Выбрать главу

28 нче февраль, 1898 ел

60

Мин хәзер русча бераз сукалыйм. Гәзитәләрне, ачыграк язылган китапларны аңлыйм. Лөгать китабыны кулдан төшермәенчә, бербуйдан рус китаплары укып утырам. Әллә ниләр хакында укып бетердем. Бал корты асрау хакында, йогышлы авырулардан саклану, бала тәрбия кылу, Бәйтелмөкаддәсне[121] зиярәткә бару, әллә кайдагы телсезләр мәктәбендә укыту, диңгездә баткан бер көймәдән котылган бер кешенең вакыйгалары, матур язу өйрәнү ысулы, байлыкның юлы, тагы, белмим, ниләр-ниләр укыдым. Барысыны да аңладым. Әлбәттә, бу зур тәрәккый!

14 нче март, 1898 ел

61

Мин беркөн, кайткач, никадәр үземне үзем шелтәләсәм дә, үземнән үзем җирәнсәм дә, әллә ничә көнгә кадәр борынымнан шул сасы бүлмәнең сасы исе чыкмаса да, вөҗдан газабымнан эчемнән көйсәм дә, тагы бардым. Тагы кайткан вакытта үземне үзем үтерәсем килде. Тагы, үземнән үзем качарга теләгән кеби, кайтканда, ашыга-ашыга эштән чыктым. Тагы әллә ничә көннәр күңелемнән шул вөҗдан газабы, шундагы сасы исләр чыкмады. Ләкин күңелемне дә әллә нәрсә шул галәмгә зәгыйфь кенә җеп берлә булса да һәрвакыт өстери башлады. Мин, гакылым берлә уйлап, шул галәмгә никадәр дошман булсам да, шул эшләрне никадәр сөймәсәм дә, хисем берлә шунда барудан үземне үзем тыя алмадым. Моннан соң да тыя алырмын дип уйламыйм.

6 нчы апрель, 1898 ел

62

Тагы бер ел мәдрәсәдә мәгънәсез үтте.

12 нче май, 1899 ел

63

Мин хәзер аз гына русча, аз гына төрекчә, аз гына гарәпчә, фарсыча, аз гына үз телем татарча беләм. Бу телләрнең барсында да, лөгать китаплары[122] берлә, китаплар, рисаләләр[123] аңлый алам. Шуның өстенә тарихтан аз гына, җәгърафиядән аз гына, хисап, һәндәсәдән[124] аз гына, әллә нинди үләннәр, хайваннар хакында, аз гына өй тәрбия кылу, бала тәрбия кылу, бала укыту, мәктәп идарә кылу хакында, аз гына дин вә игътикад хакында, аз гына тәфсир хәдис[125] хакында, аз гына мантыйк[126] вә хикмәт[127] хакында – кыскасы гына, һәр нәрсә хакында аз гына мәгълүматым бар. Боларның һәммәсене өсттән генә белсәм дә, берсене дә чынлап белмим. Барсы хакында да сүз сөйли алсам да, берсе хакында ап-ачык мәгълүмат бирә алмыйм. Берсене дә дөрест иттереп укыта алмыйм һәм күз алдымда алар хакында ап-ачык бер фикер хасил итә алмыйм. Минем фикерем дә мәгълүматым кеби. Анда да аз гына вөҗдан, аз гына шәфкать, аз гына эшкә мәхәббәт, аз гына халкыны сөю, аз гына үзене корбан кылырга хәзерлек, аз гына шөһрәт сөю, аз гына байлык сөю, аз гына үзен үзе сөю, аз гына тормыш сөю, аз гына ялкаулык, аз гына эш яратмау бар. Шуның өчен минем белмәгән эшем юк, кинәндергән төшем юк! Хәзер инде менә шул мәгълүмат берлә, шул фикер берлә дөньяга чыгарга кирәк. Шулар берлә дөньяда торырга кирәк. Шулар берлә тормышны мәгънәле үткәрергә кирәк, тормышның буш җирләрене тутырырга кирәк. Үзеңне, үзеңнең торганыңны белер өчен, үзеңнең соңында тормышта бер эз калдырыр өчен әллә нәрсә тудырырга кирәк. Ләкин бу мәгълүмат, бу фикер берлә чуалган, бер яктан шул мәгълүмат берлә тулган, шул хиссият берлә ашланган баш берлә нинди эш эшләргә кирәк? Ничек иттереп тормышны тулы мәгънәле, картайгач артка әйләнеп караганда: «Үлсәм үләм, гомерем әрәм китмәде», – диерлек ясарга кирәк? Ничек шул чүп-чардан кулга алырлык бер нәрсә өйдерергә кирәк?

Мин менә шул белемем берлә нигә ярыйм? Нәрсә беләм дип дөньяга чыгып, эшкә тотыныйм? Итекчелекне булдыра алмыйм, чөнки мин мулла угылы мәхдүм булып, эш эшләмәенчә үскән. Сатучылык юк, чөнки миндә сатучыга кирәк гайрәт, сатучыга кирәк акча сөю һәм дә алган юлыны ташламаенча карлы бозда хезмәт итү юк. Кала мөгаллим булырга йә мулла булырга! Сөеп, рәхәтләнеп мөгаллим булыр идем; әллә никадәр мәгълүматым булмаса да, бала тәрбия кылу хакында да башымда чүп-чардан башка нәрсә булмаса да, тырышып, сөеп укытыр идем – әтиләр, әниләр разый булмый! Мулла булырга күңелем, вөҗданым разый булмый. Мулла булуны үзем өчен, үземнең мәхәлләм өчен зур җинаять дип хисап итәм. Соң нишләргә? Минем кеби бер эшкә дә ярамый торган, һәр эшкә ярый торган кешеләргә нишләргә? Шунда бер урын алган булып тора башлаган булып, тагы үзең кеби эшкә ярамый торган ярым-ярты мәгълүматлы балалар тудырып, шуларны үстерергәме? Бу туачак балаларга каршы һәм дә аларны ашатачак, эчертәчәк бөтен адәм балаларына каршы җинаять түгелме? Менә бу мәсьәләләрнең мин берсенә дә җавап бирә алмадым һәм җавап бирә алуымда шөбһәм бар. Ләкин гомер тик тормый, көн дә көн үтә. Мәсьәләләрне йә алай, йә болай хәл кылу мәсьәләсе һәр минутта якынлаша.

вернуться

122

Лөгать китаплары – сүзлекләр.

вернуться

123

Рисалә – кече күләмле әсәрләр, очерк, брошюра.

вернуться

124

Һәндәсә – геометрия.