– Каян белим мин? – диде хатын, ничектер балаларча бер гаҗизлек белән.
– Ничек инде, бергә тор да…
– Без бергә тормыйбыз… Без бер квартирада гына торабыз.
Хатын үзе өчен гаять авыр, гарьлекле булырга тиешле бу хакыйкатьне һичбер уңайсызлану, хурлану сиздермичә, бик гади генә итеп әйтте дә бирде. Күрәсең, ул үзенең фаҗигале хәленә күптән ияләшеп беткән иде. Һәм аның бу әйткәннәре суд кешеләрен тагын бер мәлгә сүзсез калдырды. Судья, аптырагач, башын кашып алды.
– Әй-е! – дип сузды ул, ни дияргә белмичә, аннары ризасызлыгын яшермичә әйтеп ташлады. – Алай булгач, ирегезгә күптән развод бирү кирәк иде. Ул бит кайчандыр сездән шуны таләп иткән?
– Әйе, судка биргән иде. Тик ул чакта бала хакына аермадылар, мин дә риза булмадым.
– Ә хәзер ризасыз инде?
– Риза. Нигә кешене азаплап тотарга? Китсен!
Мәсьәлә ачык иде. Судья бүтән сорау биреп тормады. Мин дә бу хокуктан баш тарттым: нигә кешенең җанын суырырга? Ләкин Хатирә апа, мондый эшне йөрәгенә бик якын алганга күрә, сорау бирү хокукыннан файдаланып, хатынга үгет-шелтәсен ачынып әйтергә тотынды:
– Син дә, җаным, боламык икәнсең. Семья таркатырга юл куеп торасың. Бу яшькә җиткәч, нинди аерылышу ди ул! Кеше көлдереп… Яшь чакларыгыз, яхшымы-яманмы, үткән дә киткән инде, хәзер картлык турында уйларга вакыт. Килеп җитәчәк бит ул. Шуны сизмисеңмени? Ярый, ул – ир кеше, вакыты үтмәгән әле, тагын үзенә табар. Ә син… син нишләрсең? Кемгә сыенырсың?
Ләкин хатынга бу сүзләр һич тәэсир итмәде, ахрысы, ул сүнгән бер кыяфәт белән ничек басып торса, шул хәрәкәтсез, җансыз хәлендә кала бирде. Мин иренә күз салдым. Ул да, башын түбән салындырып, терсәкләрен тезләренә куеп, дөньясыннан ваз кичкәндәй, тик кенә утыра иде.
Судья аягүрә басты.
– Суд киңәшкә чыга, – диде ул, папкасын ябып, һәм без урыныбыздан кузгалдык.
Озынча тар бүлмәгә кергәч тә, судья иң элек үрелеп тәрәзә форточкасын ачты, аннары икебез дә бер үк вакытта кесәләрдән папирос чыгардык. Тәмам сусаганбыз икән, утырышып, сүзсез генә тартырга керештек.
Без, билгеле, киңәш корып, карар чыгарырга җыенмый идек. Халык судының мондый эш буенча карар чыгарырга хакы юк. Ул ир белән хатынны килештерергә тырыша, килештерә алмаса, эшне югары судка җибәрә. Бәс14, шулай булгач, Зәбировлар да, Югары суд алдына барып, бүгенге күренешне тагын бер мәртәбә шунда кабатларга тиешләр.
Әгәр дә инде карар чыгару безнең ихтыярда булса ышанам ки, без аларны аерыр идек. Бер-берсеннән туеп-бизеп беткән кешеләрне, юк, сез торыгыз әле дип, нигә көчләп маташырга? Беткән, сүнгән ич барысы да!.. Хәтта, минемчә, Хатирә апа да бу очракта карышып тормас иде. Аның өчен дә сакларлык яки якларлык берни дә калмаган монда.
Хәзерге минутта безне бары бер генә нәрсә кызыксындыра, бер генә сорау күңелне гел борчып тора: ничек итеп алар бер-берсеннән шулкадәр бизделәр, читләштеләр икән? Моның төп сәбәбе нәрсәдә соң? Үзләреннән бу хакта ачык кына ишетеп булмады. Судья әйтә, олы яшьтәге кешеләр аерылышырга килсәләр, һәрвакыт шулай бик яшерен булалар, серләрен ахыргача әйтеп бетермиләр, яшьләр генә ул капчыкны төбеннән тотып селкәләр, ди. Чынлап та, бу дөрес булырга тиеш. Менә хәзер яңадан ир белән хатынның теләр-теләмәс, кыстатып кына әйткән сүзләрен искә төшергәч, мине кинәт бер нәрсә гаҗәпләндерде: ни өчендер аларның берсе дә, ялгыш кына да, ярату-мәхәббәт сүзен теленнән ычкындырмады бит!.. Очраклы хәлме бу? Дөрес, кеше, олыгайгач, мәхәббәт турында җәелеп сөйләргә яратмый яратуын. Ләкин хикмәт бары шунда гына микән? Ихтимал, алар арасында, гомумән, беркайчан да чын, ныклы мәхәббәт булмагандыр. Әлеге иң төп сәбәпне менә шуннан эзләргә кирәк түгелме? Мин бу шигемне судьяга әйттем. Судья, алдан ук моның шулай икәнен белгән шикелле, бик тиз минем белән килеште:
– Бик дөрес. Асылда, бу кешеләр – яшьлек хатасының корбаннары… Өйләнешкән чакта ук, алар бер-берсен чынлап яратмаганнар да, белмәгәннәр дә, аңламаганнар да. Ә калганы инде бары шуның нәтиҗәсе генә.
Ләкин Хатирә апа судьяның бу сүзләре белән килешергә теләмәде:
– Сөйләмәгез! – диде ул, кулын селтәп. – Мәхәббәт, имеш! Мәхәббәт ул туйда гына кирәк. Ә соңыннан кешеләрне уртак тормыш, бергәләп көн итү, балалар үстерү бер-берсенә бәйли. Шулар гына семьяны да саклый.
– Ә менә саклый алмаган бит! – дидем мин.
– Хатын – җебегән, ирен кулында тота белмәгән…
– Ә көчләп тотып буламыни? Һәм нигә кирәк ул?
Хатирә апа миңа усал гына бер карап алды.
– Нәрсә сез, ирләрне бөтенләй йөгәннән ычкындыру ягындамыни? Алайса, ни өчен без монда утырабыз?
Хатирә апаны мин хөрмәт итә идем. Суд өстәле артында менә шулай бергә утыргалагач, мин аның холкын, табигатен дә үземчә беркадәр белеп өлгергән идем инде. Асылда, тормышның әчесен, төчесен күп татыган олы яшьтәге бу хатын кешеләргә игътибарлы һәм миһербанлы иде, аларның хәлләренә керергә ярата иде. Мәсәлән, төрле җинаять эшләрен караганда, ул, кеше нахакка әрәм була күрмәсен дип, бик борчыла торган иде; әгәр инде җинаятьче яшүсмер булса, ул аңа ничек тә җиңелрәк хөкем чыгартырга тырыша иде. Әмма инде ир-хатын мөнәсәбәтенә һәм аерылышу мәсьәләсенә килгәндә, Хатирә апабыз, әйткәнемчә, кинәт рәхимсез казыйга әверелә дә куя. Бернинди җан кичерешен, шуның белән бәйләнгән кешенең эчке фаҗигасен белми дә, белергә дә теләми ул… Ник анда семья тормышы кеше өчен җәһәннәмгә әйләнми, аның таләбе бер генә: тор, чыда, китмә, китәсе булма!..