Выбрать главу

Шул уен әллә никадәр озайды. Инде кызлар, егетләр тирләделәр, пештеләр. Битләренә кызыллык йөгерде. Күзләре тагы майланган төсле күренә башлады. Уен озайган саен, куучы егетләр берлә куучы кызлар уен мәйданыннан ераграк, елгаларның борлуларына, кеше күзеннән саклый торган җирләргәрәк китә башладылар.

Менә бер кыз минем күземә генә күренә торган борылгычка керде. Аның артыннан бара торган егет тә, аның кеше күзеннән югалуы берлә, арыслан кеби бер сикерү берлә кызның янына барып җитеп, кызны җилкәсеннән бер кулы берлә тотып борып, аның янган битеннән чуп иттереп үпте. Мин дә шул эштән әллә нишләп урынымнан сикереп киттем. Шуларның кызыл йөзләренә, ут кеби уйный торган күзләренә, бер-берсенең муеннарына салынган кулларына, әллә нинди зур хиссиятләрне түгелмәсен дип куркып, акыртын гына селкенә торган һәр әгъзаларына карап, мин боларның хәзер шул вакытта мәсгудлекләренә шатлана вә шул мәсгудлекләре өчен аларны көнли, үземне үзем шулай күрә алмавыма кайгыра идем. Чынында никадәр мәсгудләр! Үзләренең яшьлекләренең кадерене нинди беләләр дә шул яшьлекнең вазифасыны нинди матур иттереп тутыралар! Нинди гөнаһсыз иттереп, яшел үләннәр, тулы ашлыклар эчендә бер-берсенең эчендәге янган утларыны сизешеп, бу табигый утка каршы килмәенчә, авызларыннан алышкан үбешүләр берлә аларның куәтләрене арттыралар, аларның ләззәтләрене киңәйтәләр. Нинди матур иттереп үзләренең эшли-эшли ныгып беткән куллары берлә бер-берсенең нык-таза муеннарыны кочаклыйлар. Нинди ихлас берлә кызудан кызарган битләрене кайнар авызларының үбүләре берлә бизәкләп-бизәкләп бетерәләр. Нинди иттереп, үзләренең икелекләренә протест ясаган кеби, бер минутта берләшергә теләгән кеби, ничек бер-берсенә сарылышып-сарылышып кочаклашалар. Йа Рабби, никадәр рәхәт, никадәр сәгадәт! Яшәңез, егетләр, кызлар! Яшәсен бу гадәтеңез! Яшәсен яшьлек!

18 нче август, 1897 ел

54

Әтиләр мине чынлап мулла ясарга телиләр. Әни, ул мәсьәләне тәмам хәл иткән кеби итеп, миңа кызлар эзли, һәр көнне чәй янында: «Фәлән мулла кызы бик чибәр, имеш. Әле Нәсыйхә абыстай килгән иде. Шул аларның авылларына барган икән, юри барып күрдем, сезне сораштылар, ди. Фәлән байның кызы да бик укымышлы, ди, җиһазы-фәләне бик күп, имеш. Әле миңа хатыны Хәерниса абыстай аркылы, дога кылсын дип, күкрәк җибәргән иде. Фәлән кеше кызы фәлән, имеш», – дигән сүзләр берлә башны әйләндерәләр.

Мин элгәре мондый сүзләрне көлкегә әвереп бетергәләсәм дә, кичә мәсьәләне бик җитди иттереп алдыма китереп бастырдылар. Мәхәлләнең байгураларыннан берничәсе, кереп, шул мәсьәләне алга куйдылар. Мин хәзер бу мәсьәләгә чынлап җавап бирергә мәҗбүр калдым. Әти мулла булмаска дигән фикеремне белә, ләкин ул фикер төпле бер уй дип ышанмаганга, аңар артык әһәмият бирми кеби күренә. Әни минем мулла булмавым уены күңеленә дә кертеп чыгара алмый. Ул мулла булмаенча тору мөмкин икәнлегенә дә шөбһә итә. Чынында, ничек мулла булмаенча, иртәдән кичкә кадәр ашка йөрмәенчә, руза гаетендә фитыр[113] җыймаенча, корбан гаетендә тире алмаенча, иген өлгергәч гошер[114] җыймаенча яшәргә кирәк? Хәтта мине мулла итәргә теләүләреннән мужиклар һаваланалар да: «Безнең авыл шәһәр кеби. Фәләннәр бик булырлар иде дә, әлхәмделилла, әле хәзрәт фатихасыннан чыгып без эш итмимез», – дип, куәт үзләре тарафында икәнлегене дә күрсәтеп куялар.

Миңа килсә, минем аз гына да мулла булырга исәбем юк. Ничек мулла булырга кирәк. Мин әле, әүвәл, шулай итеп – биш вакыт намаз укып, атнасына бер мәртәбә, җомга көнне, беркем аңламый торган телдә хотбә укып, әллә нидә бер бала исеме кушып йөрүдә һичбер мәгънә тапмыйм. Моннан кемгә булса да файда була дип ышанмыйм. Тагы шуның өстенә шул әтинең гомере буена сөйли торган вәгазь китапларына, андагы ике тиен сәдака бәрабәренә җиде оҗмахның җиде капусы ачылуы вәгазьләренә ышанмыйм. Шуларны кылудан, сөйләүдән халыкка файда түгел, зарар була дип игътикад[115] кылам. Шуның өстенә, безнең авыл кеби, карт муллаларны тәгъзыйм[116] кылырга, алар ни сөйләде шуны Коръән сүзе кеби тыңларга ышанган халыкка минем яшь уйларым, яңа фикерләрем аңланыр дип, алардан бер мәгънә чыгар дип аз гына да ихтимал бирмим. Аларны үзем теләгән бер фикергә бора алуыма, аларның шул иске уйларыны, черегән гадәтләрене җимерә алуыма ышана алмыйм. Тагы иң авыр җире – һәр нәрсәне сөйләгән вакытта дин ноктаи назарыннан[117] сөйләү. Уку кирәк, чөнки дин шулай куша; игеннәрне яхшы эшләргә кирәк, чөнки дин куша; баерга тырышырга кирәк, чөнки байлык берлә дин саклана.

вернуться

115

Игътикад – ышану.

вернуться

116

Тәгъзыйм – олылау, хөрмәтләү.