Пәке шәҗәрәгә караганда шәфкатьсезрәк булса да, ул бик мөкатдәс иде. Бабай аны да салаватсыз тотмый, аны да күрсәткәндә атасыннан калганыны сөйләп кенә калмаенча, аның да шул буыннардан үтеп, хәзрәти Сәлман Фарсидан килгәненә кадәр барып йитә, аңар хәзрәти Рәсүлнең үз кулы берлән бирүене дә әйтеп куя иде. Пәкене караган кешенең күңеленә «Ул вакытта чалгы бар иде микәнни?» дигән фикер килми, бабайның башына да андый шөбһәләр керми иде. Замана бозылмаган иде. Халык бер-берсенә ышана, язылган сүзләргә Коръән кеби игътикад[144] итә иде.
Көннәр кыскара башлап, кичләр суыгая башлагач, киленнәр киндер урыннарыны чормадан төшереп кора башлагач, кызлар киергеләрене киереп, балтыр чүпрәкләр челтәрли, якалар чигә башлагач, Сөннәтче бабайларда да хәл үзгәрә, анларның өйләре дә әллә нинди зур эшкә хәзерләнә башлый иде. Шул көн якынлашуы сизелә башлагач та, Гөлйөзем әби керләр чайкый, өенең идәннәрене юа, самавырны тагы көзге кеби иттереп ачып куя, шул көнгә дип җәйли җыйган каймагыннан гөбе яза иде.
Менә көтәр көн килеп йитә, көннәр салкынланып йитеп, чебеннәр, күбәләкләр үлеп бетә иде. Сөннәтче бабай иртә намазга алдан ук барып утырып, ниятләрене укый, намаз беткәч, ишракъ намазыны да бетереп, хәзрәткә килеп: «Безгә фатиха биреп чыкмассыз микән? Карчык, самавыр куеп торырмыз, дип әйт дигән иде», – дип, хәзрәтне ашка чакыра. Хәзрәт тә, чакырыласыны әллә кайчан белеп торганга, вәгъдә бирә. Сөннәтче бабай, сүз беткәч кенә: «Хәзрәт, остазбикә берлән, – дип, тагы ныгытып әйтеп: – Алай булса сез, хәзрәт, тәһарәт яңартыңыз да барыңыз. Мин карчыктан кайтып сөенче алыйм», – дип, кызу-кызу кайтып китә, кайнаган самавыр, яккан мич берлән көтә торган карчыгына хәбәрне сөйләп, үзе киенергә тотына иде. Ул бу көнне үзе кияү булып кергән вакытта бикәч бүләге иттереп бирелгән чиккән якалы күлмәкне, аның өстеннән бу хәзрәттән элгәреге хәзрәт биргән кыска җиңле, алды теткәләнгән булса да, арты өр-яңа тора торган әдрәс казакины, башына хәзрәтнең кияүгә чыккан кызының угылыны сөннәткә утырткач биргән чиккән кәләпүшене кия иде. Ул шул киемдә матураеп, шул көндә яшәреп китә иде. Ул шул көенчә хәзрәтләрне көтәргә капка төбенә чыга; күзне кытыклый торган көзге кояшның йөдәтүеннән сакланыр өчен, күз өстенә кулыны куеп, хәзрәтләргә таба карарга тотына иде. Хәзрәтләр капкадан чыгу берлән, ул: «Карчык, карчык!» – дип, Гөлйөзем әбигә кычкыра; Гөлйөзем әби дә, мичтәге коймагыны алга тартып, самавырына тагы бер күмер салып, каршы чыга иде. Хәзрәтнең сәламенә каршы Сөннәтче бабай сәламне алгач та, Гөлйөзем әби: «Әй рәхмәт, хәзрәтем, остазбикәмне алып килә! Кил, остазбикәм!» – дип, остазбикәнең аркасыннан кага.
– Әй канатым, рәхмәт! Олуг башыңны кече итеп килүең өчен Аллаһе Тәгалә йиде оҗмахның ишегене ачык кылсын! Безнең ярлы йортымызга аяк баскан өчен Аллаһе Тәгалә хәзрәтләре алтын-көмештән сарайлар бирсен! – дия иде. Абыстай да, хәзрәт тә: «Амин!» – дип, өйгә керәләр иде. Гадәтнең тышында, абыстай, Сөннәтче бабайдан качмаенча, хәзрәт берлән бергә утыра иде. Шул гадәткә, шәригатькә сыймый торган эшне бертөрле тәэвил итәр[145] өчен, хәзрәт догадан соң да:
– Әйе, Сөннәтче бабай, гадәтем остазбикәне алып йөрү булмаса да, Гөлйөзем әби күңеле өчен алып килдем инде. Сездән качмаса да, гаепләмәңез инде, – дия иде.
Шул сүзне ул утыз елдан бирле әйткән кеби, Гөлйөзем әби дә шул сүзгә каршы:
– Әй рәхмәт, хәзрәтем! Әй рәхмәт! Бөтен илдән аерып, безне үз итүеңезгә рәхмәт! Сәлман Фарси хәзрәт шәфәгатьчеңез булсын! – дия иде.
Шул «Сәлман Фарси» дигән сүзне әйткәндә, Сөннәтче бабай тагы бераз үсеп киткән кеби була, аның күзенә нур керә, аның йөзе тагы яшәрә төшә иде. Хәзрәт эчә торган чәйдән бүләк итеп китергән чирек чәйне Сөннәтче бабайга үлгән угылы Габдерахман өлеше дип суза, абыстай да Гөлйөзем әбигә дә, «үлгән кызым өлеше» дип, чиккән күкрәкне төртә иде. Тагы дога башлана. Гөлйөзем әби: