Выбрать главу

Тышкы җилнең ыжгылдавына минем күңелемнең ыжгылдавы, аның суыклыгына минем күңелемнең суыклыгы кушылды. Мин эчтән-тыштан туңа, калтырый, дерелди башладым. Үткән гомеремнең, үтәчәк гомеремнең начарлыгы өчен кайгырырга, егларга, шул беткән идеалымны озатырга, бәхилләшергә бер тамчы кайнар яшь таба алмадым. Мин туңдым, мин каттым, мин беттем!

21 нче декабрь, 1902 ел

76

Әллә кайда яшеренеп яткан шул кәгазьләрне кичә өй юар өчен җыештырганда табып алдым. Башыннан ахырына кадәр укып чыктым.

Тагы иске тормышлар күз алдымнан үтте. Тагы болар минем йоклаган йөрәгемдә зур бер җәрәхәт ачты. Мин төн буе йоклый алмаенча уйладым. Үземнең нишләгәнемне, нишләвемне, нишләячәгемне төшендем! Бик озак уйлаган, төшенгәннең соңында күңелемә: «Шулмы гомер? Тормышмы бу?» – дигән сөаль килде.

Шул «Тормышмы бу?» сөале, үлгән кешенең өрәге кеби, алдыма килеп басты! Мин җавап бирә алмадым. Сездән сорыйм: «Тормышмы бу?»

3 нче май, 1908 ел

Сөннәтче бабай

Авылның картлары, ир уртасылары, яшьләре – һәммәсе дә, үзләре белә башлаганнан бирле, аны Сөннәтче бабай дип таныйлар, Сөннәтче бабай дип йөриләр иде. Угыллары, кызлары йиткән карчыклар да, яңа төшкән яшь килен чакларда, аны Сөннәтче бабай итеп таныганнар, анлар да, бу көнге яшь киленнәр кеби, урак өстендә кызу-кызу урак урганда да, көз көннәрендә төшмәенчә башны әйләндерә торган гөбе язганда да, бәйрәм алдында ашыга-ашыга өй юганда да, еглаган угылларыны туктатыр өчен, «Сөннәтче бабай килә!» дип куркытканнар иде.

Аның яшене белгән кеше юк иде. Яше күпме дип уйлаган кеше дә юк иде. Һәм дә, әллә ничек, бөтен авыл халкы шул Сөннәтче бабай берлән яшь арасында мөнәсәбәт барлыгыны уйлый алмый иде. «Сөннәтче бабай сиксән яшендә, туксан яшендә» дигән сүз анларның колагына ят килер кеби, «ата таш, ана таш» дигән шикелле мөнәсәбәт булыр кеби тоела иде.

Сөннәтче бабай – сөннәтче бабай иде. Ул, авылның өч сайлануында да староста булып торып, хаҗга барып кайткан Ашаяк Шәрәфи бабайның да сөннәтче бабае булган кеби, авыл хәзрәтенең тимер юллар, парахутлар берлән үтеп барып, Казан шәһәрендә укый торган мәхдүменең дә сөннәтче бабасы иде. Авылның бу ел төшкән яшь киленнәренә дә ялгыз калып уйлап ятканда яисә эштән соң каенанасыннан яшеренеп иске чүпрәкләрдән искеләр хәзерләгәндә дә, угылы булуыны уйлап бетерүе берлән, Сөннәтче бабай хәтеренә төшә, угылы булуы берлән сөннәт ясавы Сөннәтче бабайдан һич аерылмый иде.

Кечкенә кызлар курчак уйнаганда курчакларының туе иттереп, кодалар, кодагыйлар чакырып маташканда, иске чүпрәкләрдән ямьсез генә иттереп, һәрвакыт бер курчакны «Сөннәтче бабай» дип атыйлар, сөннәт туйлары ясап, аның исеменнән әллә никадәр сүзләр сөйләнәләр, ир балаларны еглаттыралар иде. Бөтен авыл, «сөннәт» дигән сүзне ишеткәндә, шул картаеп, искереп беткән Сөннәтче бабайны хәтеренә китерә, сөннәт туе хакында сүз ишетсә, аның кайда булганыны да уйламаенча, мотлакан[136]: «Сөннәтче бабай булган», – дип утыртып куя иде.

Аның, яше югалган кеби, исеме дә югалган иде. Көлдергечрәк картлар, эшләр бетеп кырдан кергәч, җомга көннәрне кояш җылысында җыелышып сөйләшеп ятканда: «Сөннәтче бабайның метрикәсене кәҗә ашаган икән. Аның исеме югалгач, Газраил фәрештә аны оныткан икән дә, шуның өчен авылда ике зур холерада ул исән калган икән», – диләр иде. Газраилнең онытуы сүзе дөрест булса булыр, ләкин Сөннәтче бабайның исеме югалган икән хәбәре ялган иде. Аның исеме бар иде. Исеме генә түгел, аның бөтен нәселене язган, аның бабаларыны, бабаларының бабаларыны язган «Сөннәтче шәҗәрә»се бар иде. Ул шул шәҗәрәсе берлән, үзенең сөннәт кисәргә мирас тарикы[137] берлән хакы барлыгыны читтән килгән һәрбер шарлатан алдында исбат итә алырлык булса да, авыл халкы аның үткен чалгы пәкесе берлә сап-сары агач черегенә шәҗәрәсеннән дә нык ышанганга, ул шәҗәрәнең кирәге дә булганы юк иде.

Авылның кырыеннан сан буенча икенче исәпләнә торган Сөннәтче бабайның йорты да, дөрестене әйткәндә, өе дә, үзе кеби, бөтен авылның өйләреннән аерым иде. Ул, авылның сатучысы Әхмәдинең кызылга буяган өенә охшамаган кеби, авылның иң фәкыйрьләреннән хисаплана торган капка каравылчы Садриныкына да охшамаган иде. Ул Сөннәтче бабайның өе иде. Бөтен йире, бөтен төсе Сөннәтче бабайга охшаган иде. Авыл тарихыны белми торган вакытта такта берлән ябылган түбәсе, вакыт үтә-үтә каралып бетеп, анда-бунда кәкрәеп торулары берлән Сөннәтче бабайның битенә бөтенләй охшый иде. Түбәсенең кырыйларына солы, борай, алабута катышыннан үскән үләннәр дә берсе анда таба, берсе бунда таба карап, Сөннәтче бабайның рәтләп тарамаган сакалыны хәтергә китерә иде. Өйнең сулга да, уңга да таба кәкрәйгән диварлары Сөннәтче бабайның төрле тарафка таба бөкрәйгән аркасыны искә төшерә иде. Аның пыяласыннан күп рамлы тәрәзәләре үзенең яшәргән[138] пыялалары берлән бабайның һәрвакыт яшьле күзенә бик охшый иде. Өйнең берәм-берәм агачларыны таратудан саклап тора торган, өсттән сылаган күк балчык та Сөннәтче бабайның да шул картайган тәнене бер кеше иттереп җыеп йөртү вазифасыны кыла торган киемнәренә төсе-нисе берлән дә бик охшаган иде. Бунда һәрнәрсә Сөннәтче бабайга охшаган, Сөннәтче бабай үзе дә һәрнәрсәгә охшаган иде. Кем белсен, бәлки, Сөннәтче бабай чынында шул өйнең балчыгы берлән бер балчыктан яратылгандыр. «Мал иясенә охшамаса хәрәм була» диләр. Аның дөрестлегене белмим, ләкин мал иясенә охшаса, мал берлән иясе арасында аерма бетә. Менә бунда да кай йирдә Сөннәтче бабайның үзе башлануы, кай йирдә аның әйберенең чиге булуы әллә кайчан хәтерләрдән себерелгән иде; әллә кайчан бу чик баганалары авып беткән иде. Дөресте генә, Сөннәтче бабай шул Сөннәтче бабай үзе генә түгел иде: ул шул киемнәре берлән, шул өе берлән, шул үткен чалгы пәкесе берлән, шул әллә ничә кат кәгазьгә төргән череге берлән бергә Сөннәтче бабай иде. Бөтен авыл халкы шуны шулай уйлый, бөтен авыл халкы шуның шулай икәнлегенә ышана иде. Шуның өчен авылдагы ике зур утта да Сөннәтче бабайның йорты янмый калуын да Сөннәтче бабайдан аерым бер эш иттереп сөйләнмиләр, Сөннәтче бабайның өе янмый калды, аны ут онытты-фәлән дә, димиләр иде. «Газраил дәфтәреннән югалды» га шунларның һәммәсене бергә кертәләр иде.

вернуться

136

Мотлакан – һичшиксез.

вернуться

137

Тарикы – юлы, ысулы.