Выбрать главу

Минем кайный торган күңелем, эчемә сыймаенча ташып чыгарга тора торган йөрәгем, бөтен башымны биләгән уйларым әллә нигә шул матурлыкны җимерәсе килә; әллә нигә шул матур айның көмеш нурлары берлә коена торган ак күлнең тынычлыгыны бозасы килә; аның каршысында бу кадәр баш игән бөтен шәһәргә каршы килеп, аны аяк астымда таптап, аның йоклаган тәннәрене уятып, шыгыр-шагыр өстеннән үтәсем килә. Минем мәдрәсәдән ясап чыккан начар фикерем, ямьсез уем шул мине кочаклаган матурлык берлә тартыша, сугыша. Үзенең начарлыгы берлә, үзенең былчыраклыгы берлә шул матурлыкны җиңәсе килә; үзенең фикеренең гөнаһлылыгы берлә шул айдан, йолдыздан бүләкләр, сәламнәр китерә торган фәрештәләрне оялтасы килә; ахырдан, шул матурлыкка илтифат итмәенчә, акыртын гына атлап, шул матур күлне аяк астында калдырып, теге тарафка чыгасы килә. Үземнең гөнаһсызлыгымны, үземнең егетлегемне мәңгегә шул ай, йолдызлар берлә зиннәтләнгән күлнең бу тарафында калдырып, үземне үзем теге якның былчырагына чумдырасы, йөздерәсе килә.

Тагы үземне үзем җиңә алмаенча, тагы шул матурлыкка каршы бер хәрәкәт тә итә алмаенча тора идем, күңелемдә зур бер карар килде. Зур иттереп аягымны атладым. Аяк астымдагы карларның шыгыр-шыгыр еглап калуларына илтифат итмәенчә, үземнең кара гәүдәм берлә кара күләгә булып шул ак сөт диңгезе аша атлый башладым вә кара фикерләрем берлә ак кар диңгезене каралта башладым, йөрәгемнең дөп-дөп тибүене ишетмәс өчен, кызу-кызу атлап ашыга башладым.

Менә каршы тарафтан соңга калган бер барабыз[119] атыны суга-суга миңа каршы килә башлады. Минем күңелемдә әллә нинди курку, үз-үзенең гаебене белү хисе уянды. Мин күрше бакчадан кыяр урлаганда тотылган бала кеби тетри, калтырый башладым: «Теге мине күрер, мине таныр, фәлән итәр», – дип, аңар каршы очрамас өчен, икенче юлга борылдым. Күңелемдә тагы өйгә борылып кайту, барасы юлыма бару фикере сугыша башлады. Тагы җиңдем, тагы киттем. Тар урамнар үттем. Әллә нинди тәбәнәк кенә бер өйнең фонарь таккан ишегенә килеп кердем. Бер тар гына бүлмәгә кереп утырып, яныма җыелган әллә никадәр карт вә яшь хатыннарның күзләре берлә мине сөзүләре астында торганның соңында, берсен дә яратмасам да, шул күз караулардан котылыр өчен, үземне үзем калтыравым, тетрәвем берлә көлдермәс өчен, берсене алдым. Ишекне бикләп, калтырап чишенеп, тупас кына, дорфа гына, карт кына бер хатынны беренче мәртәбә кочакладым. Үземнең сөттән саф егетлегемне, алмастан кыйммәтле яшьлек хатирәмне шул сасы өйдә, сасы хатынның сасы караватында калдырдым. Фикерем кунарга булса да, шул минутта монда куна алмавымны, монда, түгел куну, тагы бер-ике минут тора алмавымны белеп, бик тиз киенеп чыгып киттем.

Тышка чыкканда, күңелемдәге моңынча һич күрмәдегем, хис итмәдегем бер хис мине биләгән, әллә нинди бик каты хөкем итә торган хаким мине үзенең мәхкәмәсенә[120] чакырган иде. Мин, нишләргә белмәенчә, үземнең кылган эшемнең бик былчырак, бик кабахәт идеке фикереннән аерыла алмаенча, үземне үзем йоларга юл таба алмаенча, үземне үзем коткарырга җавап була алмаенча, сүгә-сүгә мәдрәсәгә борылдым. Тагы баягы минем җинаятемнең шаһиде – ап-ак Кабан күле каршыма чыкты. Әллә ничә меңнәр, йөз меңнәр минем кеби кабахәт эш эшләгәннәрне күргән-оныткан Кабан күле, минем дә кабахәтлегемне эченә йоткан, минем былчыраклыгымнан да чирканмаган кеби, мине дә эченә йотты. Зур ай да минем кара күңелемне үзенең яктылыгы берлә юа башлады. Мин әллә нинди эч изелүләре берлә атлый-атлый, үземнең теге сасы өй, сасы хатыннан алган хиссиятемне артымда калдырырга тырышкан кеби ашыга башладым. Үз тарафыма чыгып җиткәч тә, Кабан күленең теге тарафына, аның соңында ак Кабан күленә, айга, йолдызларга карадым. Үземнең бу җинаятемнең шаһидләре алдында аякларым калтырый, тәннәрем тетри башлады. Күземнән ике бөртек яшь мөлдерәде. Егетлегемнең шулай мыскыл булуына, шулкадәр еллар, шулкадәр мәшәкатьләр берлә сакланылган сафлыгымның бер минутта чүплек башына ыргытылуына күңелем протест ясый башлады. Мин балалар кеби егларга, үземнең былчырагымны кайнар күз яшьләрем берлә юарга тотындым.

15 нче февраль, 1898 ел

59

Әтиләрдән хат килде. Әти каргый, әни егълый. Нишләсәң дә рөхсәт юк: «Әтиең карт, фәлән-төгән, мулла бул», – дип яза. Белмим, ни булыр. Моннан китә алмыйм, ахрысы. Әллә нигә аларның сүзләренә каршы килә алмыйм. Бәлки, ничек тә ризаландырып булыр әле! Хәзергә калды.

вернуться

119

Барабыз – кыш көннәрендә өяздән килеп шәһәрдә йөри торган простой чаналы ямщик. – Г. Исхакый искәр.

вернуться

120

Мәхкәмә – хөкем йорты.