Выбрать главу

Шул арада җиңгәчәсе сөлге, сабын һәм комган күтәреп чыкты.

– Иркә туташ, кил әле мондарак! – диде ул, ишек төбеннән читтәрәк яткан зур ак таш янына чакырып. – Үзем салып торырмын.

Клара, җиңгәчәсенең комган тотып көтеп торуын күргәч, уңайсызланып, кызарып китте.

– Юк-юк, мәшәкатьләнмәгез! Мин үзем, мин үзем…

– Һәй, аппагым, аякларыңа чәчрәтерсең бит.

– Юк-юк! Мин юына беләм бу нидән… савыттан.

Җиңгәчәсе ирексездән көлемсерәп куйды.

– Ярый инде алайса, – диде ул, комганны таш өстенә куеп. – Ипләп кенә юын, мин тизрәк чәемне хәстәрлим, булмаса.

Һәм ул, ашыгып, өйгә кереп китте.

Клара юынган арада, ашыга-ашыга Рәхмәй абыйсының хатыны кайтып керде. Бу яшь җиңгәчәй – Мөнирә җиңгәчәй була инде. Таза гына, сылу гына гәүдәле, үзеннән-үзе елмаерга торган сөйкемле чырайлы, матур кара кашлы, кара күзле яшь хатын иде ул… Фермада сыер сава икән, әле шуннан ашыгып кайтуы.

Ул туп-туры Клара янына килде дә, күптәнге ахирәтенә дәшкәндәй, бик гади, үз итеп:

– Йә Клара, әйбәт кенә йоклап тордыңмы? – дип, кулын аның аркасына салды.

– Рәхмәт, Мөнирә җиңгәчәй, бик әйбәт, бик тыныч йокладым.

– Ярый инде, алайса. Безнең ни… синең кебек тансык кунакка чоланнан башка урыныбыз да юк.

– Әйтмәгез. Чоланыгыз йоклар өчен прекрасный урын икән, гел чәчәкләр исе аңкып тора!

– Син бигрәк! – диде Мөнирә, көлеп. – Ал, дидем әнкәйгә, шул кипкән үләннәреңне, кунакның күзенә чүп коелыр, дидем. Алмады бит… Йә, әйдә, керик, иркәм!

Шул арада болар янына урамнан ике яшь кенә бала тупылдашып йөгереп килде. Зуррагы – биш-алты яшьләрендәгесе – малай, ә кечкенәсе өч-дүрт яшьлек кызчык иде. Аларны бүген кунак апалары килү уңае белән пөхтә итеп киендергәннәр. Малайның өстендә ике сәдәпле ак күлмәк, бау белән иңбашына аскан кыска балаклы кара чалбар. Ә кызчыкны нәкъ курчак төсле итеп киендергәннәр: чәчен, ике кечкенә толым итеп, кызыл тасма белән үргәннәр, ике кулына да вак кына кызыл мәрҗәннән беләзек кидергәннәр. Аңа карагач, сөенеп елмаймыйча мөмкин түгел иде.

Клараны тагын шул гаҗәпләндерде: алар шактый әрсез-чая булып чыктылар. Авыл балалары да димәссең. Шунда ук апаларына сарылып такылдый да башладылар.

– Апам, бу минем алма апам!

– Юк, синеке түгел, минем апам!

– Тимә, тимә, минеке!

Клара, чүгәләп, икесен ике кулы белән кочаклап алды.

– Менә сез нинди икәнсез! Матур икәнсез, акыллы икәнсез! Йә, синең исемең ничек?

– Алмас! – диде малай, авыз тутырып, батыр гына.

– Ә синеке, күбәләгем?

Кызчык башын кырын салды һәм акрын гына:

– Алсу! – диде.

Клара аларны, сөеп, күкрәгенә кысты. Балалар тагы да иркәләнебрәк аңа сыендылар.

– Йә, йә, килешми болай, апагызның өстен буярсыз, – диде әниләре һәм башларыннан этәреп кенә читкә тибәрде.

…Барысы да җыйнаулашып өйгә керделәр. Карт җиңгәчәсе Клараны өтәләнеп каршылады.

– Әйдә, Иркә туташ, әйдә, күз нурым! Карының да бик ачыккандыр инде синең, уятырга жәлләдек, юлдан соң туйганчы бер йокласын, дидек… Әйдә, уз әле, уз, кереп утыр әле әнә шунда!..

– Хәзер, Хәмдия җиңгәчәй, чәчемне генә тарап алыйм.

– Ә ярый, ярый, тара! – диде җиңгәчәсе, тагын үзе шунда ук килешеп.

Клара, түбән каратыбрак стенага элгән, башына кәгазь чәчәк кыстырган, чебеннәр шактый «бизәп» өлгергән көзге каршына басып, кыска коңгырт чәчләрен бер кулы белән тузгыткалап тарарга кереште. Бу минутта нигәдер барысы да, эшләреннән калып, Кларага карап тордылар. Клара аларның үзенә, үзенең нечкә, зифа буена, затлы матур киемнәренә, гомумән, шәһәр зәвыгын, шәһәр нәфислеген аңкытып торган чибәр туташ булуына сокланып карауларын сизде. Бу аңарда горурлык һәм өстенлек тойгысы уятты. Әмма шул ук вакытта үзе белән алар арасында никадәр тирән аерма барлыгын, үзе яшәгән җиңел, гамьсез тормышның аларда юклыгын, хезмәтнең әле нәрсә икәнен белмәстән, үзенең алар күрмәгән ганимәтләр10 белән файдалануын, ләкин аларның, шушы аерманы сизгән хәлдә дә, аны әнә ничек якын туган итүләрен ул эчке бер уңайсызлану белән хис итмичә кала алмады.

…Ул чәчен тарап бетерүгә, барысы да тагын хәрәкәткә килделәр. Тагын түргә узып утырырга кыстый башладылар. Ләкин Клара, кереп утырганчы, иң элек стена буенда торган чемоданын алып урындыкка куйды да, ачып, бүләкләрен чыгара башлады. Карт җиңгәчәсенә ул яшел сатин күлмәклек белән ак батист яулык бирде, яшь җиңгәчәсенә бик матур ефәк күлмәклек бирде (аларның моңарчы каладан яшь киленгә бүләк җибәргәннәре юк иде әле), Рәхмәй абыйсына дип китергән ике якалы күлмәкне дә галстугы белән бергә чыгарып сузды, балаларның берсенә, малайга, чиккән үзбәк түбәтәе кидерде, ә кызчыкка бик матур кызыл туфлиләр тоттырды. Аннары ул күчтәнәчләрен – шоколад-конфетларын, тартмалы печеньеләрен, чәйләрен, шикәрләрен чыгарып, өстәлгә салды. Барысы да искиткеч куандылар. Карт җиңгәчәсе, кәнәфигә утырып, озын итеп дога кылды. Яшь килен дә, әнкәсенә ияреп, тиз генә битен сыпырып алды, әмма үзе, бик уңайсызланган хәлдә, ни әйтергә белмичә, рәхмәт тулы күзләре белән Кларага карап тик торды. Балалар исә, бүләкләрен әниләренә сузып: «Әни, кара, әни, кара!» – дип сикергәләргә тотындылар.

вернуться

10

Ганимәт – уңыш; мал.