Выбрать главу

– Аллаһе Тәгалә сезгә оҗмах хөлләләре кидерсен, кыямәт көне йөзеңезне ак кылсын! – дип дога кыла иде дә, чәй мәҗлесе башлана; Гөлйөзем әбинең мичендә пәрәмәчләр, коймаклар кызу-кызу чатырдый башлый иде.

Хәзрәт тә, абыстай да кыстатмаенча эчәләр, ашыйлар, тәмле сүзгә кереп китеп, чынаякларны санарга оныталар, самавырда су беткәч кенә: «Туйдык, туйдык инде», – дип тартынсалар да, Гөлйөзем әби тагы кайнаган су берлән самавырны яңарткач, тагы эчәләр иде. Өченче мәртәбә самавырны яңартырга хәзрәт тә каршы килә дә, остазбикә дә разый булмый иде.

Гөлйөзем әби:

– Минем, хәзрәткәем, эчәсем килә, мин дә сезнең мәҗлесеңез берлән шәриф («мөшәррәф»[146] дигән сүзне шулай әйтә иде) буласым килә, – дигәч, хәзрәт тә дәшми, остазбикә дә разый була; тагы самавыр килә, тагы Гөлйөзем әби берлән бергә чәй эчелә, тагы су бетерелә иде. Дүртенче самавырга хәзрәт кенә түгел, абыстай да каршы килә, Гөлйөзем әби дә, тиресләнмәенчә[147], чәй урыныны җыеп ала иде дә, Сөннәтче бабай: «Хәзрәт, әрвахлар өчен…» – дип, сүзене әйтеп бетерә алмаенча туктый иде. Хәзрәт тә, шундый вакытта укыла торган кыска аятьләрне укымаенча, «Иннә фәтәхна» ны бөтенләй укып чыга, бик озын иттереп, гарәпчә, фарсы катыштырып, дога кыла иде. Сөннәтче бабай, хәзрәт дога кылып бетергәч тә, әллә кайчан хәзерләп куйган мич буендагы зур биш тиенне хәзрәтнең кулына, биш тиен дип язса да, хәзер бер тиен ярымга йөри торган зур акчаны да остазбикәнең кулына баса иде. Акчалар кызган булса да, хәзрәт тә, абыстай да кулыннан төшермәенчә дога кылалар иде. Догадан соң хәзрәт, гадәте буенча:

– Аллаһе Тәгалә озын гомер бирсен, дәүләтеңезне киң кылсын! – дияргә өлгерми, Гөлйөзем әби, әллә кайдан чыгарып, хәзрәткә зур ике тиен, абыстайга бер тиенне төртеп: «Падишаһ хезмәтендә үлгән угылым өчен», – дип, сүзне бетерә иде. Тагы дога башлана иде. Шуның артыннан Гөлйөзем әби: «Гаеп итмәңез инде, сыйлый алмадым», – дия иде. Хәзрәт: «Бик рәхмәт, бик сыйладың», – дип тора башлагач, Гөлйөзем әби:

– Аш хәзерли алмадым инде, хәзрәт, аз гына шурпам бар, шуны ашап китеңез инде, – дия иде.

Шуның артыннан тавык итендә пешкән шурпа китерә иде. Ул бетәргә өлгерә алмый, каз аягы-бүтәкәсеннән пешкән, чыгыр-чыгыр кайнап тора торган шурпалы бәлеш ашъяулыкка куела иде. Шул арада, ишегалдына чыгып, Сөннәтче бабай да зур айакларда сосла күтәреп кереп: «Бәлки, хәзрәт, яратырсыз», – дип, хәзрәтләр өчен ясаган сосласыны суза иде. Бәлеш ашала, сосла эчелә иде. Бәлешнең эче бетеп, төбе киселергә йиткәч, хәзрәт тә, абыстай да: «Кисмә, кисмә!» – дисәләр дә, кискәч, төбеннән дә берәр кисәк ашыйлар иде. Ул бетеп өлгерми, Гөлйөзем әби:

– Хәзрәт, менә безгә догаңны аз кыласың, быел бер үрдәгем качып салды, үрдәкләрем аз булды, – дип, пешкән үрдәк чыгара иде.

Хәзрәт: «Сез безне бигрәк сыйладыңыз», – дия, абыстай да: «Туйдык инде, кирәкмәс, бозма», – дия иде. Ләкин, бозылгачтан, үрдәктән дә, кечкенә мәхдүмгә дип алып куелган ботка башка бернәрсә дә калмый иде. Үрдәктән соң Гөлйөзем әби: «Бернәрсә дә хәзерли алмадык», – дип, йомырка бәлеше чыгара иде. Тагы: «Кисмә, кисмә!» – дигән сүзгә карамаенча, ул да киселә, ул да ашалып бетә иде. Шуннан соң Гөлйөзем әби: «Гаепләмәңез инде, хәзрәт», – дип, гозер үтенергә тотына, Сөннәтче бабай да, әллә кая югалып, шактый гына зур карбыз күтәреп керә иде. Хәзрәт, абыстай тагы: «Урынымыз калмады инде», – дисәләр дә, ашый башлагач, карбызны мактый-мактый, урын калмаганлыгы онытыла иде. Шуннан соң Гөлйөзем әби никадәр самавыр китерергә теләсә дә, хәзрәт разый булмый, ул шул арада капка төбенә ашка алырга килгән кешене күрсәтеп:

– Остазбикә калсын, без Корбанколый агай берлән бергә китик инде, – дия иде. «Корбанколый» дигән сүзне хәзрәт үзенә кан алдырганда гына, мәхдүмгә сөннәт кистергәндә генә әйткәнгә, Сөннәтче бабай тагы кәефләнә, Гөлйөзем әби тагы шатлана иде. Шуннан соң Сөннәтче бабай:

– Алай булса, хәзрәт, безгә фатиха бир инде, бүген баш көн, башламакчы булам, – дия иде.

Хәзрәт тә кулыны күтәреп дога кыла иде дә Сөннәтче бабай берлән чыгып китә иде. Гадәттә, абыстай, Гөлйөзем әби янында калып, тагы бераз чәй эчә, тамагы туйган булса да, калдык-постык пәрәмәчләр, коймаклар, бәлешләрдән тагы бераз авыз итә иде.

Шул көнне өйләдән соң Сөннәтче бабай, һаман шул кунакча киеменнән, черегене салават әйтеп кәгазьгә төреп, пәкесене күкрәк кесәсенә тыгып, күрше Мифтах малаены янына алып, эшкә чыгып китә иде. Иң әүвәл, хәзрәтнең угылы булса – хәзрәткә, аның угылы булмаса – мөәззингә, анда булмаса – илдәге хаҗига, анда да булмаса – намаз карты Гобәй бабайга, анда да булмаса – башка берәр намазлы-ниязлы картның йортына бара иде. Аталары күтәреп чыгара торган, чыкмас өчен тыпырчына-тырмаша торган зуррак малайларны өйрәтер өчен, ул, кесәсеннән чыгарып, бер алма бирә, аның берлән сөйләшеп, аңар чыбыркы ишеп бирергә дә вәгъдә итә иде. Шулай итеп, аны ышандырып йиткергәч, аңар: «Кызыл ыштан, тәти ыштан тегәмез, менә үлчик әле», – дип яткыра да, якындагыларга тотарга кушып, салават әйтеп: «Бисмилла, Аллаһе әкбәр!» – дип кисеп ала да, акыра-бакыра торган малайның җәрәхәтенә черегене сибеп, чыгарырга куша иде. Шул эшене эшләп бетергәч, кулыны юып, тагы салават әйтеп, пәкесене, черегене куеп, хәзерләнеп торган чәй янына менеп утыра, элгәреге сөннәтләр хакында сөйләп, чәй эчә иде. Сөннәт сәдакасыны алып, гадәттәге бер икмәкне янындагы малайга күтәртеп, ул күңел тынычлыгы берлән өйгә кайтып китә, бу көнгә шуның берлән эшене туктата иде. Ул шул көнне үзене бөтенләй егетләрчә хис итә, бөтенләй башка кеше булып китә иде. Йокысыны да тыныч йоклый, вак-төяк төш тә күрми, күрсә дә – бабаларыннан Сәлман Фарси хәзрәтне яки Сәедбаттал Газины гына күрә иде.

вернуться

146

Мөшәррәф – кадер-хөрмәтле.

вернуться

147

Тиресләнү – киреләнү.