Бабай да, шул сүзне колагына элеп, белгән догаларыны укып, күңеленә иң яраган иске мөәззин хатынына таба китте. Мөәззин хатыны абыстайның йиткән угыллары барлыгыны да хәтеренә китермәенчә, мөәззин хатынының кияүгә барырга теләү-теләмәвене дә уйламаенча, туп-тугры барып керде. Сөннәтче бабайны күргәч тә, мөәззин хатынының угылларының угыллары, чыр-чыр килеп: «Кисә, кисә!» – дип качыштылар. Анлар артыннан кызлары да: «Кисә, кисә!» – дип, почмакларга постылар. Мөәззин хатынының ялгыз гына калуыны ганимәт[155] белеп, Сөннәтче бабай тугрыдан-тугры сүз салды. Карт остазбикә, элгәре исе китсә дә, Сөннәтче бабайны азрак гакылга йиңеләйгәндер, ахры, дип: «Утыр, утыр», – дип, сүзне башкага борырга теләде. Ләкин карт һаман үз сүзеннән кайтмаганга, «әлхәмдүлиллаһ, фәкыйрь түгелмен: арышым да бар, кәҗәм дә бик сөтле, бу ел сөннәт тә шактый күп» дип, үзенең яхшы якларыны сөйләп торганга, моның чынлап йөрүене аңлады һәм дә: «Рәхмәт!» – диде дә ничек иттереп – бабаймы, әллә башкачамы әйтергә аптырап торып:
– Минем ул фикерем юк. Ирем мәрхүмгә вәгъдә бирдем. Балаларым да үсте. Менә шунларның балаларыны тәрбия кылып гомер үткәрәм инде, – диде.
Сөннәтче бабай тагы үзенең Сәлман Фарси нәселеннән икәнен дә сөйләнсә дә, ул да тәэсир итмәде. Сөннәтче бабай ясалган чәйне дә эчмәенчә чыгып китте. Чыккан вакытта күңелендә бертөрле хурлану, ачу килү хисе булса да, шул остазбикәнең сүз кайтаруы Сөннәтче бабайның бәгъзе планнарыны бозса да, ул, урамда уйлый-уйлый, ул фикер берлән дә килешеп, түбән очта тегермәнче Фәхринең хатынына китте. Илле-илле бишләрдәге тегермәнче хатынының йортта чебешләр ашаткан йиренә тугры килеп, хәл-әхваль сорашып, янына утырды, сүзне бик озаклап, читтән китереп тормаенча, тугрыдан-тугры:
– Миңлесафа, мин сиңа яучылыкка килдем, – диде.
Шул сүзне ишеткәндә, теге хатынның тавыклар, әтәчләрне куарга тоткан чыбыгы кулыннан төште. Шуны гына көтеп торган тавыклар, әтәчләр ябырылып алып, чебешләрнең азыгыны ашарга тотындылар. Теге, аптырап-катып торганның соңында, бабайның туктамый сөйләгән сүзләреннән элгәре, аның йиңеләюенә хөкем итте. Бара-тора ул фикердән дә кайтты; ләкин ни дип җавап бирергә дә, ничек кайтарып йибәрергә дә сүз таба алмады. Уйлый төшәргә вакыт күбрәк ясар өчен: «Утыр, хәзер киләм», – дип, лапас астына җәйгән урынга күрсәтте; үзе базга төшеп, каймаклы катык алып чыгып, бабайның алдына куйды. Бабайның ашый-ашый сүзендә дәвам иткәнене дә күреп, карчык ничек шул ямьсез сүзне бетерергә юл эзләргә тотынды. Ул, мөәззин хатыны кеби:
– Угылым, кызым йиткән; ир тәрбия кылырлык хәлем юк, – диде.
Сөннәтче бабай буңар тагы анда тормыш тормыш түгел – оҗмах икәнлегене сөйләсә дә, ахырдан гына үзенең Сәлман Фарси нәселеннән икәнлегене аңлатып, кыямәт көне Сәлман Фарсиның шәфәгате берлән оҗмахка керү мәгълүм икәнлегене белдерсә дә, карчык әйткән сүзеннән кайтмады.
Сөннәтче бабайның шактый ачуы килеп чыгып китте. Ул хәзер ары яктагы кызында тора торган сөлгече карчыкны сорарга китте. Ләкин сөлгече карчыкның тасма тел кызы, бабайның сүзене ишеткәч үк, бабайны кадерсезләп-кадерсезләп тиргәргә тотынды.
Аннан да бабай бер җылы сүз ишетә алмаенча, күптән түгел генә иреннән аерылып кайткан кырыклы-иллеле бер хатынның энесенә тугры китте. Хатынның килене, артык тамактан котылыр өчен, Сөннәтче бабайның сүзене бик ипләсә дә, энесе каршы бер сүз дә әйтмәсә дә, карчык үзе якын да килмәде.
Сөннәтче бабай юл буенда тугры килгән тагы берничә йиргә кереп, һәммә йирдән җылы сүз ала алмаенча, өметсез өенә кайтты. Иртәгесен дә шуның артыннан йөрсә дә, тагы өметле сүз ишетмәде. Ләкин бунларның берсе дә бабайның эссесене сүндермәде. Киресенчә, аңарда шул фикерне куәтләндергәннән-куәтләндерде. Ул күрше авыллардан сораштыргалый башлады. Күрше карчыкларына-картларына үзенә карчык табарга үтенде.
Менә килеп-килеп карчыклар димләргә тотындылар. Кайсы ул авылда, кайсы бу авылда; бик һәйбәт, бик яшь-фәлән дип мактадылар. Биш-алты сөаль берлән бу карчыкларның һәммәсенең дә торырга урыны юк, фәкыйрь, карт, зәгыйфь, эшкә ярамаган икәнлекләрене аңларга мөмкин булса да, Сөннәтче бабай өйләнү уе аркасында андый эшләрне онытып бетергәнгә, андый кирәкмәс эш берлән вакыт үткәрмәде – карчыкларның һәммәсене яратты, һәммәсенә разый булды. Ләкин берсе әллә нигә күңеленә күбрәк ошаган төсле булды.