Выбрать главу

Бер ике-өч елдан Сөннәтче бабайның йорты урынында тормыш галәмәтеннән бернәрсә дә калмады. Ләкин зияраттагы ике картайган, черегән, беткән картларның өстенә ап-ак тузлы, ямь-яшел яфраклы яшь ике каен үсте. Анлар зурайды, биекләнде, түгәрәкләнде; тавышлы-тынлы, кешеләр аңламый торган тормыш берлән яши башладылар.

Бер тормыш бетте, бер тормыш башланды.

Остазбикә

Сәгыйдә остазбикәдә бер дә артыклык-кимлек юк иде. Ул гади генә авыл остазбикәсе иде. Аның кияүгә чыгуы да муллаларда булганча гади генә булды. Ул кыз булып үсеп килә башлагач та, төрле җирләрдән мулла, мөәззингә, мулла сыманрак булырга тырышкан байларга сорарга тотындылар. Әтисе хәзрәт, мужик халкын яратмаганга, мөәззиннәрне Хуҗа Насретдин хәзрәтләренең мәгълүм ишәге тупрагыннан яратылган дип игътикад иткәнгә[159], һәммәсенә сүз кайтара килде.

Абыстай кайвакытларда Сәгыйдәнең буйга җитеп егермегә басуыннан курыккаласа да, хәзрәт, тәкъдире язганы булыр дип ышанганга, һаман үз сүзендә торды.

Менә, еракта гына булса да, яңа указ алган бер муллага Сәгыйдәне сорарга килделәр. Остазбикә булачак авылы кара як булганга, сораган яшь мулланың атасы тирә-юньдә наданлык берлән шөһрәт тоткан Рәхим мулла булганга, кардәш-кабилә әүвәлдән үк чит күрделәр. Ләкин хәзрәт үзе кияү булачак шәкертне әллә кайда гына – шәһәрдәме, Казан юлында пароходтамы – бер мәртәбә күреп ихлас баглаганга, «киңәш итешик» дигән җавапны бирдертте вә башкода булып килгән Фәхри мөәззин артыннан ук абыстайның туган кардәшен ат җиктереп шул авылга, югалган атны эзләргә җибәрделәр… Яшь мулланың бөтен хәле-әхвале, надан Рәхим мулланың хатыны, бала-чагасы, мәхәллә халкы, мәхәлләнең яшь муллага карашы, тирә-юнь муллаларының яшь муллалардан өметләре хакында тулы мәгълүмат китерергә куштылар.

Шундый зур мәсьүлиятле[160] эш белән бара торган Шакир мөәззин, егерме елдан бирле икенчегә өйләнергә ниятләп кыз эзләп йөргәнгә, эш арасында эш эшләнер дип, хәзрәтнең тамак толыбын, сатучы Шәмсинең чуар итеген киенеп, сәфәргә чыкты.

Юлда утырып калган карт кызлы Шәмсетдин хәзрәткә кереп кунып чыкты. Үзенең, мөәззин булса да, имам могыйнь, лявазим имам[161] икәнен, хәзрәтнең фидия[162] алмавы аркасында кулы иркенлеген, гошернең дә шактый күп килүен сөйләп, ләкин җәмәгатенең генә, шул, үзенә муафикъ булып җитмәгәнен, үлек юганда су салып торырлык кадәр мәгълүматы булмавын, кадер кичәсендә, гарәфә көнендә хатын-кызга вәгазь-нәсыйхәт сөйләрлек укымышы юклыгын белдереп: «Хәзрәт, Аллаһе Тәгалә менә үземезгә муафикъ җәмәгать мөяссәр[163] итсә иде, дип догада булсаңыз ла!» – диде.

Хәзрәт, догада булса да, кызын бирергә нияте барлыгын белдермәгәнгә, Шакир мөәззин шуннан унике чакрымда тол кызлы бер байга да ат ашатып чыгарга керде… Анда да кич белән ястүне укып, чәй эчеп утырганда, үзенең дәрәҗәсенә җитеп, мәрхүм Закир дамеллага «күңел сабагы» на утырганнан башлап авыл халкы үзен мулла итәргә бик тырышса да, кыямәт көнне, Билал разый Аллаһе ганһенең ливасы[164] астында кубудан калмас өчен мөәззинлекне ихтыяр иткәнен сөйләде: «Аллага шөкер, үзе бик яхшы тора, ләкин Аллаһе Тәгаләнең хикмәте – җәмәгате, бик укымышлы булса да, бәйрәмнәрдә «Дөррәтелнасыйхин», «Мөхәммәдия» не ярып салса да, үлек өстендә аңарга башка мәет юылмаса да, сәламәтлеге начар булганга, өй тәрбиясе итә алмый. Хәтта, менә хәзер, хәлифә хәзрәткә «зикер яңартырга» барса да, күңеленнән шул җәмәгате «үлде» дигән хәбәр килмәсен, дип куркып кына бара».

Бай сатучы, шундый, хатыны үлем якасындагы мөәззиннәрне, указ алып мулла булырга авыл табылып та, приговоры җыелып, имтиханы гына кирәк муллаларны ай саен кебек күреп торганга: «Аллаһе Тәгалә, шул, ничек тә бер яклы ясасын инде, болай хәлеңез авыр икән!» – дигән җавапны кайтарды.

Аннан соң, барачак авыллардан шундый өметле җирләр булмаганга, Шакир мөәззин яучы килгән авылга килеп җитте. Мәчеттән ерак түгел генә, таза гына бер мужикка кунакка туктады. Үзенә кыз таба алмаганга, бик ихлас белән, кияү булачак мулланы, атасын, анасын, мәхәлләсен белешергә кереште.

Өй хуҗасы – үткен генә мужик, бик тиз бу хәзрәтме, мөәззинменең ник килгәнен сизеп алып, турыдан-туры сөйләде. Шакир мөәззин аның сүзеннән карт мулланың кирәк үзе, кирәк җәмәгате абыстайның гади мужик икәнен, яңа мулланың бик һәйбәт укымышлы, инсафлы шәкерт икәнен аңлады. Мәхәлләне күзе берлә күрер өчен, Шакир мөәззин авылның теге очына да төшеп китте. Анда барганда, муллаларның өе яныннан үтеп, йорт-җирләрен, тормыш-килешләрен өстеннән генә күздән үткәрде.

вернуться

159

Игътикад итү – ышану.

вернуться

161

Имам могыйнь, лявазим имам – имамга тиешле эшләрне эшләргә ярдәм итүче.

вернуться

164

Лива – байрак.