Иртәгесене ул иртүк чыгып китә, көн буе дүрт-биш йирдә сөннәт кисеп, биш-алты икмәк күтәреп кайта иде. Ашлык булган елларда зур авылда шул хезмәт бер-ике атнага бара иде. Шул вакытта Гөлйөзем әбинең өе икмәк берлән, Сөннәтче бабайның кесәсе зур бакыр акча берлән тула иде. Сөннәт беткәч, бабай тагы, хәл белер өчен, тагы әүвәлге йортка бара, тагы акырып-бакырып чыкмаска теләгән малайларны чыгартып карап: «Менә тәти булган, угылым», – дип, акырган балага тагы черегене сибеп, тагы чәй эчеп, тагы икмәк алып китә иде. Шулай итеп, тагы бер мәртәбә йөреп чыга иде.
Сөннәтче бабай шул эшене тәһарәтле көенчә кылганга, һәрвакыт салават, бисмилла берлән эш башлаганга, балаларның җәрәхәтләре тиз бетәшә, тиз төзәлә иде. Кайвакытларда гына бетәү ярага әйләнеп китсә дә, чебен-черки чыкканча төзәлми калмый иде. Иң актык сөннәт беткәч, Сөннәтче бабай зиярат өстенә барып Коръән укый, хәзрәткә кереп сәдака бирә, остазбикәгә дип йимеш илтә иде. Шуннан соң, күршедән ат алып, сөннәт булган йортлардан сөннәт ашлыгы җыеп йөри, капчык-капчык карабодай, борай, арыш, солы төяп өйгә кайта, өйалдының бөтен өсәкләрене ашлык, он берлән тутыра иде. Җыелган икмәкне сатып, карчыгына күлмәк, алъяпмалык, үзенә күлмәк-ыштан, рамазан никадәр ерак булса да, «санаулы көн үтәр» дип, мәсҗедтә авыз ачтырырга дип, ике кадак хөрмә алып, мөәззингә бирә иде. Шуннан соң ул тагы иске торышы берлән, тагы киләсе елның сөннәт вакытыны көтү өмете берлән яши иде.
Шулай итеп еллар үтә, яшьләр өйләнә, яңа балалар, яңа сөннәтләр йитә, анлар үтә; анлар артыннан килә торган буынның баласы-чагасына рәт йитә иде. Яшьләр картая, картлар үлә, еллар үтә иде. Ләкин бу үткән еллар, аның яшене картайтмаган кеби, аның битенә яңа җыерчыклар да чыгармый вә аның билене тагы бөкрәйтми иде. Ул, дөнья үтүене сизмәгән кеби, һаман элгәреге Сөннәтче бабай булып тора иде.
Тыйб[148] гыйлеменчә мәгълүм: кешенең тәнендәге канының куелыгы вә сыеклыгы, вә ул канның агуы елның фасыллары берлән бик зур мөнәсәбәте бар. Кыш көннәрендә инсаннарның каннары бөрешкән, куеланган хәлдә була. Ул тамырлар буенча акыртын гына ага. Кыш көнендә бер-бер әгъза киселсә яисә тамыр өзелсә, кан, касәдән авыр-авыр чыга торган куе каймак кеби, акыртын гына ага; җәрәхәт тиз бетәшә. Көннәр озая башлап, кояш күбрәк җылыта башлагач, урамнарда сулар җыела башлагач, адәм тәнендәге кан да кояш җылысында эрегән кар кеби языла башлый. Көн җылынган саен, ул сыегая-сыегая килә. Май числосында ул тәмле-татлы язгы сөт кеби була. Шуның өчен ул вакытта кешеләр үзләрене яшәргән кеби хис итәләр, аркаларыннан бик зур йөкне ташлаган кеби, йиңеләеп калалар. Бу вакыт кан үзеннән-үзе кыш буе җыелган бозык, начар каннарны куа башлый. Җәй йитеп, көн кызуланган саен, кан сыекланганнан-сыеклана бара. Кеше тәнендә торасы килмәгән кеби, адәмнең эчендә кайный, яңлышлык берлән кул-баш киселсә, бик күп кан әрәм була. Һавалар суыгая башлап, яшел үләннәр кырау күргәч, кан тагы, сөт өстенә утыра торган каймак кеби, акыртын гына утыра, куера башлый. Кыш якынлашкан саен, аның куеруы арта, шуның өчен гыйльме тыйб ияләре кан алдыру, мөгез салдыруның вакытларыны елның фасылы берлән тәгъйин итәләр[149]. Һичбер вакытта, аерым бер авыруы булмаса, канның сыекланган вакытында тамырыны кисеп, адәмнең шашкан, чыгарга көтеп кенә торган каныны әрәм итмиләр. Шуның кеби үк, кыш көнендә, куерган, утырган канны йокысыннан уятып, аның ага торган юлыны бозмыйлар, аның буасыны җырмыйлар. Анлар кан алдыру өчен һәрвакыт кыш буе җыелган начар, бозык каннарны, канның үзенең чыгарып-иркенләнеп калырга теләгән яз көнене ихтыяр итәләр. Шул яз көнендә, көннәр җылынып йиткәч кенә, тамырдан кан алалар, мөгез салалар.