Выбрать главу

– Менә бунысы – Сәлман Фарси разый Аллаһе ганһе, менә бунысы – мин, – дия иде.

Ул, шул сүзне әйткәндә, бераз һаваланып та киткән кеби була; теге кешегә гади кеше берлән эш итмәгәнене, «Сәлман Фарси» нәселеннән бер кеше берлән эш иткәнене белдерер өчен кеби:

– Сәлман Фарси хәзрәтләре безнең бабамыз булган, – дип куя иде.

Аннан соң ул шәҗәрәнең тарихыны сөйләргә тотына иде. Сөйләгәндә, гади сүз сөйләмәгәнене белгәнгә, сүз араларында салаватлар әйтә, «Разый Аллаһе ганһе, рәхмәтуллаһи галәйһи» ләр берлә бизәкли иде.

Бабай ул шәҗәрәне әтисеннән мирас тарикынча алган иде. Шуннан соң, аңар үзенең исемене яздырыр өчен, мәрхүм (Алла рәхмәтендә булсын!) Түнтәр (Гали ишан) хәзрәткә барган иде. Сөннәтче бабай шул вакыйганы менә ничек сөйли иде:

– Кышның көне иде. Әти мәрхүм, Алла рәхмәт итсен, вафат булды. Үләр алдыннан мин берничә ел әти берлән читкә сөннәткә чыгып йөрсәм дә, иҗазәт[141] ала алмаган идем. Менә беркөнне тегермәннән кайтсам, әти: «Угылым, хәзрәтне алып кил, хәлем начар», – диде. Мин хәзрәткә киттем. Хәзрәт мәрхүм, Алла рәхмәтендә булсын, ул вакытта Кәбир хәзрәт иде. «Хәзрәт бабай, әти авырый», – дигәч: «Машалла!» – диде дә, мәдрәсәдән чыгып, чанамга утырды. Өйдә әтине телсез таптык. Хәзрәт «Ясин» укырга тотынды. Әти һаман телгә килмәде. «Ясин» нан соң хәл җыйган кеби булды. Хәзрәткә күзене тутырып карап, телене кыймылдатырга тотынды. Хәзрәт, әллә ни әйтергә теләгәнене күреп: «Алла!» – диде. Әти акыртын гына: «Алла!» – диде дә, кулыны селкеп, әллә ни сөйләмәкче булды. Бик авырлык берлән кулыны күтәреп, шүрлектәге сандыкны күрсәтте. Аннан ары күзене миңа борды. Хәзрәт: «Сиңа сөннәтче бабай булырга иҗазәт бирә», – диде. Хәзрәт шул сүзне әйтеп өлгерә алмады, әти тагы: «Алла!» – дип әйтеп, җан бирде. Алла рәхмәт итсен, бик яхшы күмдек. Гүр сәдакасына зур бер сарык бирдем: фидиясенә, өй тумасы кашка кырыкмыш бар иде, шуны бирдем, кырыгына кадәр өстенә йөрергә алты тәкәдән теккән туныны бирдем.

Менә көн үтте, кыш үтте, җәй булды, көз булды – сөннәт вакыты йитте. Мин, тәһарәт алып, әтинең пәкесене алып, сөннәткә чыктым. Малайлар минем артымнан йөри башладылар. Анлар: «Корбанколый сөннәтче бабай булган», – дип көлә башладылар. Ул вакытта әле яшь идем. Бер өйгә кердем. Үзем берлән үскән Гадиләнең өе икән. Угылы сөннәтлек булган, яхшы каршы алдылар, белен берлән чәй эчерделәр. Ләкин: «Быел әле сөннәткә бирмәскә телимез, баламыз үссен дип уйлыймыз», – диделәр. Икенче йирдә тагы шулай. Мин бөтен авылдан бер малай да таба алмадым. Үткән ел бай ел булганга, сөннәтлек малай күп иде. Мин уйладым-уйладым да, яңа тун киеп, кияү булып кергән казакины киеп, мәрхүм Кәбир хәзрәткә киттем. Хәзрәт мине өенә алып керде. Кергәч тә, тулы ният бирдем. Хәзрәт, дога кылып, сорашырга тотынды. Хәзрәткә бәйин-бәйин[142] хәсрәтне сөйләдем. Хәзрәт уйлап торды-торды да: «Син, Корбанколый, Түнтәр (Гали) ишанга бар, аннан иҗазәт ал», – диде. «Хәзрәт, ул кая соң?» – дидем. Хәзрәт, фәлән йирдә, фәлән йирдә, дип сөйләп бирде. Шул ара да булмады, авылга әллә кайдан, «сөннәтче» дип, бер карт килде. Миңа «баламыз кечкенә» дигән бөтен кешеләр сөннәткә бирә башладылар. Атам мирасының әллә кемнәргә китүенә ачуым килде. Атны җигеп, хәзрәткә дип бер савыт кәрәзле бал алып, юлга чыктым. Унике көн бардым.

Менә хәзрәтнең авылына барып йиттем. Иртә намазга кердем. Ул халык, ул халык! Сакаллы шәкертләр берлән мәсҗед тулган. Намаз бетте. Хәзрәтнең намаздан чыкканыны көтеп торып күрештем. Хәзрәткә серне аңлаттым, үземезнең хәзрәттән алган хатны бирдем. «Өйлә намазына тәһарәт төзеп кил», – диде. Килдем. Дерелдәп кенә намаз укыдым. Коръәннән соң хәзрәт мине чакырды, иманны сорады, җавап бирдем. Намазларны сорады, җавап бирдем. Шәҗәрәне сорады, әтинең, бабайның исемене әйттем. Шуннан соң хәзрәт кул күтәреп дога кылды. Шундагы бер зур шәкерткә: «Шуның шәҗәрәсене күчереп, исемене яз», – диде. Шатлыгымнан язган шәкерткә бер талир тәңкә бирдем. Унике көн барган йиремне уналты көн кайттым. Менә йиңел генә түгел, шулай алдым, – дия иде дә шәҗәрәне күрсәтә иде.

Шәҗәрәне укый белгән кеше, башыннан әллә никадәр аятьләр, салаватлар укыганның соңында: «Корбанколый бине Уразколый, Уразколый бине Миңлеколый, Миңлеколый бине Габдулла, Габдулла бине Мөхәммәдсалих, Мөхәммәдсалих бине Мулламорад баба[143], Мулламорад баба бине Хан Гәрәй, Хан Гәрәй бине хәзрәти Аксак Тимер, Аксак Тимер бине хәзрәти Гали, хәзрәти Гали бине Сәедбаттал, Сәедбаттал бине хәзрәти Хәнәфи, хәзрәти Хәнәфи бине Мөхәммәд, Мөхәммәд бине Габделсәлам, Габделсәлам бине Мамай, Мамай бине ибн Габбас, ибн Габбас бине Габделмөталиб, Габделмөталиб бине Һашим, Һашим бине Хәсән, Хәсән бине хәзрәти Билал, хәзрәти Билал бине Сәлман Фарси разый Аллаһе ганһе», – дип бетергән бер шәҗәрә күрә иде. Укучы Сәлман Фарси берлән бабай арасындагы шул мең дә өч йөз елның шулкадәр тиз кичеп, биш-алты буында Сәлман Фарсига барып йитүендә дә, шундагы кергән тарихи исемнәрнең тугрылыгында да шөбһәләнми иде.

вернуться

142

Бәйин-бәйин – бәйнә-бәйнә.