15 нче март, 1900 ел
70
Мин, зинданга ябылган кеше кеби, үземнең яшьлек гайрәтемне кая куярга белмәенчә, эчемне кайната торган гайрәт көчене бастырыр өчен, үземне үзем арытыр өчен, иртәдән кичкә кадәр идән буенда йөрим. Уйланам, уйлыйм. Әллә ничәшәр катлы «иске гадәт» диварлары берлә чолганган, үземнең мәгънәви зиндандагы тормышымны төшенәм; шуның богауларыны өзәргә, үземне үзем азат итәргә юллар эзлим. Моннан качып китәргә, кая булса да китәргә уйлыйм. Ләкин тагы күз алдыма әллә нинди киләчәкнең ямьсез күренешләре килеп басып, мине куркыта. Мин үзем дә, шул «гадәт» богауларыны өзәргә көч юклыгыны хис итеп, язмышка риза булып, шул тормышны мәгънәләтә төшүдән башка юл таба алмыйм. Ләкин ничек мәгънәләтим? Үзем ышанмасам да, ичмасам, үземне азрак алдарлык эш кайдан табыйм? Мәдрәсәгә керимме? Ләкин анда кереп, ничек, оялмаенча, «Төхфәтелмөлек», «Мораделгарифин» укытып торыйм? Мәчеткә барыйммы? Анда барып, тагы ничек иттереп, «Даррелмәҗалис» тән хур кызларының матурлыгы хакында, канәгать кылу тиешлегендә үзем зарарлы дип ышанган сүзләрне сөйлим? Соң, нишлим? Бу озын кышкы төнне ничек үткәрим? Бу үгез йөреше берлә йөри торган төнге сәгатьләрне ничек уздырыйм?
19 нчы декабрь, 1900 ел
71
Кышкы төнне үткәрә-үткәрә арып бетеп эштән чыккач, өстемә киенеп, йортка чыктым. Бераз һава алыйм дип, йорт буенча йөрергә тотындым. Суык һавада башым сафланып, күңелем куәтләнеп, тагы үземнең эшсезлегемә кайгыра башладым. Башым тагы әллә ниләр төшенә башлады. Шулай уйланып, моңланып йөргәндә, лапас астында аз гына ялтырый торган хезмәтче өенең утына күзем төште. Шул өйнең эчендә әллә никадәр рухани җылылык бар кеби, әллә никадәр рәхәт бар кеби тоелды. Мин, шуның тәрәзәсе тугрысына туктап, кырыйлары ачык калган пәрдә ярыкларыннан өйнең эченә карый башладым. Сәкенең янына утырып тегү тегә торган хезмәтче хатыныны күрү минем күңелемә әллә нинди уйлар уятты. Минем күңелемдә шул ят хатын берлә сөйләшәсе килү, шуның берлә бергә кичнең үтмәгән сәгатьләрене үткәрәсе килү, үземнең шул берсенә берсе охшаган көннәремне үзгәртәсе килү фикере туды. Мин, акыртын гына лапас астына кереп, хезмәтченең бозлар берлә каткан ишегене куәт берлә ачып, өйгә кердем. Хезмәтче хатыны миннән качмаса да, минем берлә эш тугрысында сөйләшсә дә, минем төнлә килеп керүемә исе китеп калган кеби булып, башындагы арттан бәйләгән яулыгыны чишеп, муен астыннан бәйләде. Үзе бер сүз әйтмәенчә, минем бер-бер йомышымны көтеп торган кеби көтә башлады. Мин: «Йортка чыккан идем дә, эч пошканга сөйләшеп утырырга дип кенә кердем», – дигәч, тегенең бөтен йөзенә тагы таң калу галәмәте чыкты. Мин, бер дә илтифат кылмаган булып, узып утырып: «Күңелсез, эч поша», – дип зарланырга тотындым. Теге хатын аз гына ачыла башлагач: «Миңнулла кая?» – дип, иренең каялыгы хакында сорадым. Ул да: «Иген төяп, базарга китте», – диде һәм дә, аптыраганыны бетерер өчен кеби: «Ул булса, менә мин самавыр куяр идем, чәй эчерер идек. Хәзер яхшы түгел, йә берсе-берсе күрер», – диде. Бу «берсе-берсе күрер» сүзе миндә икенче уй уятты. Чын, берсе-берсе күрмәсә, моның берлә төн үткәреп, шул берсенә берсе охшаган мәгънәсез тормышны үзгәләштерсәң ни булыр иде?
Шул фикер башымда бер карар алып җитә алмады, мин: «Шәйтан күрсенме, һәммә кеше йоклый», – дидем. Хатын сөальле иттереп самавырга карады. Мин көлеп җавап биргәч, куыштан ярып куйган чыралардан бер зур уч алып, урталай шатырдатып сындырып, самавыр куя башлады. Самавырны куеп, урынына утырыр өчен минем янымнан үтеп барганда, мин кулыннан тоттым. Хатын әллә нинди тәрәддед[132] аңлата торган бер хис берлә: «Кирәкмәс, мулла абзый, кирәкмәс!» – диде һәм дә, мине шул фикердән кайтарыр өчен кеби: «Бер-бер кеше күрер», – диде. Мин бу сүздән тагы бик күп мәгънә аңлап, хатынны тәмам кочаклап, яныма утырттым. Хатын, оялганга, башыны теге тарафка борды. Минем кулларым берлә бөтен тәннәрендә кылган сәяхәтемә бер сүз әйтмәсә дә, күземә таба борылып карамады. Мин, моның оялганыны белеп, ерак түгел лампаны өреп сүндердем. Хәзер өйнең тынычлыгыны самавырның челтәрләреннән чыккан яктыга башка бернәрсә дә бозмый иде. Мин хатынны, кочаклап, урынына яткыра башладым. Ул да, азрак тартынган кеби, азрак риза түгел кеби иттереп, «кирәкмәс лә» дип, артык бер сүз дә әйтмәде.
Самавырның кайнавына да карамаенча, түшәгенең катылыгына, урынының уңайсызлыгына да илтифат итмәенчә, мин кичне хезмәтче хатын янында үткәрдем.