Выбрать главу

Түбән очтагы ат сатарга тели торган яшь егет тә мөәззин абзыйны бик тиз танып алды. Бу да йорт хуҗасының сүзләрен беркетте. Ләкин шуның өстенә: «Абзый кеше! Шунысын әйтәем: берүк, ул йортта килен булып чыдар өчен, кызыңыз шәйтан тиресе киеп килсен!» – диде. Шуннан соң абыстайны сөйләргә кереште.

Иртә белән Шакир мөәззин иртә намазга керде. Кечкенә генә тәрәзәле, караңгы гына мәчет үзенең сәләмә намазлыклары белән бик фәкыйрь төсле күренсә дә, яшь мулланың сузып кына, яхшы гына кыйраәт[165] белән имам булуы шактый күңелгә тулды. Ул, иртә намаздан соң ишракъ намазы[166] уку гадәте булса да, яшь мулла белән күрешер өчен бергә чыкты вә башмаклыкта сәлам биреп күреште дә.

Яшь мулланың: «Сез кай ягы буласыз, кунак?» – дигән сөаленә Шакир мөәззин муллаларча иттереп, гарәпчә катыштырып: «Без, мәхдүм, монда фи сәбил[167] Алла йөри торган мөсафир гына… Хәлифә хәзрәткә зикер яңартырга барамыз. (*) авылыннан», – диде. Шул авылның исемен ишеткәч, яшь мулланың йөзенә кызыл йөгерде. «Бу кем?» дигән сөаль аның башына килеп җитеп, «кем булса да, мине күрергә килгән кеше!» дип, имтиханда булган кебек кабзыятьләнебрәк[168] китте. Сүз шунда туктаганда гына Шакир мөәззиннең кунак өе хуҗасы: «Мулла! Безгә чәй эчәргә керик лә. Кунак та менә бездә, мулла кешеләр, сөйләшеп утырырсыз», – диде.

Яшь мулла әллә нинди, хәл итеп булмый торган бер мәсьәләгә терәлеп калган кебек булганга, мужик, сизеп: «Мин хәзрәткә Вахидны җибәргән идем. Ул хәзер килер», – дигәч тә, яшь мулла, җиңеләеп китеп, алга атлады.

Озакламады, дублы туннан, биленә билбау буган бер кеше керде. Мулланың сикереп торуыннан, өй хуҗасының: «Әйдәңез, хәзрәт!» – дип каршы алуыннан шул мужикның эчендә кода хәзрәт яшеренеп торганлыгын Шакир мөәззин күреп алды. Мәҗлестәге сүзләр дә, аннан соң муллаларның үзләренә баргач та ашалган ашлар да – һәммәсе бер сүзне беркетте.

Шул сүзне алып, зикер яңартыр өчен хәлифәгә барганын онытып, үзенең хатыны бүген-иртәгә үләсе булганга өйләнергә теләгәнен дә хәтереннән чыгарып, Шакир мөәззин өйгә чапты.

Шакир мөәззиннең китергән мәгълүматы абыстай, кардәш-кабиләне канәгатьләндермәсә дә, хәзрәт үзе бирү ягында булганга, бөтен кардәш-кабиләне җыеп, кичке ястүдән соңгы озын киңәш мәҗлесендә килен итеп төшермәенчә, аерым тору шарты белән бирергә карар чыгарылды.

Вә шул шартларга разый булгач бирелде дә.

* * *

Туйлары ничек булганын Сәгыйдә, әлбәттә, бөтен вакларына кадәр хәтереннән чыгармады. Ләкин кияү көткән көн бигрәк каты итеп аның күңелендә сеңгән: кодалар килгәндә ул, кечкенә өйдә булганга, каенатасын да, каенанасын да бердән күрмәде. Ирләр чәй эчәргә утыргач кына, кодагыйны югары өйгә алып менгәч кенә ул ярыктан беренче мәртәбә карады. Хәзер дә күз алдында: иң түргә, мулла җизнидән дә югарыга, бер таза кеше утырган; өстендә әллә нинди, мужик баендагы кебек, кытатмы, манчестермы казаки, башында старостаныкы кебек укалы такыя, кулында зур гына, акайган гына мужик килененеке кебек яулык. Менә ул шул яулык белән бик кычкыртып борынын сөртте. Бу кем икән? Кара әле, мулла җизни: «Яңез, кода хәзрәт», – диде. Шул сөйкемсезмени?.. Менә сөйләргә тотынды. Теле гомердә мәдрәсә күрмәгәнме, аю уйнатучы мишәрмени, «да, да…» дип тора.

Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла!

Сәгыйдәнең күзенә яшь килергә өлгермәде, зур абыстай, килеп: «Әйдә, тәһарәтең бармы? Каенанаңа күрендерергә», – дип, җилтерәтеп алып китте. Сәгыйдә тын алырга, хәл җыярга өлгермәде, бисмилла дип, бер ягыннан олуг тутасы, бер ягыннан карт җиңгәсе тотып, аны кодагыйларның чәй мәҗлесенә китереп бастырдылар вә бисмиллалар, салаватлар белән: «Кодагый абыстай, киленеңез!» – диделәр. Сәгыйдә ничек күрешкәнен белмәде. Куллары догага күтәрелгәндә дә, ни укыганын хәтерләмәде. Тутасының төртүеннән соң каенанасына сигез чирекле ефәк яулык биргәнен дә, каенанасының зур ике талир тәңкә бүләк иткәнен дә рәтләп сизенмәде. Шул гадәтләр, йолалар бетеп, аяк өстендәге Сәгыйдәгә әнисе: «Утыр, кызым», – дип, йомшак кына әйткәч, Сәгыйдә уянып киткән кебек булды. Ул, акыртын гына самавыр артына утырып, күзен күтәрде.

Түрдә киң генә битле, урта яшьле бер хатын утырган. Чынаякны алганда, аның алдына таба зур, озын яка чылбырлары берсенә берсе бәрелә-бәрелә алга таба бөгеләләр. Күкрәгенә кушып кигән, ике кул иңле укага тезелгән хәситәдә төрле зурлыктагы тәңкәләре шылтырашып акаеп торалар. Колакларындагы хәзерге заманның чулпысы кебек колак алкалары болай да зур колакларын басып, сәлендереп торалар. Ул бер-бер әйбер алыр өчен селкендеме, аның артындагы озын чәч такмасы, аларга тагылган зур чулпылар, кыңгыраулы тайлар җыелган кебек, шылдырау тавышлары чыгаралар. Кулларының саргайган тиреләре өстендә берсеннән-берсе киң, әллә ничәшәр беләзекләр аның кулларын сынганнан калайлаган чәйнек борыны кебек иттереп күрсәтәләр. Юан-юан бармакларда зур ахаклар, фирәзәләр, простой кызыл ташлардан ясалган кашлы, төрле төстәге, алды-артлы киелгән өчәр-дүртәр йөзекләр аның бармакларына кырык тартмачыдагы сатар өчен төрле төстәге, төрле буяудагы йөзекләр утырткан агач төсен бирәләр.

вернуться

166

Ишракъ намазы – иртәнге, кояш чыкканда укыла торган намаз.

вернуться

167

Фи сәбил – юлда, олы юлда.