Выбрать главу

Ләкин русча укырга кирәк, хатыннарны качырмаска кирәк, динне дөньядан аерырга кирәк мәсьәләләрендә ничек итеп дин куша диерсең? Дөньядагы бөтен эшләрне, мәсьәләләрне ничек иттереп кагып-сугып дин эченә тутырырсың? Ничек һәр нәрсәне аларның башларына, уйларына муафикъ итеп үзгәртерсең? Шуның өстенә мин, тагы, дингә ул кадәр ышанмыйм да. Шуларны ничек иттереп халыкка сөйләрмен? Үземчә булса, алар мине аңламаячаклар, мине кяфер диерләр. Аларча булса, ул вакыт минем мәгълүматымнан бер файда булмаячак, мин үземнең халкыма тәэсир итмәячәкмен. Шуның өчен мин мулла булмаска тиеш һәм булмыйм. Кеше кешене һәм үзене алдамаенча гына гомер үткәрергә тырышырга кирәк.

21 нче сентябрь, 1897 ел

55

Әти берлә безнең арамыз шактый салкынлашып, мин мәдрәсәгә китәм. Ләкин һич уку фикере берлә түгел. Шул авылдан, шул көн дә бертөсле муллалыкның файдасына китерелә торган дәлилләрдән, мулла булып торуның мәнзарәләрене ишетүдән котылыр өчен генә китәм. Мәдрәсәдә бернәрсә укый да алмаячакмын, укымаячакмын да. Укырга теләсәм дә, нәрсә укыйм! Укырлык әйберләр бармы? Мөмкин булса, русча укыйм, төрек әдәбияты укыйм! Нишлим соң, безнең кеби укыйсы килгәннәргә мәдрәсәсе, мәктәбе юк. Халыкның бәхетсез егетләре ни очраса шуны укымый ни хәле бар! Хәерче кеби, кемнән ни калса шуны миенә тутырмый ни юлы бар! Менә мин дә шулай итәргә тиеш. Шул фәннәрне, шул гыйлемнәрне беләсем килгәндә – калдык-постык берлә башымны тутырырга, дөрестлеге шөбһәле мәгълүматлар берлә миемне зәһәрләргә тиешмен. Бу ник болай? Шулай ук минем вә минем кеби әллә ничә мең, йөз мең татар балаларының шулай укырга, башкалар белгәнне белергә, башкалар кеби, белмәгәннәрне өйрәтергә хаклары юкмыни? Моңар ничек чыдарга кирәк? Ничек шул ак, якты мәгариф гасырында күрәләтә надан булып калырга кирәк? Ник без бу чикле бәхетсез туган! Ник без мәктәбе, китабы, акчасы бар бер кавемнең балалары булмаган! Яисә ник безнең мәктәбемез, китапларымыз, әдәбиятымыз булмаган?

1 нче октябрь, 1897 ел

56

Мәдрәсә мәдрәсә хәленнән чыккан: бик күп шәкерт, мәдрәсәне буш өй хисап итеп, русча укырга йөриләр. Мәдрәсәдә ашау-эчү, яту-кунудан башка бер эш тә эшләмиләр. Хәзрәт берлә шәкертләр арасындагы мөнәсәбәт тә бик начар. Хәзрәтне һич эшкә алмыйлар, аның сүзене тыңламыйлар, аның фатихасыннан курыкмыйлар. Мин дә русча укырга тотынам. Мәдрәсә бозылды! Ләкин сәбәбе, – хәзрәт әйткәнчә, «Фатихадан курыкмау» гына!

13 нче гыйнвар, 1898 ел

57

Мин, русча укысам да, хәзрәткә дәрескә дә утырам. Хәзрәттән яхшы түгел. Дәрестә аз гына ихласым булмаса да, исәпкә тулсын өчен утырам. Инде хәзрәт тә хәзер шулай булса да утыруны ярата, һәр көнне: «Мәдрәсә бозылды», – дип зарлана. Менә үзең теләгәнчә торырга яңа бер юл ачылды. Мине Сибириядә бер шәһәргә мөгаллимлеккә чакыралар. Вазыйфәсе[118] дә шактый яхшы. Шәһәрдә торырга. Үзеңне үзең тәрбия кылып булачак, русча укырга да мөмкин булачак. Минем өчен зур бәхет. Әлбәттә, барам. Әле әтиләрдән рөхсәт сорап хат яздым. Җавап көтәм.

8 нче февраль, 1898 ел

58

Ялтыраган ай яктысы берлә нурга коенган, ап-ак кар диңгезе кеби Кабан күленең кар бөртекләре шул матур түгәрәк айга, шул кандилләр кеби сирәк-сирәк күренә торган йолдызларга җем-җем иттереп, ялтыранып көлемсерәшәләр, алар берлә уйнашкан кеби, күз кысышкан кеби елмаешалар. Кабан күленең теге тарафындагы фонарьлар да, тәрәзәләрдәге утлар да бу көннең матурлыгына кызыккан кеби; аның көмеш кеби саф елтырауларына, сөт кеби аклыгына көнләшкән кеби; аның шул ай, йолдызлар берлә күз кысышып уйнаш итүенә гаҗәпкә калып каткан кеби вә шул матурлыктан, ләззәтләнүдән аерылудан куркып, бер минутка да күзләрене аера алмаган кеби, туп-тугры ак карларга тегәп карап торалар. Алар да, ул матур ак диңгезнең кырыйларыны үзләренең моң гына төшкән яктылыклары берлә челтәрләп-бизәкләп, шул зур Кабан күленең бөтен итәгенә төрле-төрле печемләрдә кружевалар, челтәрләр ябыштыралар. Уртадан үтеп китә торган зур юл, аңар кушыла вә аерыла торган вак-төяк юллар да, көндезге иксез-чиксез атларның, йөкләрнең, кешеләрнең үтүеннән арыган кеби, юлчының, юлаучының юклыгыннан шатланган кеби, бөтен кулларыны, аякларыны җәеп сузылып ятып хәл җыя, бабалардан мирас калган, безне суы берлә, бозы берлә сыйлый торган, матурлыгы, гүзәллеге берлә бөтен шәһәремезне бизи торган шул зур күлнең тынычлыгына, аның шул зур, озын, арыла торган хезмәтләреннән соң хәл җыюыны ригайә кылган кеби, аны татлы тирән йокысыннан уятырга кызганган кеби, бөтен тирә-янда тавышсыз-тынсыз тик тора.

вернуться

118

Вазыйфә – хезмәт хакы.