Выбрать главу

Бу сүзләр, бу уйларга каршы чыдый алмаенча, башым да, күңелем дә уянган кеби булды. Алар да күңелемнең катлы-катлы амбарларыннан, башымның бормалы-бормалы, керделе-чыктылы чокырларыннан мине сакларга, мине җылытырга, мине «мин» иттерергә хәзерләнергә тотындылар. Күңелем яшьлегемнән бу көнгә кадәр үткән тормышымның кәгазьләрене берәм-берәм ача башлады. Менә мин – яшь, матур, маңкалы, таза-нык, ыштансыз, укырга дәртле, хикәя сөюче малай! Менә мин – мәдрәсәдә дараба ядрибу, нәсара янсару[133] сарыфлый торган, каты икмәк берлә чәй эчә торган вә шул мәдрәсәдәге хәлфәләр кеби хәлфә булуны, әти кеби мулла булуны, пәйгамбәр кеби яхшы булуны идеал иткән бер шәкерт! Менә мин – мәдрәсәдән мәдрәсәгә барып, моназарә кылышып, «вөҗүд ваҗибләр, хөдүс галәмләр, гадәм заманлар» ны[134] исбат кылып йөрүче, бөтен мәшһүр Кышкар, Казан моназирләре кеби булырга тырышучы, динле, суфи, эчми-тартмый тырыша торган кара бүрекле, озын чалбарлы, дәһри Казан шәкерте! Менә мин – бу китаплар, бу моназарәләр, бу тәртипсез укуларның дошманы, мәдрәсәләр, мәктәпләр исляхының тарафдары, гәзитә укучы, төрек китаплары укучы, җәй көннәре русча укучы, киләчәктә бөтен халыкның фикерене үзгәртүне төшенүче яшь шәкерт, фикерле егет! Менә мин – әллә нинди яңлыш-йоңлыш аңлаган фикерләрем берлә Ауропаның тормышына гашыйк булган, ауропаланыр өчен актык биш тәңкәсенә пальто алган, бурычка алган акчасына исле майлар, кершәннәр алган, үзене француз романнарының каһарманы иттереп хисап иткән бер Дон Кихот! Менә мин – башымдагы фикерләр берлә тирәянымны чолгап алган дөньяның аерым-аерым идекләрене аңлаучы, минем идеалымның дөньяда юклыгыны күреп кайгыручы вә шул идеал дөньямны тудырыр өчен, тирә- янымны шул идеал дөньяма әверер өчен тырышырга юл таба алмаучы ярты өметле, ярты өметсез бер яшь егет! Менә мин – үземнең җиңүемә шөбһә иткән, үземнең фикеремне мәйданга китерә алуыма шикләнгән, үземнең мәгълүб[135] булуыма ышанып, игътикадым-иманымнан мәхрүм калган, тормыш сугышына кергәнче җиңелгән бер гаскәр! Менә мин – шул иске тормышка әсир алынган, аның кергән саен чыга алмаска иттереп ябыла торган унике ишекле зинданына куелган өметсез, имансыз бер имам! Менә мин – сөймәгән, сөелмәгән бер хатын берлә гомеремне үткәрергә, сөю-сөешү нәрсә икәнене белмәенчә, яшьлегемне уздырырга, картлыгыма кадәр былчырак хезмәтче хатыннар, әдәпсез күрше киленнәре берлә күңелне мыскыл итә, вөҗданны газаплый торган мөнәсәбәтләрдә яшәүче, йомыркалар, кибәкләр, утыннар, саламнар, чүпрәкләр өчен судлашучы кеше калдыгы!

Менә мин – хәзер шул суык көндә, шул ыжгырдый торган җилдә, шул хатыным берлә бер түшәккә яткан өйдә, үткән гомерендә бер нәрсә эшләмәгән, киләчәгендә эшләргә идеалыны, иманыны югалткан, күрше хатыннары берлә маташудан башка эшкә ярамый торган бер адәм калдыгы! Менә мин – шул үземнең тормышымның начарлыгыны уйлап та, аңлап та, үземне үзем шул начарлыктан, шул баткаклыктан чыгара алмаган көчсез, хәлсез бер әрәмтамак!

Әнә минем киләчәгем! Зур корсаклы, көненә ун бәлеш төбе ашый торган, күрше хатыннары, асраулар берлә маташа, былчырана торган мин! Әнә мужиклар берлә юк нәрсәләр өчен ялган шаһидләр яллап-яллап хөкемнәргә йөрүче мин! Әнә мужик хатыннары берлә каз бәбкәләре өчен орышышучы мин! Әнә тагы мин! Әнә тагы мин!

вернуться

134

Вөҗүд ваҗибләр, хөдүс галәмләр, гадәм заманлар – мөселман фәлсәфәсендәге терминнар.