Аннан ул ихата уртасындагы салам түбәле, озын, тәбәнәк сыерлар абзарына карады. Абзар кыегының нәкъ сырты өстеннән генә пар сыман яктылык көйри, ә кыек читендәге саламнардан тамчылар, ычкынып киткән берсе чаткы шикелле кабынып, җиргә тамалар. Абзар алдында ферма кешеләре кайнаша. Аларга да бүген эссе булып киткән, күрәсең, әнә берсе тунын салып ишек башына ташлаган, әнә тагын сәнәк тоткан бер агай, бүреген күтәреп-күтәреп, башын җилләтә… Абзардан барлык сыерларны утарга39 чыгарганнар. Олы сыерлар кояш җылысыннан рәхәтлеккә оеп, күзләрен йомып, башларын иеп, ялкау гына күшиләр. Бары таналар һәм яшь үгезләр генә, бер урында тик кенә тора белмичә, карт сыерларның эчләрен пошырып буталып йөриләр… Әнә авызында әле сөте дә кипмәгән бер үгез актыгы муенын сузып, бәбәген югары күтәреп, иреннәрен җыерып һава иснәгән була.
«Яз җитте, абзыкаем, яз!» – диде Нургали үзалдына гына һәм кешеләр йөреп таптаудан тәмам эреп изрәгән сукмак буйлап таза адымнар белән ферманың киртә капкасына таба китте.
Капкадан чыгуга, ул күлмәк-алъяпкычлары өстеннән кыска сырмалар кигән, кайсы шәл бәйләгән, кайсы яулык өстеннән бүрек кигән бер төркем хатын-кызның урам уртасыннан авыл Советына таба китеп баруларын күрде. Болар, һичшиксез, сессиягә баручы ферма хатын-кызлары иде. Алар арасында кулларын артка куеп, бөкресен чыгара төшеп баручы бер озын буйлы, киң җилкәле ир кеше дә Нургали күзенә чалынды; бу Сөләймановның баҗасы фуражир Фәттах абзый иде. Аны күреп алгач, Нургалинең нигәдер йөзе караңгыланып, эче пошып китте. Бу күп сүзле, һаман ферма кешеләре арасында чуалучы өлкән яшьтәге абзыйны ул ни өчендер яратып бетерми иде. Председатель баҗасы аңа ничектер председательнең фермадагы яшерен күз-колагы шикелле булып күренә иде. Эчке бер канәгатьсезләнү белән ул үзалдына гына: «…Ияргән икән, карт алаша! – дип куйды. – Хатыннар чабуына ябышып, колагын салындырып бармаса, юл тапмас иде шул!»
Аның, билгеле, үз кешеләренә дә бераз кәефе кырылды: күңел өчен генә булса да, кереп: «Әйдә, Нургали абый, киттек!» – дип әйтсәләр, ни була инде, дип уйлап алды ул.
Ферма мөдире Нургали Миңгалиевнең доклады һәм өлкән ат караучы, депутат Вагыйз Гайнетдиновның терлекчелек комиссиясе исеменнән ясаган өстәмә доклады беткәч, сессиядә председательлек итүче Закир Сөләйманов аягүрә басып, ике кулы белән кызыл комач япкан өстәлгә җиңелчә таянып, җыелыш өстеннән сынаулы караш йөртеп чыкты. Бу утыз-утыз икеләр тирәсендәге яшь кеше үзенең бик төз юка гәүдәсе, дулкынланып артка яткан аксыл чәчле, елтырап торган киң маңгайлы, йомшак кылган шикелле сызылып киткән нечкә кашлы чиста йөзе белән башкалардан бик нык аерылып тора иде. Ул яхшы тәрбия күреп үскән интеллигент егетне хәтерләтә. Зур соры күзләре дә аның, үз дәрәҗәсен яхшы белгәндәй, бик тыныч, салкын, горур карыйлар. Хәтта аның өстенә берничә кат юылудан төсе уңган, ләкин әйбәтләп үтүкләгән, җиз төймәләре ялтырап торган гади солдат гимнастёркасын киң каеш белән кысып буып киюеннән үк бары бер пөхтәлек кенә түгел, ә ачык, эзлекле характерга ия булуы да сизелеп тора.
– Йә иптәшләр, нигә тынып калдыгыз? – диде Сөләйманов тыныч кына. – Мәсьәлә шулай бик ачык, сөйләп торасы юкмыни бер дә?
Әйе, Нургали исәбенчә, колхозның терлекчелек хәле һәркемгә ачык, халыкның болай тын утыруы бик табигый, гомумән, сүз күп булмаска тиеш.
Шулай да председательнең соравына каршы озын эскәмиянең башында стенага терәлеп кенә утырган ак тунлы, ак сакаллы, кечкенә буйлы Шакирҗан карт урыныннан торды. Ул, рөхсәт-мазар сорап тормыйча, йомшак, акрын тавыш белән туры Нургалинең үзенә дәште:
– Карале, Нургали улым, сарыкларыгыз изүләрен чишә башлаганнар бит. Моны синең караучыларың күрәләрдер инде күрүен, тик куллары җитмиме шунда… Тал кайрысы ашатырга иде үзләренә, сарыкларга, мин әйтәм… Югыйсә йоннарын койрыкларына хәтле коеп бетермәгәйләре…
Шулай диде дә карт тынды, аз гына уйланып торды, аннан артына борылып, халыкка карап алды да кире урынына утырды. Шул арада аның ак сакаллы мөлаем йөзе кызарып өлгерде, күрәсең, ул зур җыелышта беренче башлап сүз әйтүеннән уңайсызланып китте. Сөләйманов, шуны сизгәндәй, картның бу кыска гына «чыгышын» куәтләп җибәрде:
– Дөрес әйттең, Шакирҗан бабай, шулай кимчелекләрне күрсәтергә кирәк, алар аз түгел бит әле бездә… Йә, тагын кемгә сүз бирик, Шакирҗан бабай кебек кыю булыгыз, кыстатып тормагыз, иптәшләр!
Нургалигә Шакирҗан картның ике бөртек сүзе һәм бигрәк тә шуны Сөләймановның эләктереп алуы бик сәер тоелды.
39
Терлекләрне һавада тотар өчен ферма ихатасында киртә белән уратып алынган урын «утар» дип атала. – Ә. Еники искәр.