9 нчы апрель, 1897 ел
41
Мин, толып, самавырны ломбардка салып, казаки, бүрек эшләттем. Теге пальтоны бар да бер киеп булмый әле. Безнең халык надан әле. Ул Альфредларны-ниләрне белми. Хәзер һәр көнне кичкә таба һәйбәтләп киенеп-ясанып бакчаларга чыгам. Шундагы кызлар, хатыннар берлә сөйләшергә, дустланышырга йөрим. Йа Рабби, нинди матур кызлар бар! Мин шулар берлә йөрерменмени? Шулар берлә шул романнардагы кеби сөешерменмени? Нинди кызык!
42
Ике атна булды, һәр көнне Бакыр бабай бакчасына барам. Бер кыз да килеп сөйләшә башлаганы юк. Әллә теге романнардагы кеби үк булмадымы дип бик уйлагач, исле маем берлә кершәнем юклыгыны белеп, кичә хәзрәттән бурычка алган өч тәңкәдән һәйбәт исле май, сабын, кершән алып кердем. Менә бүген шуларны ягынып чыктым. Һаман кызлар килмиләр. Бу ник болай?
21 нче май, 1897 ел
43
Бүген бер кыз миңа бик көлеп карап үткәнгә, барып утырганыны көтеп торып, мин дә янына утырдым. Азрак карап торгач, теге романнардагы кеби, сүз башладым. Кыз бик тиз сөйләшә башлады. Мин, романдагы кеби, ничек китәргә аптырап торганда, кыз үзе: «Әйдә, мороз (туңдырма) ашыйк», – диде. Мин, әлбәттә: «Әйдә», – дидем. Ашаган морозга да түләдем. Шуннан бакча буе бер мәртәбә әйләндек. Мин төрлечә иттереп, романдагыча сөйләргә тырыштым. Кыз мине бик сөюеннәнме, белмим, нидән, бераз йөргәч тә: «Әйдә, бер җиргә барыйк», – диде. Мин шатланып: «Кая?» – дидем. Ул: «Теләсәң мунчага, теләсәң безгә», – диде. Мин моның бу кадәр тиз мине сөюеннән, бер яктан, шатланып, бер яктан, гаҗәпкә калсам да, кесәмдә акча азга бара алмадым. «Иртәгә барырмын», – дигән идем, кыз миннән борылып китте. Ахрысы, теге романнардагы кеби, мин сүзене тутырмаганга үпкәләгәндер!
27 нче май, 1897 ел
44
Кичә вагонга, безнең өсткә ике татар хатыны килеп керде. Без, алар берлә сүз эләктереп җибәреп булмасмы дип, теге романнардагы кеби, кытайларның тәрәккыйсе, Әндәлес гарәпләренең мәдәнияте хакында сөйләргә тотындык. Әлбәттә, ул хатыннар теге романнарны укыган булсалар, андагы Катрин кеби, безнең сүзгә катышып китәргә тиеш иде. Менә шунысы начар шул: алар берни укымаганнар.
2 нче июнь, 1897 ел
45
Кичә циркка бардык. Нинди кызык! Ул хатыннар атлар өстендә нинди шәп йөриләр, тимерчыбыкта нинди кылыналар! Бу урыслар бигрәк тәрәккый[110] иткәннәр, без бигрәк артта. Кайчанга безнең дә шундый циркларымыз булыр икән? Кайчанга безнең дә кызларымыз, бөтен халыкның исене китәреп, тимерчыбык өстендә йөрерләр икән? Кайчанга безнең кызларымыз да шундый атлар берлә уйнарлар, маймыллар биетерләр икән? Ул көнне күрергә ерак әле, ерак!
15 нче июнь, 1897 ел
46
Минем шул бакчадагы хатыннар, кызларга әле бик ачуым килде. Ничә атна, ничә айдан бирле йөрим, ичмасам, берсе килеп дәшсен?
Бу урыс халкы надан шул. Алар шул теге романнарны укымаганнар. Югыйсә, әлбәттә, минем кеби, романнар укыган, чиста киенгән, исле майлар сөрткән, кершән ягынган, Әндәлес гарәпләренең мәдәниятене белгән бер егет берлә ник сөешмәскә? Наданнар, наданнар! Болар шул, ни сөйләсәң дә, урыс әле! Алар шул, ничә әйтсәң дә, сары урыс шул!
4 нче июль, 1897 ел
47
Көненә әллә ничәшәр мәртәбә битне сабынлап юганга, битем ярылып беткән. Су тиерер хәл юк, әрни (авырта). Ләкин чиста булсын өчен юынмый хәл юк. Бакчаларда андый-мондый булып йөрергә ярамый бит! Ләкин иртәдән кичкә кадәр бакчада йөрүдән арып беттем. Бер мәгънә чыкмый. Бер кыз килеп танышмый, сөйләшми!
18 нче июль, 1897 ел
48
Мин авырыйм. Башым авырта, начар йоклыйм, төш күп күрәм. Доктор авылга кайтып китәргә һәм дә сөт эчәргә кушты. Шулай ук, быел укыган романнарымнан аз гына да файда итмәенчә, Казанны ташлап китиммени? Хәер, романнар да авыл кызлары берлә сөешүне тагы мактый; алардагы сафлык, тазалыкны ярата. Мин дә шулай итәрмен. Хәзер инде мин элгәреге кеби мәми авыз түгел, роман укыган кеше.
22 нче июль, 1897 ел
49
Әти берлә без бозылыштык. Мин роман галәмене мактадым. Ул үзенең искедәге сәләфләренең[111] тормышыны мактады. Аныңча, бөтен сәгадәт – каткан икмәк ашап, камыш намазлык өстендә ятып, китап карап, зикер-тәсбих берлә мәшгуль булуда, имеш! Юк инде, мин андый әкиятләргә ышанудан үткән. Мин хәзер фикерле шәкерт. Мин хәзер милләт кайгыртам, дин кайгыртам. Үземезнең татарларны шул романнарда укыган кеби итәргә тырышам. Мин – ысул жәдид. Мин мәктәпләрнең рәтләп укытуларыны телим. Мин гәзитә укыйм. Бөтен дөнья мөселманнары арасындагы артка калуны беләм, аның сәбәпләрене эзлим. Мин киләчәктә әллә ниләр эшләргә планнар корам. Мин фанатик түгел. Мин кием низагъларыны яратмыйм. Мин романнарда киенгәнчә киенәм. Хасыйле, мин – яңа фикерле тәрәккый пәрвәр[112], әти – иске фикерле!