Елның фасылларының канның агуына, канның куелыгы-сыеклыгына тәэсире булган кеби, айның, көннең дә тәэсире юк түгел. Айның тулысында кан тулы булганга, кан алу өчен куркынычсыз түгел. Канны туктату авыр булып, теләр-теләмәс, күп кан чыгу ихтималы бар. Айның башында яшь тамырга өйрәнеп бетмәгән каннар чыгып китүләре ихтималы булганга, таза канның чыгып, карт канның калу шөбһәсе бар. Шуның өчен канны алдыруны тулы ай кителә башлагач муафикъ күргәннәр. Айның унтугызынчы, егерме беренче көннәрене бигрәк мәслихәткә санаганнар.
Көннең исеме берлән, көннең вакыты берлән дә канның агуының, әлбәттә, мөнәсәбәте бар. Ләкин көннәр һәммәсе дә Аллаһе Тәгаләнең көне булганга, бу мөнәсәбәтләрне тәгъйин итәргә тыйб галимнәре ирешә алмаганнар. Аллаһе Тәгалә бу серне анлардан яшергән. Шулай булса да, көннәр өчен дә сәбәпләре мәгълүм булмаса да, сишәмбе вә якшәмбе көннәрне артык күргәннәр.
Безнең Сөннәтче бабай, Сәлман Фарси хәзрәтләреннән мирас тарикы берлән сөннәтчелекне алса да, Әбүгалисина хәзрәтләре тарафыннан тыйб гыйльме, гыйльме симия вә гыйльме кимиягә[150] иҗазәт алмаганга, әлбәттә, тыйб гыйльменең бу кадәр нечкәлекләрене белми иде. Ләкин исәпсез-хисапсыз еллар хәзрәтләр, муллалар, мөәззиннәр берлән катнашу, анларга исәпсез-хисапсыз мәртәбә мөгез утырту, иксез-чиксез анларның каннарыны алу аңар зур тәҗрибә биргән вә шул кагыйдәләргә аны да алыштырган иде. Ул да һичбер вакыт көз кан алмый, кыш мөгез салмый иде. Ул да һичбер вакыт айның тулысында мөгезене истигъмаль итми[151], җәйнең кызуында кан балтасыны тамырга сукмый иде. Ул да һичбер вакытта баш көнендә яисә шимбә көнендә кан эшенә тотынмый иде. Ул кан өчен вакытыны, көнене исәпләп, аены, сәгатене саклап тора иде.
Менә шул көн йитә башлагач, хәзрәт, мәхдүм аркылы яисә хезмәтче аркылы, Сөннәтче бабайга, буш көн (сишәмбе көн) кан алырга керсен, дип, хәбәр иттерә иде. Сөннәтче бабай мөгезләрене җылы суда кат-кат юа, кан тамырына чаба торган балтасыны үткәрә, мөгез астына суга торган пәкесене ныграк очлый иде. Ул шул көн йиткәч, тагы, кияү булып кергәндәге күлмәгене, Кәбир хәзрәттән калган әдрәс камзулыны, мәхдүмәдән килгән кәләпүшене киеп, ап-ак чүпрәккә төргән мөгез салу әйберләрене күтәреп, иртәге чәйне эчкәч тә хәзрәткә китә иде. Хәзрәт аны үзе каршы ала, остазбикә тасларга суларны үзе хәзерли иде. Хәзрәт, тәһарәт алып, кан алу хакындагы хәдисләрне укып, салават әйтеп, килеп утыра иде. Сөннәтче бабай, тагы бисмилла әйтеп, салават әйтеп, хәзрәтнең арт чигәсене бик йомшак кына иттереп кыра иде дә, тагы бер салават, тагы бер бисмилла әйтеп, пәкесенең очы берлән чиртергә тотына иде. Каннар агып, хәзрәтнең муенына төшә башлагач, ул, мөгезне куеп, аның башындагы тишегеннән һаваны суыра да, шуның тишегенә ябар өчен бәйләтелгән сарык имчәкене юешләтеп, тишекне ябып куя иде дә икенче чигәгә чиртергә тотына, аны да шул юл берлән эшләп, мөгез утырта да шунларның тулганыны көтеп тора иде.
Шул вакытта хәзрәт Сөннәтче бабайдан элгәреге заман хәзрәтләре хакында сораша; ул да элгәреге Кәбир хәзрәт, Сафа хәзрәтләрнең кан алдырулары хакында, бер мәртәбә тәбәррәк[152] Кәбир хәзрәтнең кан алдыргач һушы китү кыйссасыны, шуннан абыстай мәрхүмәнең хәзрәтенә кан алырга рөхсәт бирмәвене сөйли иде. Һәрвакыт шул хәбәр сөйләнеп бетүгә, мөгезләр кан берлән тула иде дә, тагы бисмилла, салават әйтеп, Сөннәтче бабай, мөгезләрене акыртын гына алып, әүвәлдән хәзерләнгән савытка сала да, катык кеби каткан кара канга карап: «Сөбханалла, хәзрәт, күз тимәсен, каныңыз бик бозылган, кап-кара!» – дия иде. Сөннәтче бабай тагы мөгезне утыртыр өчен урыныны карый, теге, җәрәхәтләрнең кайсы берсе бетәшкән булса, тагы чалгы пычагының очы берлән аркылы-торкылы чиртә иде дә, тагы мөгезне утырта, тагы иске заман кешеләре хакында сүзгә керешә иде. Монысында да кан кара чыкса, Сөннәтче бабай: «Машалла, хәзрәт!» – дип, тагы хәзрәтнең канының бозылуы хакында сөйли, хәзрәт тә, шул бозык канны чыгарып бетерер өчен, тамырдан кан алдырырга уйлый башлый, ләкин һәрвакыт шул мәсьәләгә килгәч: «Мөгез салдыру сөннәт булса да, кан алдыру бидгать[153] түгелме?» – дип, пәйгамбәремезнең кан алдыруы хакында ачык ривайәт күргәне юкка шөбһәләнеп, торып, шүрлектән китап алып, китап карарга тотына, шуның хакында ривайәт тапканча маташып, шуннан соң гына разый була иде.
Сөннәтче бабай, сул яки уң кулының терсәкене бөкли торган йиреннән кара тамырыны табып, тагы: «Бисмилла!» – дип, салават әйтеп, балтасы берлән чаба, кан чәчрәп чыгып, фонтан булып түшәмгә таба ата башлагач та, җиз таска хәзрәтнең кулыны бора, үзе тагы, чыккан бер канның суынып-каралып катканыны күргән саен: «Машалла, машалла, хәзрәт, каның бик бозылган икән, кап-кара!» – дип, хәзрәткә сөйли. Хәзрәт, шул бозылган каннан котылыр өчен, һаман агыздырганнан-агыздыра бара иде. Гадәттә, ике-өч чүмеч кадәр агызсалар да, кайсы елларны хәзрәтнең каны бик бозылып киткәнгә, күбрәк тә агызалар, агарга куйган җиз тас тулгач кына тамырны ныклап бәйләп туктаталар иде. Шуннан соң хәзрәт юынырга тотына, Сөннәтче бабай, каннарны күтәреп чыгып, мәхшәр көнне азып-тузып, ияләрене эзләп йөрмәсеннәр өчен, һәр елны күмелә торган, бала-чага маташмый торган почмакка чокыр казый иде дә салават әйтеп күмә иде. Шуннан соң абыстай хәзерләгән самавыр янында чәй эчәләр иде. Сөннәтче бабай хәзрәткә, канны йомшартыр өчен, пешкән каймак ашарга, канны сыеклатыр өчен лимон берлән чәй эчәргә мәслихәт итә иде.