Йорт эчендә дә элгәреге низам вә интизам[157] бетте. Әби заманасында йомыркасы бар чакта кырылдап хәбәр бирә торган, салып бетергәннең соңында бик озынлап кыткылдап белдерә торган Караколак, Чуар, оя төбе тавыклар да кайсы качып сала башладылар, кайсы читкә киттеләр. Һәр көнне кич берлән көтү кергәндә өйдә була торган үрдәкләр, казлар да су буенда тузылып куна башладылар. Кәҗә дә – әби берлән бабайны ун ел ашаткан, ун ел анларга кәҗә тәкәләре, кәҗә бәрәннәре үстергән кәҗә дә үзгәрде: аның да сөте азайды, сыекланды. Бөтен кышка йитәр дип торган бәрәңгенең яртысы көз кермәс борын бетте. Бөтен кышка дип бабайның хәзерләп куйган утыны эләгеп кенә калды.
Шунларның һичберсе дә Сөннәтче бабайга яхшы тәэсир итмәде. Ул, карчык берлән орышышмаса да, талашмаса да, шул аз вакытта элгәреге, тарихсыз вакытында үткәргән гомереннән картайды. Аның биле тагы бөкрәйде, чәченең агы әллә нинди ямьсез акка әверелде. Ул озын-озын «уф, уф!..» иттереп сулый башлады. Ләкин шунларның барысы да, карчыгы Гөлйөзем әбинең хәтерене калдырган өчен, Аллаһе Тәгалә тарафыннан йибәрелгән бәла дип ышанганга, шул казага сабыр итте. Бөтен гомерене өендә, йортында үткәргән Сөннәтче бабай ике атнада өеннән, йортыннан бизде: ярты вакытыны мәсҗедтә, ярты вакытыны урамда уздыра башлады; мөмкин кадәр өйдә ашамаска, эчмәскә, өйдә утырмаска тырыша башлады. Ул, оясыны былчыраткан каз кеби, иртәдән кичкә кадәр өенә керергә курыккан кеби, өе тирәсендә әйләнә башлады. Аның бөтен рәхәте, тынычлыгы бетте. Ул һәр көнне, күңелене юатыр өчен, карчыгының каберенә барып, Коръән укырга тотынды. Кабер янында бик озак утырып, һәр көнне карчыгы берлән бергә үткәргән гомерләрене уйларга тотынды. Һәр көнне, карчыгы бу көн генә үлгән кеби булып, егламаенча кайта алмады.
Менә беркөнне карчыгының зияраты азрак басылган кеби булды. Иртәгесен бабай балта-көрәк алып килеп, яңа чирәм берлән өстене япты. Тагы беркөнне барганда, әбинең зияраты янында бер бозау ятканны күреп, бабай кабер тирәсене тотарга уйлады. Һәр көнне өйдән акыртын гына агачлар, такталар ташып, зиярат тирәсене чәверде[158]. Ләкин ахырына йиткәндә генә бер-ике такта йитмәгәнгә, бетмәенчә калды. Бабай иртәгесен, күп уйлап тормаенча, йил капкасыннан сүтеп алып, эшләп бетерде. Шул койманың кадакларыны дүртәр-бишәр мәртәбә какты. Алай да, эш беткәч уйлап торып, өстенә агач утыртырга төшенде. Бакчасындагы кеше буйлык, түгәрәкләнеп килә торган каенны утыртырга уйлап, элгәре ике көн бик һәйбәт иттереп урын хәзерләде. Аннан соң, каенның тамырыны кисмәенчә алыр өчен, ерактан иттереп казып алырга бер-ике көн вакыт үткәрде. Ул да бетте, агач та утыртты. Агач, утыртып бетергәч тә, акыртын гына искән җил берлән, иелеп-сыгылып, моң гына тавыш чыгара башлады. Бабай, шуны күреп, шатланып китте; агачның зикерене ишеткән кеби, моңаеп тыңлап утырды. Шуннан соң һәр көнне кич берлән агачка су китереп сибүне гадәт итте.
Менә беркөнне бабайның моңаеп кына су сибеп кайтканыны остазбикә күреп, малай йөгертеп, чәй эчәргә борып кертте. Ул, остазбикәдән оялган кеби, тагы бөкрәебрәк кенә килеп керде. Остазбикәнең тәмле чәе, һәйбәт ачы күмәче, балы аңар тагы карчыгыны исенә төшерде. Ул, әллә ничә көн чәй эчмәгән кеше кеби, бик тәмлеләп-тәмлеләп эчте. Эчә-эчә, бераз кәефе дә килде. Ләкин шул чәй, шул ачылган самавыр, шул ялтырап тора торган чынаяклар тагы аңар карчыгыны исенә төшерде. Остазбикә дә, хәзрәт тә, бабайның ярты гомерене зияратта үткәргәннән бабайның карчыгыннан разый түгеллегене белгәнгә, элгәре Гөлйөзем әбине сөйләп картның җәрәхәтене ачмаска теләсәләр дә, остазбикә әллә ничек:
– Карчыгың исәнме? Нишләп тора? – диде.
Сөннәтче бабай, иң авырта торган йиренә суккан кеше кеби, бердән чырайларыны сытты, кашыны чытты. Әллә нәрсәгә бик зур көч сарыф кыла башлады. Ләкин картның күзеннән яше ага башлады. Бабай кычкырып еглап йибәрде.
– Сөйләмә, остазбикә, карчык бәддогасы… – дип еглап, кайгысыны тиште.
Берәм-берәм бөтен кайгысыны сөйләп бетергәч, бабай азрак йиңеләеп китте. Ахырдан хәзрәт берлән бу елның сөннәте тугрысында да сөйләште. Бик ихлас берлән кырыгынчы, йөзенче мәртәбә үлем хәлләреннән, Мөнкир, Нәнкир килүләреннән, кабер газабыннан, оҗмах нигъмәтләреннән сорашты. Ахырдан гына, куркып кына: