Выбрать главу

Ләкин һәрвакыт арамызда бер аңлашылмаган нәрсә – яшерен бер куәт хис иттек. Бер-беремезгә сарылышып, бөтен эчләремезне актарып салмадык. Сөйләшкәндә, көлешкәндә, сөешкәндә вазифа үтәгән кебирәк кылыныштык. Күңелләремездән әллә нинди бер-беремезгә ышанмауны бетерә алмадык. Бер-беремезне онытып, икемез бер кеше кеби кылыныша, икемез бер кеше кеби бер хис берлә яна алмадык. Арамыздагы икемезнең дә эчене пошыра торган, икемезнең күңелене рәнҗетә торган бер суыклыктан котыла алмадык. Шуның өстенә ул да, мин дә, шул суыклыкны икенчемезгә аңлатмас өчен, әллә нинди хәйләләр, алдаулар корып, аны тагы ямьсезрәк иттереп мәйданга чыгардык.

Мин киткәндә, бик сөешеп, тизрәк килергә вәгъдәләшеп аерылыштык. Ләкин теге хис һаман бетмәде. Мин кайткан вакытта, кыңгырау тавышының моңлыгы берлә уйлый-уйлый, ул хиснең нәрсә икәнлегене аңладым. Без, сөешсәк тә, дустланышсак та, эч күңелемездән бер-беремезне сөймимез икән! Бу хәкыйкать минем күңелемә агулы очлы ук кеби барып утырып, тагы бер зур җәрәхәт ачты. Минем идеалымның тагы иң зур почмагыны җимерде. Тормышымның тулы төсле күренә торган җирләренең дә буп-буш икәнлегене күрсәтте. Мин моң кыңгырау тавышлары берлә күземне йомып уйларга тотындым. Күзләремнән ике түгәрәк күз яшьләре мөлдерәп, битемне юып, кулыма төште. Күңелемдә «бетте» дигән фикер туды. Бетте! Һәммәсе бетте! Бөтен идеал, бөтен тормыш бетте! Мәңгелеккә кайтмаска бетте!

12 нче февраль, 1900 ел

69

Кичә йәсигъдән[130] соң авылның могтәбәр картларыннан, безнең өйнең дустларыннан Әхмәт абзый кереп утырды. Аның керүе һичбер вакыт бушка булмаган кеби, бу юлы да бушка түгел иде. Ул, авылның бөтен кешесенең нинди уйда, нинди фикердә икәнене белгән кеби, иртәгә нинди уйда булачагыны, мәгълүм эшкә нинди күз берлә караячагыны да – һәммәсене дә белә. Авылның ирләренең генә түгел, хатыннарының нинди фикердәлекләрене, ил эшләреннән нәрсәне яратуларыны, нәрсәне сөймәүләрене – һәммәсене белә. Шуның өчен ул – безнең авылның уеның, теләвенең көзгесе.

Шул авыл көзгесе, бик күп чынаяклар чәй эчкәч, бик күп сүзләр сөйләгәч, мине дә яшь мулла дип бик мактагач:

– Авыл халкымыз да ярата-фәлән итә, ләкин менә әле, көз көне мәдрәсәне тау астыннан күчертергә тели икән, аннан ары, Суфи абзыйны кертмәенчә, әллә кайдан мөгаллим китертергә тели икән, дип яратмаенчарак сөйлиләр. Кайсыберсе: «Хәзрәт исән булганда, Алла теләсә, бернәрсә булмас», – дип, берсене берсе бастырышсалар да, кайсылары: «Юк, болай ярамый, бик тиз әле баш булырга тели, атасы укыткан ярамаганмы? Менә, Аллага шөкер, барымыз да шуның шәкерте, Аллага шөкер, кирәгемез кадәр беләмез бит», – дип әйтәләр, ди. – Шуның артыннан үз башыннан чыгарып: – Минемчә, бу елга шулай калдырырга кирәк. Әле менә, яңа мулла дип, җир дә бирелгәне юк. Анысы да кирәк бит, хәзрәт? Алары үтсен әле. Бик яхшы гына җир алыйк. Бу елга син әле кыз катына йөре, аннан ары киләсе елга карарсың. Бик кызулап җибәреп, халыкны дулатып җибәрмик димен. Без бит мужик халкы, бер кызсак, сыер дулаган кеби буламыз, – дип сүзене бетерде.

Әти дә, миңа карап:

– Менә мин күптән әйттем бит, мине тыңламый идең, – диде.

Әни дә ишек артыннан гына:

– Кирәкмәс, зинһар, мәдрәсәләре. Үзләре теләсәләр нишләсеннәр, тавыш чыгармаңыз. Йә ары якка мәчет сала башларлар, – диде.

Мин үземнең әүвәл мәктәп төзетеп, шул мәктәптә укытып, буш гомеремне тутыра алмавыма, ул яктан да алдануыма ияләшеп бетә алмадым. Әхмәт абзый тагы бер-ике чынаяк чәйдән соң:

– Яшь мулланың вәгазьләрене бик яраталар, ләкин китап сүзе азрак диләр. Шуның өчен, мулла, син китап сүзене күбрәк ычкындыргаласаң, тагы яхшырак булыр, – диде.

Аның өстенә әти дә:

– Мин һәрвакыт «Дөррәтеннасыйхин», «Тәнбиятел-гафилин» кеби мәгъруф[131] китаплардан сөйлә, дим. Ул әллә кайлардан тапкан үзенең китапларыннан сөйли, – дип, сүзене бетерә алмады, әни:

– Китап булгач барыбер түгелме? Бик яхшы сөйли диләр ич! – диде.

Әхмәт абзый аңар каршы:

– Яхшысын яхшы, абыстай, ләкин әле кара халык – кара сарык диләр бит. Алар берлә яшәргә кирәк бит. Шуның өчен әле яңа вакытта алар теләгәнчәрәк кылынырга кирәк димез, – диде.

Әти дә шул фикер хакында озын сүзләр сөйләде, дәлилләр китерде. Ләкин мин боларның берсене дә тыңламадым да, каршы җавап та бирмәдем, һәм җавап бирергә урыны да юк! Бу сүзләр минем тагы бер кат алданганымны беркетте, авылда бер-бер эш эшләүдән бөтен өметемне өзде, хезмәт итәргә дәртемне бетерде. Мин, бөтен өметләрдән яп-ялангач көенчә калып, игътикадсыз яшәргә, яшәргә дә түгел, гомер үткәрергә мәҗбүр идекемне белдем. Башымда моңар каршы бик зур протест уянса да, күңелем эченнән еглаудан башка бер эшкә тотына алмады, үземне үзем коткарырга бер юл булмады. Мин иртә берлә бернәрсә дә уйламаенча, мин аны сөйми, ул мине сөйми торган авылдан ул мине сөйми, мин аны сөйми торган бикәчемә киттем.

вернуться

130

Йәсигъ – кичке намаз.