Выбрать главу

Мин, хәзер үземнең әти кеби, укыган нәрсәләремә иманым булса, аның кеби, шул, шул укыган китапларындагы «һәммә нәрсә дөрест инде» дигән игътикадым булса, әти кеби, һәр зур мәсьәләгә: «Фәлән китапта шулай дип әйткән, фәләндә болай дип әйткән», – дип җавап бирә алсам, шуның берлә вөҗданымны котылдыра алсам, үземне үзем чорнап алган мәсьәләләргә һәммәсенә дә үзем ышанган җавапларым булып: «Тәкъдир шулай, әл-әмер әмрелиллаһ[128]», – дип канәгать итә торган булсам, табигый, рәхәтләнеп-рәхәтләнеп, әти кеби мулла булып торыр идем. Яисә мин, шул үземне чолгаган мәсьәләләргә, тормышның алдына көн дә килеп баса торган эшләргә фән күз карашыннан җавап бирерлек фәнни мәгълүматым булса, һәммә нәрсәгә дә фән күзе берлә: «Тарихта шулай булган, болай булган, хәзер дә шул сәбәпләр бар, шулай булырга тиеш, йә сәбәпләре шундыйлар, нәтиҗәдә шулай чыгарга тиеш», – дия алсам, шул фән үлчәве берлә үземә күз карашлары ясый алсам, рәхәтләнеп бер яңа дөньяның яңа кешесе булып торыр идем. Ләкин миндә әүвәлгесе дә юк, ахыргысы да юк. Һәрнәрсә бар, бернәрсә юк! Шуның өчен мин – ул да түгел, бу да түгел! Тәвә дә түгел, кош та түгел! Ат та түгел, ишәк тә түгел! Мин – иске мулла гыйлеме, иске мулла фикере берлә яңа фикерләр, яңа гыйлемнәрдән катыштырып начар иттереп ясалган мулла азгыны! Менә шул мулла азгыны үзенең шул чуалчык башы, чуалчык фикере, начар тәрбиясе берлә нишләсен? Сез дә җавап биреңез?! Моның шулай калуында үзе генә гаеплеме? Нигә көлеп торасыз?! Моның шулай, бер элгәреге игътикадыны бозып, яңа игътикадсыз калуында сез дә, аны чолгап алган бөтен татар тормышыңыз да гаепле түгелме?

Искедәге кеби, һәр яңалыкны кертмәс өчен меңәр-меңәр фәрештәләр саклый торган мәдрәсәңез булса, бу егет, бу укырга сөя торган үткен егет, карт муллаларыңыз кеби динле, игътикадлы, үз даирәсендә галим булмас идемени? Әгәр мөкәммәл иттереп ислах[129] ителгән мәктәпләремез булса, һәр фәнне кирәгенчә укытылса, яшь башларга кая таба хәрәкәтләнергә юл күрсәтелсә, бу, хәзерге чүпрәк, эшкә ярамый торган егет, һәрнәрсә хакында фәнни фикер ясап, тормышка каршы гыйлем коралы берлә коралланып, хәзер баһадир кыяфәтендә басып, тормышның моңа куярга теләгән ауларына каршы көлеп тормас идемени? Шулай булса, миннән көлмәңез! Мин егълыйм, сез дә еглаңыз! Минем генә түгел, минем кеби меңләр-меңләр егетләреңезнең, ике агым арасында, йомычка кеби, бер тарафка китәргә хәле булмаганыны – бер тарафның да куәтене арттырырга да көче җитмәгәнене – үзенә үзе ышанмаганыны күреп еглаңыз! Шуларга таза, нык аяк басар урын табарга уйлап, шуларны хәзерге хәлләреннән коткарырга теләп еглаңыз! Боларның харап булган гомерләре өчен, шул әллә никадәр яшьләремезнең харап итәчәк гомерләре өчен еглаңыз! Үзеңезне чолгаган дөньяңызның шул егетнең башы кеби идеке өчен еглаңыз! Еглаңыз!

15 нче июнь, 1899 ел

64

Ике атнадан бирле өемез тәмугка әверелде. Иртә-кич тавыш, иртә-кич мулла булу мәсьәләсе. Әти мулла булуның кыямәт өчен яхшылыкларыны, имамлыкның савапларыны; әни мулла булып торуның тынычлыгыны, рәхәтлегене, эшсез-нисез тик ятуның кәефлегене сөйләүдән башлады. Миңа, саваплар, тыныч кына бот күтәреп ятулар берлә кызыктыра алмагач, еглап-еглап: «Әтиең картайды, мин картайдым. Без нишлик? Ничек дөнья үткәрик?» – дип зарланырга, ялынырга, аның соңында каргарга тотынды. Әти дә: «Имамлыктан тартыну игътикадның зәгыйфьлегене күрсәтә, синең иманыңда шөбһәң бар, имеш, фәлән», – дип тиргәргә тотынды. Бу гына җитмәде, аңлар-аңламас: «Балам, апкаем, бул инде, бул!» – дип егларга тотындылар. Башым тегермән кеби әйләнә башлады. Нишләргә дә белмәенчә аптырап калдым. Бу тормыш упкыныннан чыгарга юл таба алмадым.

Нишлим? Ничек боларга сүз аңлатыйм! Ничек үземнең зәгыйфь мәсләгемне көчсез, куәтсез игътикадым берлә саклыйм! Бу тавыштан, бу кычкырыштан, бу мәгънәсез моназарәдән шулкадәр туйдым – бөтен эчем-тышым моңар протест ясый; бөтен эчем-тышым әллә кайларга, бу тавышлар ишетелми, бу мәгънәсез күз яшьләре күренми торган җирләргә, еракка-еракка китәсе килә! Әй шул бу авылны, бу үзләренең кечкенә даирәләреннән чыга алмый торган әтиләр, әниләрне күрмәскә; әй аларның шул тормыш упкынына батырыр өчен ясый торган ауларына кертер өчен сөйли торган матур сүзләрене ишетмәскә, шул упкын янына сибелә торган җимнәрне күрмәскә, белмәскә! Китәргә! Китәргә! Башны алырга да кая булса да китәргә!

Ләкин кая китәргә? Мин нишли алам? Егерме өч яшенә кадәр салам селкетмәгән бер әрәмтамак, әрәмтамак булып бушка ашап ятудан башка ни эшли алам? Кыргыз эченә мөгаллим булып китәргә, Сибириягә приказчик булып китәргә? Ләкин мин шуларны эшли аламмы? Тагы, эшли алсам, шул кыргызның җир өендә тары өйрәсе ашап, гупу киеп сасып яту яисә биш тиен көмеш өчен җаныны кызганмый торган бер сатучыга хезмәтче булу – шул авылдагы тормыштан артыкмы? Икесендә дә, бер төрле «ирек» тән мәхрүм калып, гадәткә, йолага, карендәш-кабиләгә, ил-күршегә кол булынмыймыни?

вернуться

129

Ислах – яраштыру, үзгәртү, яхшыландыру.