Выбрать главу

– Ничек инде сез, – диде ул, чын-чыннан ачынып, – сез, аңлы, укыган кеше, олыгайган көнегездә гомер иткән хатыныгызны ташларга батырчылык итәсез? Акылга сыймый бит бу!..

– Гомер итү төрлечә була, – диде Зәбиров тыныч кына.

– Торгансыз бит моңарчы, торгансыз! Нигә, моннан соң да тора алмас идегезмени?

Зәбиров сул иңбашын сикертеп куйды.

– Гаҗәп!.. Тора алсам, суд алдына килеп тә йөрмәс идем, – диде ул мыгырданып кына һәм, зинһар, җанымны кыйнамагыз дигән төсле, урам як тәрәзәгә таба борылып, туйган-алҗыган бер кыяфәт белән карап тора башлады. Ләкин Хатирә апа аның бу кыяфәт кыланышына игътибар итеп тормады, сорыйсын сорый бирде:

– Алайса, гаеп кайсыгызда соң?

– Аңламыйм.

– Ничек аңламыйсыз? «Аерылышырга мәҗбүр иткән гаеп кайсыгызда?» дип сорыйм.

Зәбиров, тәрәзәдән акрын гына борылып, авыр, салкын карашын Хатирә апага төбәде:

– Гафу итегез, мин әйтергә мөмкин булган кадәресен әйттем, һәрхәлдә, монда хатын гаепләп, аның өстенә сүз сөйләп торырга теләмим. Кыстамагыз. Бик кирәксә, бөтен гаепне үз өстемә алырга әзермен, тик безне аерыгыз гына. Бүтәнчә мөмкин түгел, аңлагыз шуны!

– Ни өчен мөмкин түгел? Бу ни дигән сүз! – диде Хатирә апа, кинәт кабынып. – Кара аны, әйтми-сөйләмичә генә, гомер иткән, бала үстергән хатынын ташламакчы була. Оят кайда, намус кайда? Бәлки, сез читтә берәр теге… нигә… ияләшкәнсездер дә хәзер шуның янына качарга чамалыйсыздыр? Ә без монда шуңа ризалык биреп торыйк, имеш! Учёный баш!

Шул арада судья, тиз генә иелеп, Хатирә апаның колагына нидер пышылдады. Хатирә апа: «Соң… ни… әйтмичә тагы», – дип торды да, ниһаять, тынды. Судья Зәбировка утырырга кушты, ләкин ул утырырга ашыкмады. Аның йөзе кара көйгән, яңак сөяге дерт-дерт селкенә иде.

– Мин… бу хәкарәтне13 катгый рәвештә кире кагарга тиешмен, – диде ул, тыныч булырга тырышып, әмма карлыккан тавыш белән:– Минем берәүгә дә ияләшкәнем юк. Безнең арада гомер буе кабер салкынлыгы яшәп килсә дә, мин…

Судья аның сүзен бүлде:

– Аңлашылды, гражданин Зәбиров. Шик рәвешендә генә әйтелгән сүз ул… бары үзегез ачык, туры җавап бирмәгәнгә күрә генә… Ә хәзергә утырып торыгыз!

Зәбиров ашыкмыйча гына утырды, кесәсеннән кулъяулык чыгарып, маңгаен сөртергә кереште, ә судья аның хатынына мөрәҗәгать итеп дәште:

– Гражданка Зәбирова, якынрак килегез!

Хатын урыныннан торды да бер генә адым атлап тукталды. Кайчандыр ул чибәр генә булганга охшый, күзләре зур гына, кашлары нечкә, борыны туры, авыз-ияк тә килешле генә. Тик күз төпләрен вак кына җыерчыклар каплап бетергән. Игътибар беләнрәк караганда, бу җыерчык челтәрен ирене өстендә һәм иягендә дә күреп була. Бу аны бик йончыган һәм вакытыннан иртә картайган итеп күрсәтә иде. Ләкин болардан да бигрәк күзгә ташланган нәрсә – аңардагы гаҗәеп бер җансызлык, мескенлек иде. Әйтерсең аягүрә сүнгән ул. Кайгыра да, борчыла да, шатлана да, елмая да белмидер кебек иде.

– Йә, гражданка Зәбирова, сез ни әйтәсез? – диде судья.

Хатын үзлегеннән яшьләнебрәк торган зур күзләрен иренеп кенә судьяга күтәрде. Аннары көттереп кенә әйтеп куйды:

– Ни әйтим? Белмим мин… – һәм бүтән сүз таба алмагандай тукталып калды.

Судья, авыру кеше белән сөйләшкәндәй, йомшак кына итеп, бер-бер артлы сорауларын бирә башлады:

– Менә гражданин Зәбиров сезнең белән аерылышуны сорап судка мөрәҗәгать итә. Сез моны алдан ук белгәнсездер дип уйлыйм, шуңа ничек карыйсыз?

– Әйе, белдем… Мин риза.

– Риза?.. Ләкин, гафу итегез, безгә бу аерылышуның сәбәбе ачык түгел. Бәлки, сез аңлатырсыз, ни өчен аерылышырга булдыгыз?

– Булдык инде… Вакыты җитте.

– Ни өчен соң?

Хатын озак кына башын иеп торды. Судья, аның җавабын көтеп алалмагач, тагын сорады:

– Берәр сәбәбе булырга тиештер бит… Әллә бик начар тордыгызмы?

– Тордык инде, – диде хатын ни үкенү, ни көенү сиздермәгән бер җансызлык белән.

– Ничек тордыгыз?

Хатын дәшмәде.

– Төрлечә тору бар бит. Тату тору бар. Киресенчә, талашып, ызгышып тору бар…

– Бездә алай булмады.

– Ә ничек булды?

Хатынның ияге тетрәнеп куйды, күзләре бер мәлгә яшь белән тулды, ләкин елап җибәрүдән тыела алды һәм чак ишетелерлек итеп кенә әйтте:

– Ул… минем белән… торырга теләмәде.

– Ни өчен?

– Белмим, үзеннән сорагыз.

Судья, аңа тынычланырга вакыт бирер өчен булса кирәк, бераз дәшми утырды. Ләкин шул арада Хатирә апа үз алдына сукранып әйтеп куйды:

– Гомер иткән иреңнең кем икәнен, ни теләгәнен белмә, имеш. Нинди хатын сез?

вернуться

13

Хәкарәт – пычрак, әшәке.