– Әйдә, китик әле без моннан яхшы чакта! – диде.
– Әйе, әйе, китик! – диде Вера да, баланы күкрәгенә кыскан килеш… Ул инде, гимнастёрка изүен чишеп, лифчик аша гына булса да, баланы йомшак түшенә терәгән иде. Сабый, кызның җылы түшен тоеп, бер мәлгә тынып та калган иде.
…Алар йорттан ашыгып чыктылар да арбаларына йөгерделәр. Йорт артында бәйләп калдырган кола ат кинәт купкан атыштан коты алынып, баскан урынында тора алмыйча, бер алга тартыла, бер артка чигенә иде… Вера тиз генә арба кырына сикереп утырды. Шиһап абзый бизгәк тоткандай калтыранган атын чиште дә, йөгереп барып, үзе дә арбасына сикерде. Юлсыз-нисез чабып киткән атны ул көч-хәлгә арба юлына төшерде.
Моннан өч-дүрт километрда, урман буендагы кечерәк кенә бер авылга санбат урнашкан иде – аларның юлы шунда табан… Анда врачлар һәм сестралар – баланы шуларга тапшырырга кирәк. Ләкин барып җитәргә өлгермәделәр, боларга каршы тирә-ягына карана-карана килүче, иңенә кызыл хач брезент сумка аскан бер сестраны очраттылар. Аны туктатып, Вера аңардан сорады:
– Сез кая барасыз?
– Менә сезгә каршы бара торырга куштылар, – диде үзе дә үсмер кыздай кечерәк кенә буйлы сестра.