Сөннәтче бабайның кош-корты да юк түгел иде. Ләкин бунлары ни өчендер Сөннәтче бабайныкы дип сөйләнмәенчә, аның карчыгы Гөлйөзем әбинең исеме берлән йөри иде. Мәсәлән, аның бүрекле тавыгы, кызыл әтәче «Гөлйөзем әби тавыгы», «Гөлйөзем әби әтәче» дип йөртелә; аның зур җиленле, һавалы мөгезле, көтүнең иң артыннан килә торган кәҗәсе дә «Гөлйөзем әби кәҗәсе» дип сөйләнә иде.
Бу тавыклар, әтәчләр, кәҗәләр – һәммәсе дә Сөннәтче бабай кеби карт булсалар да, Сөннәтче бабай күрше картларыннан аерылган кеби, анлар да күрше тавыкларыннан, әтәчләреннән аерылсалар да, һәммәсе дә холыклары, табигатьләре берлән Сөннәтче бабайга бик охшасалар да, күрше-колан ни өчендер бу мәсьәләдә, Сөннәтче бабайның хакыны кабул итмәенчә, Гөлйөзем әбигә нисбәт биргәннәр иде. Кем белсен, өй, бакча, миләш Сөннәтче бабайга никадәр охшаса, тавык, әтәч, кәҗә, бәлки, Гөлйөзем әбигә шулкадәр охшагандыр. Шулай дигәч тә, сез Гөлйөзем әби берлән Сөннәтче бабай арасында аерма бар иде, берсе кара туткыллы, берсе сарырак; берсе каты табигатьле, берсе йомшак; берсе матур, берсе ямьсез иде дип, бер хата фикер чыгармаңыз. Бунларның төсләрендә, йөзләрендә, кылынышларында, табигатьләрендә дә һичбер аерма юк иде. Дөресте генә, бунлар хәзер ике кеше түгел, икедән кушып ясалган бер кеше иде. Бунларның берсене күреп, икенчесене күрмәгән кеше иттифакый[139] күрмәгәнене, икенче авылда яисә кара урманның ялтыраган аланында җиләк җыйганда күрсә, мотлака, буның кем икәнлегене таныячак иде.
Бунларның төсләре генә түгел, уйлары да берләшеп беткән иде. Мәсәлән, Сөннәтче бабай: «Карчык, түтәлләргә сибәргә вакыт түгелме?» – дияргә өлгерә алмый иде, Гөлйөзем әби чиләкне күтәреп чыга башлый иде. Көз йитеп, сөннәт туйлары итә башларга вакыт йитеп, Гөлйөзем әби: «Карт, «сөннәтләр» йитә», – дияргә өлгерми, Сөннәтче бабай, тәһарәт төзеп, чалгы пәкесене кайрарга тотына иде. Алай булса да, бунлар үзләре бер-берсене аералар иде. Гөлйөзем әби бервакытта да Сөннәтче бабайга «карчык» дип дәшми, бабай да, онытып йибәреп, карчыгына «картым» дип эндәшми иде.
Ул гына да түгел, бунлар арасында эштә дә аерма бар иде: кәҗә саву, тавыклар ашату, йомырка җыю, самавыр кую Гөлйөзем әбинең эше булган кеби, миләшкә су сибү, йортны себерү, канауларны төзәтү дә Сөннәтче бабайның гына эше иде. Онытканмын икән әле, өй җыештыру да бөтенләй Гөлйөзем әбинең җилкәсендә иде. Ул һәр көнне әллә ничә мәртәбә идәнне себерә, һәр атнакич ком берлән сап-сары итеп самавырны ача, айда бер өйнең ярыкларыны ямар өчен сылаган балчык өстеннән акбур берлән буйый, һәр намаз алдыннан картының комганына су сала иде.
Өйләрендә әллә никадәр җиһазлар булмаса да, җәмәгатьләре шул карт-карчык берлән бетсә дә, Гөлйөзем әби көн буе эштән бушамый иде. Ул кайвакытлар мич ягып күмәч сала, кыстыбый пешерә, бәйрәм көннәрендә картының намаздан кайтуына коймак хәзерләп куя иде. Өйдәге бөтен әйберләр, җиһазларда һич артык нәрсә булмаса да, бунлар арасында берсе дә кыйммәтле, кыйммәтсезлек берлән аерылмаса да, өч нәрсә бунларга һич охшамаган, бөтенләй башка дәрәҗәдә иде: аның берсе – Сөннәтче бабайның мирас юлы берлән сөннәтчелеккә хакы барлыгыны исбат итә торган шәҗәрәсе, икенчесе – сөннәт кисә торган чалгы пәкесе, өченчесе – сөннәткә сибә торган, шешәгә тутырган сары череге иде. Бунларның өчесе дә өйнең иң кадерле йирендә, Гөлйөзем әбинең кыз чагыннан калган «Һәфтияге», бөтиләре саклана торган түрдәге шүрлектә, кечкенә сандыкта тора иде. Бунларның һичберсе дә гади көндә алынмый, һичберсе андый-бундый эшкә тотылмый иде. Хосусән[140] шәҗәрәнең кыйммәте әби берлән бабай алдында бик зур иде. Ул һәрвакыт карындыкка төрелгән көенчә, берничә кат кәгазьгә сарылып, чүпрәкләр берлән бәйләнеп куелган иде. Аның эчендә ни язылганыны Сөннәтче бабай укый белмәсә дә, шул кәгазьнең бик зур кәгазь икәнене белә, әллә нидә бер зур кунак-фәләнгә күрсәтергә тугры килсә, ул, шәҗәрәнең бер йирендәге исемгә бармагы берлән төртеп: