Җиде чакрымдагы Зиреклебашка караңгы төшеп, тәмам күз бәйләнгәч кайтып җиттеләр. Бер йортның җил капкасыннан кереп туктагач, тарантасны кемнәрдер сырып алдылар, кемнәрдер Клараны култыклап төшерделәр, нәфис кулын тотып-сыйпап күрештеләр. Аннары өйгә алып керделәр.
Кечкенә өй эче бер мәлгә бала-чага һәм хатын-кызлар белән тулып китте. Күрше-тирәдән керүчеләр дә бар иде, ахрысы, һәрхәлдә, шактый югалып калган Клара бу ыгы-зыгы эчендә кемнең кем булуын тиз генә аера да алмады. Тик ул үзе тирәсендә бертуктаусыз бөтерелеп, шатлык-иркәләү сүзләре чәчкән какча гәүдәле хатынның кем икәнен бусагадан атлау белән үк танып алды: бу Хәмдия җиңгәчәсе иде. Гаҗәп җиңел сөякле, куштан һәм татлы телле булып күренде ул Кларага.
Шулай да бу беренче кич Клара өчен томанлырак булып калды. Кемнәрнең нәрсә әйткәнен дә, үзенең ниләр кичергәнен дә соңыннан ачык кына хәтерли алмады. Дөрес, аны чын ихластан куанып, зурлап каршы алдылар, юынганда кулына комганнан җылы су салып тордылар, астына йомшак көрпә салып, түргә утырттылар, бик тәмле токмач белән сыйладылар, әмма болар барысы да аңа сәер, кызыклы төш шикелле генә булып тоелды.
…Күпмедер утыргач, аны, өйалдындагы махсус юып җыештырылган ак чоланга кертеп, озынча түшәк җәйгән агач караватка яткырдылар. Мамык түшәккә менеп баткач та, аның юлдан талчыккан тәне май кебек эреде дә китте һәм, уйланып ятуына карамастан, ничектер һични сизмичә үзеннән-үзе сеңде дә куйды. Болай эреп, томанга әйләнеп дигәндәй, йокыга китүне аның әле беркайчан да татыганы юк иде.
Ә иртәгесен аны күз кабакларын кытыклаган ниндидер җылы яктылык, борынына кергән ниндидер тәмле хуш ис йокысыннан уятты. Күзләрен ачкач, ул шактый биектә салам кыекны күрде: чоланның такта түшәме юк, имеш, ә кояш нурлары аның күзенә ике кыек арасындагы такта ярыкларыннан төшә икән. Югарыдагы аркылы киртәгә икешәр-икешәр бәйләп быелгы каен себеркеләрен элгәннәр, ә бүрәнә стенага мәтрүшкә бәйләмнәре асып куйганнар. Борынны кытыклаган бу гаҗәеп хуш ис шулардан тарала икән.
Клара, күзен ачкач, тагын «ак» чоланның шүрлегендә һәм чөйләрендә аңа исемнәре дә билгеле булмаган әйберләрне – йон кабасын, тәрәш таракны, каен тузыннан теккән кечкенә тубалны, кипкән шомырт белән тулы агач шаваны9 күрде. Бу әкәмәт нәрсәләр аны бик борынгы бер заманга кайтаргандай итте. «Странно, но мило!» – дип уйлап куйды ул эченнән генә һәм шуларның барысына да сокланып, йомшак урыныннан кузгалырга иренеп, озак кына карап ятты.
…Өйалды тып-тын, һичкемнең кергәне-чыкканы ишетелми иде. Клара ихтыярсыздан: «Әллә тормаганнар инде», – дип уйлап алды, хәлбуки хуҗалар кадерле кунакның йокысын кызганып, өй тирәсендә чуалмыйлар иде. Югыйсә алар әллә кайчан торганнар, күптән үк иртәнге чәйләрен эчкәннәр, эшләренә таралганнар, хәтта балалар да күптән инде урамга чыгып киткәннәр иде.
Клара, ниһаять, торып, киң билбаулы ефәк халатын гына киеп һәм яланаякларына ак танкеткаларын элеп, чоланнан чыкты. Ишегалдына чыгар өчен чалышаебрак торган тышкы ишеккә баруга, чыбык-чабык күтәреп килгән җиңгәчәсе очрады.
– Ә, Иркә туташ, тордыңмы, якты күзем? – диде ул, җыр әйткәндәй көйләбрәк. – Хәзер, хәзер сөлге белән комган чыгарам, чирәмдә генә юынырсың!
Клара аптырый калды: «Нигә Иркә туташ? Әллә аның чын исемен яратмаганнармы? Әллә озак йоклаган өчен көлеп әйтәләрме?» Ләкин соңыннан төшенеп алды: юк, көлеп түгел икән, ә чын ихластан аны кадерләп, сөеп дәшү икән бу… Иркә туташ! Нинди матур, нинди ягымлы! Карагызчы, авыл кешесе дә шулай әйтә белер икән?!
Ишегалдына чыккач, Клара хәйран булып тукталып калды: йортның киртәсеннән кул сузымы җирдә генә иген кыры башланып китә. Очы-кырые күренмәгән бу күкрәп үскән иген шулкадәр якын, хәтта башакларның бер-берсенә ышкылып кыштырдаулары ишетелә.
Клара киртә буена килде дә уңга-сулга салмак кына чайкалып, акрын гына шаулап утырган бодайлар галәменә карап тора башлады. Ул да булмый, аның колагына якында гына нәрсәнеңдер пошкырып куюы ишетелде. Караса, ни күрсен: киртә буенда гына казыкка бәйләгән бер яшь сарык кетер-кетер чәчәкле үлән кимереп йөри… «Ах, душечка, ах, җаным! – диде Клара, тәмам нечкәреп. – Килче, килче миңа, матурым!..» Сарык, башын текә генә күтәреп, авызындагы үләнен чәйнәүдән туктап, аптырау-курку тулы күзләрен Кларага төбәде. Юк, бу төпсез, хәйләсез, бары җан калтыравын гына чагылдыра алган якты күзләргә озак карап торуы мөмкин түгел иде.